Габдулла Вафин

Габдулла Мәхмүт улы Вафин (рус. Габдулла Махмутович Вафин, 10 ноябрь 1967) — татар язучысы, публицист.

Тормыш юлы

Ул 1967 елның 10 ноябрендә Башкортстан АССРның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында дөньяга килә. 1985 елда Мәтәүбаш урта мәктәбен тәмамлый, аннан соң Башкорт дәүләт университетының татар-рус бүлегенә укырга керә. Икенче курсны тәмамлагач, 1987-1989 елларда ул Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәт үти. 1992 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый һәм татар яшьләренең «Өмет» газетасында хәбәрче булып эшли башлый. 1996 елда Башкортстанда татар телендә беренче журнал оешкач, ул анда социаль проблемалар һәм яшьләр бүлеген җитәкли. 1999 елдан туган авылына кайтып эшкуарлык белән шөгыльләнә.

Беренче хикәяләрен Габдулла Вафин студент елларында ук яза. Алар Башкортстанның «Кызыл таң» газетасында һәм башка басмаларда чыга. Язучы, күбесенчә, сатирик һәм юмористик хикәяләр яза, аның мистик һәм сәяси хикәяләре, повестьлары да бар. 2007 елда Уфада аның «Алдау көне галәмәте» исемле китабы басылып чыга. Ул республикада узган хикәя бәйгеләрендә күп тапкыр җиңү яулый.

2012 елда «Тулпар» журналында СССР хәрби көчләрендәге уставсыз мөнәсәбәтләргә багышланган «Мәетләр тирләми» повесте басылып чыга. Ул 2014 елның ахырында «Китап» нәшриятында чыккан икенче китабына — «Солдат маҗаралары»на кергән.[1]

2022 елга кадәр Бәләбәй хәбәрләрен чыгаручы-редактор.

2025 елда Габдулла Вафин гаиләсе белән «Актаныштан Актүбәгә, яки татарча 1555 чакрым» дип аталган проект башлый. Проектның максаты — 1555 чакрымлык юлны бары тик татар телендә сөйләшеп үтү. Сәфәр Башкортстан, Оренбург өлкәсе һәм Казакъстан аша бара.

Проектта Габдулла Вафин, аның хатыны Люция, кызы Чулпан һәм улы Ильяс катнаша. Юлда алар төрле музейларда һәм тарихи урыннар булырга, сәяхәт дәвамында очраучы кешеләр белән татарча сөйләшәләр. Шулай ук башкорт, чуваш, мари авылларына да керәләр[2].

Сәяхәт турында Габдулла Вафин «Тулпар» журналында яза[3].

Иҗаты

Габдулла Вафинның милли, дини, социаль һәм башка проблемалар күтәргән язмалары Башкортстан матбугатында даими басылып килә. Автор күп тапкырлар «Өмет» газетасы һәм «Тулпар» журналының лауреаты була. Дистәдән артык хикәяләре, өч повесте, Башкортстан китап нәшриятында чыккан ике китабы бар[4]

Гаиләсе

Хатыны Люция (Югары Тәтешледән), балалары: кызы Чулпан (2011), улы Ильяс (2015)[4]

Чыганаклар

  • Әдипләребез — 1 нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.

Искәрмәләр