Булат Насыйхов

Тәрҗемәи хәле

1960 елның 2 ноябрендә Татарстан АССР Лениногорск шәһәрендә туган. Казан сәнгать укуханәсен (1979), Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтын (хәзерге СПбГАТИ) (1985) тәмамлаган.

Хезмәт юлы

Иҗаты

Булат Насыйхов Әлмәт, Чаллы[1], С. Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театрлары, Казан курчак театры [2] белән дә хезмәттәшлек итә. Соңгы елларда М. Фәйзи исемендәге Оренбург Татар дәүләт драма театрында сәхнәләштергән спектакльләрнең күбесенең сәхнә бизәлеше – Б. Насыйховныкы. Ул бизәгән «Печән базары» (Р. Әюпов) спектакле белән Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры күп кенә халыкара фестивальләрдә катнашты. К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында озак еллар Булат Вакыйф улы бизәгән «Җилкәнсезләр» (К. Тинчурин) спектакле зур уңыш белән барды. Рәссам бизәгән сәхнә әсәрләренең саны биш дистәгә якын.

Түбән Кама татар дәүләт драма театры

Бизәгән спектакльләре[3]: Т. Миңнуллин «Яшьлек белән очрашу» (2001), М. Кәрим «Ай тотылган төндә» (2002), Ф. Бүләков «Кызлар нигә елый?» (2003), Ш. Фәрхетдинов «Әптери солдат маҗаралары» (2002), Һ. Такташ «Җир уллары» трагедиясе (2003), Т. Миңнуллин «Шулай булды шул» (2004), А. Гыйләҗев «Яра» (2005), З. Гыймаев «Бакча караклары» (2007), Р. Вәлиев «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» (2008), Р. Сәгъди «Сандугач сайрар җир» (2008), Н. Гыйматдинова «Бүре каны» (2008), Т. Миңнуллин «Кияүле кызлар кияве» (2007), Т. Миңнуллин «Син мине күрәсеңме?» (2009), Т. Миңнуллин «Алпамыш алпавыты» (2009), Л. Лерон «СыСыСыРда ясалган...нар» (2010), Т. Миңнуллин «Нәзер» (2011), А. Иванов «Гөнаһлы мәхәббәт өрәге» (2011), Т. Миңнуллин «Гөргөри кызын бирә» (2013), Р. Галиев «Кадер кичәсе» (2014), Т. Миңнуллин «Кызлар кызык итәләр» (2015), А. Островский «Бирнәсез кыз» (рус. Бесприданница, 2017), Н. Гыйматдинова «Сихерче» (2017), «Карурман аша» (Габдулла Тукай биографиясенә нигезләнеп, 2017), Л. Толстой «Алаша» (рус. Холстомер, 2018), Р. Зәйдулла «Нәгыймә» (2018), И. Иксанова, Г. Хәмидуллина «ЧП» (2019). Т. Миңнуллин «Яшьлек белән очрашу», «Әлдермештән Әлмәндәр» (2019) һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Чыганаклар