Лимон

Лимо́н (лат. Citrus limon) — Цитрус агачлары төркеменең гибридлы төре. Бу агачның җимеше дә лимон дип атала.

Лимонның туган җирен галимнәр якынча Һималай тавының итәгендә дип фаразлыйлар. Анда әле дә лимон агачының кыргый төрләре очрый. Бу җимеш Европа һәм Азияне бик озак вакыт гизеп йөрәгеннән соң, ХVII гасырда Россиягә килеп җитә. Аның агачын Мәскәүгә Һолландиядән алып кайтып утырталар. Тора-бара алпавыт утарларында да лимон үстерү модага керә.

Морфология

Лимон — 5–8 м биеклегендәге зур булмаган җимеш агачы. 45 еллык агачлар да очрый.

Кабыгы соргылт төстә, энәле. Яфраклары калын тиреле, яшел төстә, озынлыгы 10–15 см, калынлыгы 5–8 см, ялтырап торган, 3 елга бер коелалар. Чәчкәләре аерым, яки парлы, 2–3 см зурлыгында. Таҗлары ап-пак яки саргылтрак, тыштан ал төстә, нечкә хуш исле. Җимешнең озынлыгы 6–9 см, диаметры 4–6 см, саргылт, әрчергә авыррак кабыклы, эфир майлары тупланган бизләре бар. Җимешнең эчке өлеше берничә уемлы. Орлыклары яшькелт-сары яки ак, киселештә яшькелт, озынча.

Язда чәчкә ата. Көз көне җимешләрен бирә. Җылытма шартларында ел әйләнәсенә уңыш китерә.

Биологик үзенчәлекләре

Лимон яфрагының төзелеше кызыклы: беренче карауга гади яфрак. Ботаникада катлаулы яфрак дип берничә өлештән торган, һәрберсе аерым коелган яфракны атыйлар. Лимонның яфрак пластинкасы төпсәсенән алдарак коела. Икенче сүз белән әйткәндә, лимонның яфрагы катлаулылар исәбенә керә, әмма аның өлеше берәү генә калган.

Lemon - whole and split.jpg

Химик составы

Лимонның химик составы буенча судан һәм лимон кислотасыннан тора. Шуның белән бергә аның составында витаминнар күп: иң беренче чиратта бу матдәләр алмашын көйләүче, тукымаларны тукландыручы С витамины, аннан А, В1, В2, Д витаминнары һәм тагын цитрусларда гына була торган Р витамины яки цитринга бай. Шуңа да лимон күп авыруларны дәвалаучы һәм косметик чара булып санала.

Төрләре

Бүлмәдә үстерү өчен яраклаштырылган "Павловский" сорты, шулай ук кала "Новогрузинский", "Мейер", "Дженоа" һәм "Эврика" сортлары өй шартларында үстерү өчен яхшы саналалар. "Павловский" сортлы лимон — иң яхшы сортларның берсе. Ул яктылык җитәрлек булмауны да җиңел кичерә. Үзе серкәләнә. Кечкенә пумала белән ясалма серкәләндерү дә комачауламый.

Россиядә лимон XIX гасыр уртасында Павлово шәһәрендә үстерелә башлаган. Аны Төркиядән сәүдәгәрләр алып кайткан дип фаразлана. Шәһәр исеме тора-бара лимон сортына әйләнгән. Әлеге сорт лимон куагы 1–1,5 м биеклеккә җитә. Көньяк-көнчыгыш, көньяк-көнбатыш, көнчыгыш якка карап торган тәрәзә төпләрендә яхшы үсә. Иң мөһиме турыдан-туры кояш нурлары төшеп тормасын. Һава дымлылыгы 60–80 % булырга тиеш. Лимон шулай ук җылы су бөркегәнне ярата. Төбенә сипкән су һава температурасыннан 5 градуска югары булу шарт. Суны төбенә кадәр җиткәнче мул итеп сибәргә кирәк.[4]

Искәрмәләр

  1. 臺灣物種名錄 [неопр.] — 2003.
  2. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇, 张晓玲, 王志恒 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios (кит.) // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 5. — С. 21459. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  3. 1 2 3 4 5 6 庄会富, 王亚楠, 王趁, 金涛, 王雨华 A Scientific Dataset of useful plants of China, 中国有用植物数据集 — 2021. — doi:10.11922/SCIENCEDB.J00001.00212
  4. Бәби дисәң дә була...(үле сылтама)

Чыганаклар

Төркемнәр