Зөләйха Сәетмәммәдова

Зөләйха Сәетмәммәдова, Зөләйха Мирһәбиб кызы Сәетмәммәдова (азәри. Züleyxa Mir Həbib qızı Seyidməmmədova, 1919 елның 22 марты, Азәрбайҗан Демократик Республикасы, Баку1994 елның 10 ноябре, Азәрбайҗан, Баку) — очучы-бәреп төшерүче, капитан, Бөек Ватан сугышы елларында Марина Раскова оештырган 586нчы хатын-кызлар авиация полкы  [рус.] штурманы, беренче хәрби очучы — азәрбайҗан хатын-кызы.

Тәрҗемәи хәле

1919 елның 22 мартында Бакуда туган. Әтисе Мирһәбиб — хисапчы; миллионер, хәйрияче Хаҗи Зәйнәлгабдин Тагыевның  [азәр.] бухгалтеры булган, әнисе Мина Зөләйханы 14 яшендә таба. Мәктәпне тәмамлагач, Зөләйха Азәрбайҗан индустрия институтында (2015 елдан Азәрбайҗан дәүләт нефть һәм сәнәгать университеты, азәри. Azərbaycan Dövlət Neft və Sənaye Universiteti) укый. 1934 елның язында Баку аэроклубына языла, октябрьдә аэроклубның очучысы була. Зөләйха Сәетмәммәдова — очучы һәм парашют спорты инструкторы булган беренче азәрбайҗан хатын-кызы. 1935 елның августында Мәскәүдә узган Беренче бөтенсоюз парашютчылар слетында аңа «инстуктор-парашютчы» исеме бирелә. Азәрбайҗанда совет хакимияте ныгуның 15 еллыгы хөрмәтенә 1936 елның 21 гыйнварында Мәскәү кирмәнендә уздырылган кабул итү тантанасында Зөләйха Хөрмәт Билгесе ордены белән бүләкләнә. 1936 елдан — Баку аэроклубында парашют спорты инструкторы. 1938 елда «инженер-геолог» белгечлеге буенча Азәрбайҗан индустрия институтын тәмамлаган. 1938 елның августында Н. Е. Жуковский исемендәге Хәрби-һава академиясенә  [рус.] укырга керү өчен документлар тапшыра. Аны имтиханнарга, Азәрбайҗан ССР КП Үзәк Комитеты юлламасы белән, махсус искәрмә рәвешендә кертәләр. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, штурман факультетына кабул ителә. 1939 елның декабрендә ул Мәскәү шәһәр шурасы  [рус.] депутаты була. 1940 елның 23 февралендә аңа «кече лейтенант» хәрби дәрәҗәсе бирелә.

Бөек Ватан сугышында

1941 елның маенда Н. Е. Жуковский исемендәге Хәрби-һава академиясен тәмамлый һәм әлеге академиянең эскадрилья уку авиаполкының штурманы вазыйфасына билгеләнә. Бөек Ватан сугышы башланганнан соң, уку авиаполкы хәрби полк итеп үзгәртеп корыла һәм Мәскәү шәһәренең ПВО системасына кертелә. 1941 ел ахырында яңа оешкан 586нчы хатын-кызлар истребитель авиаполкы штурманы итеп билгеләнә. Әлеге полк составында Зөләйха Сталинград сугышында, Курск дугасында, Корсунь-Шевченко операциясендә  [рус.] һава сугышларында катнаша. 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Бөек Ватан сугышы елларында Зөләйха үзенең Як-9 истребитель очкычында 500 дән артык сугышчан очыш ясый һәм 40 тан (125 тән[1]) артык һава сугышы үткәрә, 36 дошман очкычын бәреп төшерә (очканда «Сокол» кодын куллана)[2]. 586нчы хатын-кызлар истребитель авиаполкы командиры (Тамара Александр кызы Казаринова  [рус.]) урынбасары Зөләйха Сәетмәммәдова Җиңү көнен Бухарестта каршы ала.

Сугыштан соң

undefined

Армиядән демобилизацияләнгәннән соң, Бакуга кайта, башта КПССның Баку шәһәр комитеты инструкторы булып эшли.

19461951 елларда Азәзбайҗан ЛКСМ Үзәк комитеты сәркатибе.

1947 елдан башлап берничә чакырылыш Азәрбайҗан ССР Югары шурасы депутаты итеп сайлана.

19511974 елларда Азәрбайҗан ССР социаль тәэминат министры.

1975 елдан Чит илләр белән дуслык һәм мәдәни багланышлар буенча Азәрбайҗан җәмгыятенең президиум рәисе урынбасары вазыйфасында эшли.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаилә хәле

Соң гына гаилә корган Зөләйха ханымның үз балалары булмый. Ул бик иртә тормыштан киткән абыйларының балалары турында кайгырта. Тәрбиягә алган улы Айдын, табиб[3].

Искәрмәләр

Төркемнәр