Земфира Мифтахетдинова

Земфира Мифтахетдинова, Земфира Гали кызы Мифтахетдинова (Мефтахетдинова), Zimfirä Ğäli qızı Miftaxetdineva (1963 елның 23 мае, ССРБ, Азәрбайҗан ССР, Бакы) — спортчы (стендлы ату), 2000 елның җәйге Олимпия уеннары чемпионы, 2004 елның җәйге Олимпия уеннары бронза призеры, дөнья чемпионы (1995, 2001), Европа чемпионы (1986, 1987, 1988). Азәрбайҗанның бәйсезлек алганнан соң беренче Олимпия уеннары чемпионы. Азәрбайҗанның атказанган физик тәрбия һәм спорт эшлеклесе (2017). Һөнәре буенча полиция хезмәткәре — полиция полковник-лейтенанты.

Тәрҗемәи хәле

1963 елның 23 маенда Бакыда татар гаиләсендә туган. Бакының 225нче санлы мәктәбендә (Нариманов проспекты) укыганда, спорт гимнастикасы белән кызыксына. Гаиләсе белән шәһәрнең 8нче микрорайонына күчкәч, янәшәдәге ату урынына йөреп, спортның стендлы ату төре белән ныклап шөгыльләнә башлый[1]. Азәрбайҗан дәүләт физик тәрбия институтын (1999 елдан Азәрбайҗан дәүләт физик тәрбия һәм спорт академиясе, азәри. Azərbaycan Dövlət Bədən Tərbiyəsi və İdman Akademiyası)) тәмамлаган. Тренеры — Хафиз Җафаров.

Һөнәре буенча полиция хезмәткәре, 1994 елдан илнең ЭЭМ системасында хезмәт итә, дәрәҗәсе — полиция полковник-лейтенанты[2], 2015 елдан — илнең эчке эшләр министрлыгының спорт җәмгыяте җитәкчесе[3].

Гаилә хәле

Ире — азәрбайҗанлы. Улы, кызы бар. Кызы Регина полициядә хезмәт итә (полиция сержанты), спорт белән шөгыльләнә.

Спорт күрсәткечләре

undefined

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1995 — «Тәрәккы»й медале — «Азәрбайҗан спортын үстерүдәге казанышлары һәм халыкара ярышларда югары казанышлар өчен»
  • 2000 — «Шөһрәт» ордены — «Азәрбайҗан спортын үстерүдәге казанышлары һәм XXVII Бөтендөнья Җәйге Олимпия уеннарында югары казанышлар өчен»
  • 2004 — «Тәрәккый» медале — «Азәрбайҗан спортын үстерүдәге казанышлары һәм XXVIII җәйге Олимпия уеннарында югары казанышлар өчен»
  • 2017 — Азәрбайҗанның атказанган физик тәрбия һәм спорт эшлеклесе
  • «Ватан өчен» медале  [азәр.]

Искәрмәләр

  1. Земфира Мефтахетдинова: «Молодежь у нас действительно интересная и разносторонняя» (интервью). news.day.az, 24.06.2013 [рус.]
  2. Хаяла Мамедова, Зейни Гусейнов. Кармен в чине старшего лейтенанта. 2021 елның 19 октябрь көнендә архивланган. pda.ormvd.ru, 05.05.2018 [рус.]
  3. Рамиль Усубов назначил олимпийскую чемпионку большим начальником. haqqin.az, 12.03.2015 [рус.]
  4. Azərbaycan Respublikası idmançılarının təltif edilməsi haqqında. Azərbaycan Respublikası Prezidentinin Fәrmanı № 292 5 mart 1995-ci il [азәр.]
  5. Azərbaycan Respublikası idmançılarının "Şöhrət" ordeni ilə təltif edilməsi haqqında. Azərbaycan Respublikası Prezidentinin Fәrmanı № 403 18 oktyabr 2000-ci il [азәр.]
  6. Azərbaycan idmançılarının təltif edilməsi haqqında. 2021 елның 27 июль көнендә архивланган. Azərbaycan Respublikası Prezidentinin Sәrәncamı № 381 4 sentyabr 2004-cü il [азәр.]
  7. Добившимся больших успехов в 2017 году азербайджанским спортсменам вручены награды. apa.az, 18.12.2017 [рус.]

Тышкы сылтамалар

Тема буенча өстәмә