Булат Янтимеров
Булат Янбулат улы Янтимеров (рус. Була́т Янбула́тович Янтими́ров; 1915, Югары Йөгәнле, Тубыл губернасы — 26 июнь 1944, Бешенковичи районы[d], Витебск өлкәсе) –совет хәрби хезмәткәре, Совет-фин һәм Бөек Ватан сугышлары катнашучысы, I Балтыйк буе фронты 43 армиясенең 306 укчылар дивизиясе 938 укчылар полкы батальоны командиры урынбасары, Советлар Союзы Герое (1944, үлгәннән соң), капитан.
Тормыш юлы
1915 елда (хәзерге Төмән өлкәсенең Исәт районы) Югары Йөгәнле авылында крестьян гаиләсендә туган. Милләте буенча татар. Колхоз таркалганнан соң гаиләсе Упорово районының Чёрная авылына күченә[1]. 1933 елда Төмән педагогика училищесына укырга керә, аны 1936 елда тәмамлый, шуннан соң укытучы булып эшли[2][3].
1937—1940 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә, 1939—1940 еллардагы Совет-фин сугышы катнашучысы. 1941 елның июнендә икенче тапкыр хәрби хезмәткә алына һәм Төмән хәрби-җәяүле гаскәр училищесына укырга җибәрелә, аны шул ук елда тәмамлый[3][1]. 1942 елның мартыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында. 1943 елдан ВКП(б) әгъзасы. Ике тапкыр яралана[4].
Батырлыгы
1943 елның ноябрендә Задобря, Астрейково, Мотяши авыллары янындагы сугышларда батырлык күрсәтә: рота белән оста идарә итә, автоматтан шәхсән дошманның 10 га якын солдатын юк итә. Бу батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә[5][6].
Витебск-Орша операциясендә аеруча батырлык күрсәтә. 1944 елның 24 июнендә укчылар батальоны командирының сафлар буенча урынбасары капитан Б. Я. Янтимеров десант төркемен җитәкли. Дошманның көчле уты астында ул сугышчылар белән беренче булып Шарипино (Витебск өлкәсе Бешенковичи районы) авылы янында Көнбатыш Двина елгасын кичә һәм кискен һөҗүм белән дошман траншеяларын яулап ала. Бу сугышта ул шәхсән 11 гитлерчыны һәм ике кул пулеметын юк итә, шуның белән батальонның кичүен минималь югалтулар белән тәэмин итә. Икенче көнне батальонның төп өлешен һәм техникасын икенче ярга чыгаруны оста итеп оештыра[4][5][7].
1944 елның 26 июнендә Шарипино авылы янында плацдармны киңәйтү өчен барган сугышта капитан Янтимеров яралана, ләкин гомеренең соңгы минутына кадәр дошманны утка тота[4][5]. Бешенковичи районының Санники авылында җирләнгән[2][4].
СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 22 июлендәге Указы белән командованиеның сугышчан биремнәрен үрнәк итеп үтәгәне, шул вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен капитан Булат Янбулат улы Янтимеровка үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә[4][2].
Бүләкләре
- Советлар Союзы Героеның «Алтын Йолдыз» медале (22.07.1944, үлгәннән соң);
- Ленин ордены (22.07.1944, үлгәннән соң);
- Кызыл Йолдыз ордены (08.11.1943)[5];
- медальләр.
Истәлек
- Туган авылындагы Югары Йөгәнле урта мәктәбенә Герой исеме бирелгән[2][1];
- 2025 елның ноябрендә бу мәктәп фасадында «Геройлар йөзе» бөтенроссия проекты кысаларында Б. Я. Янтимеров портреты төшерелгән истәлекле баннер ачылган[1];
- Исәт[5], Югары Йөгәнле[1], Упорово[1] авылларында, шулай ук Бешенковичи[5] шәһәр тибындагы бистәсендә урамнарга Б. Я. Янтимеров исеме бирелгән.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Баннер с портретом Героя Советского Союза Булата Янтимирова открыли в верхнеингальской школе. isetsk-72.ru (16 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
- ↑ 1 2 3 4 Янтимиров Булат Янбулатович. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026. Архивировано 27 гыйнвар 2026 года.
- ↑ 1 2 Янтимиров (Янтимеров) Булат Янбулатович (1915—26.6.1944). Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026. Архивировано 1 декабрь 2025 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 Янтимиров Булат Янбулатович, Герой Советского Союза (Орден Ленина и медаль «Золотая звезда»). Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026. Архивировано 10 декабрь 2025 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Янтимиров Булат Янбулатович. Тюменская межрегиональная организация Профсоюза работников народного образования и науки РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026. Архивировано 1 декабрь 2025 года.
- ↑ Янтимиров Булат Янбулатович, Орден Красной Звезды. Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
- ↑ Герои нашей войны: подвиг под Витебском. ИА REGNUM (20 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Булат Янтимеров
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.