Илек районы
Илек районы (рус. Илекский район) — Оренбург өлкәсе составына керүче муниципаль район.
Халык
| 1939[1] | 1959[2] | 1970[3] | 1979[4] | 1989[5] | 2002[6] | 2010[7] |
|---|---|---|---|---|---|---|
| 21 364 | 22 020 | 38 835 | 36 589 | 28 533 | 28 793 | 25 150 |
Милли состав (2010): урыслар — 75,7%, татарлар — 11,8%, казакълар — 8,2%, украиннар — 1,2%.
Татарлар
Татарлар, нигездә, Озёрки (1395), Нижнеозёрный (680), Мохран (522) авылларында яши.
Тарихы
1917 гә кадәр бу торак пунктларда мәчетләр эшли. 1925-55 тә Нижнеозёрный, 1970-81 дә Озёрки авылларында татар мәктәпләре була.
Хәзерге торышы
Хәзерге вакытта Озёрки авылы мәктәбендә татар теле фән буларак өйрәнелә, мәдәният йортында татар үзешчән сәнгать коллективы эшли.
Мәшһүр кешеләре
Озёрки авылында Советлар Союзы Герое Ф. С. Шаһгалиев һәм генерал-майор Г. И. Мөхәммәтҗанов туган, Мохран авылында Советлар Союзы Герое Ш. Ә. Гыйззәтов яшәгән.[8]
Административ бүленеш
Илек районы составына 15 авыл шурасы керә.
Искәрмәләр
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_pop_39_2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg1.php
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2021-08-16
Тышкы сылтамалар
- Рәсми сайт 2014 елның 13 май көнендә архивланган.