Мансур Абдуллин

Мансур Һидият[комм. 1] улы Габдуллин (рус. Абдуллин Мансур Идиатович; 15 сентябрь 1919, Кыргыз-Миякә, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, РСФСР[d] — 8 июнь 1996, Уфа, Башкортстан, Россия) — Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре лейтенанты, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Союзы Герое (1943).

Сугыш вакытында, 167 нче гвардия җиңел артиллерия полкының (3 нче гвардия җиңел артиллерия бригадасы, 1 нче гвардия прорыв артиллерия дивизиясе, 70 нче армия, Үзәк фронт) туп командиры вазифасында Курск сугышында аеруча зур батырлык күрсәтә: бәрелешләр барышында ул дошманның 8 танкын шәхсән үзе юк итә[⇨].

Тәрҗемәи хәле

Балачак һәм яшьлек еллары

Мансур Габдуллин 1919 нчы елның 15 сентябрендә Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Миякә районы) Кыргыз-Миякә авылында[3] (башка мәгълүматлар буенча — Стәрлетамак өязенең Стәрлебаш авылында (хәзерге Стәрлебаш районы)[1][2] татар крестьян гаиләсендә туа[4].

1927 елда Кыргыз-Миякә урта мәктәбенә укырга керә, соңрак җирле колхозда эшли. 1937 елда Үзбәкстан ССРына күчә, анда Ленинск шәһәрендәге (хәзерге Үзбәкстанның Әндиҗан өлкәсе, Асака шәһәре) «Аркабәш» эшчеләр артелендә наданлыкны бетерү укытучысы булып эшли башлый[5].

1938 елда (башка мәгълүматлар буенча — 1939 елда[2][3]) Фәрганә өлкәсенең Ленинск район хәрби комиссариаты тарафыннан Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре сафларына хәрби хезмәткә алына[6][7]. 1941 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында була[7]. 1941 елның көзендә яралана һәм дәвалану өчен госпитальгә җибәрелә; савыкканнан соң, 1942 елның июлендә яңадан сафка баса[4]. Көнбатыш, Үзәк, 2 нче һәм 1 нче Белоруссия фронтларында барган[3], шулай ук Смоленск, Сталинград һәм Курск сугышларында катнаша[5].

Батырлыгы

1943 елның 5-9 июлендә Тёплое — Самодуровка авыллары районындагы сугышлар өчен М. И. Абдуллинны 3 нче гвардия җиңел артиллерия бригадасы комбригы Жагала 1943 елның 10 июлендәге боерыгы белән Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим итә. Бүләкләү кәгазендә: «Иптәш Абдуллин, коралын ачык сугыш позициясенә чыгарып, турыдан-туры төбәп, ике немец танкын җимерде, бер ротага якын дошман пехотасын тар-мар итте һәм юк итте», — дип билгеләп үтелә.

1943 елның 10 июлендә Курск өлкәсенең Фатеж районы Молотычи авылы янында Үзәк фронтның 70 нче армиясе 1 нче гвардия артиллерия дивизиясе 3 нче гвардия җиңел артиллерия бригадасы 167 нче гвардия җиңел артиллерия полкының туп командиры вазифасында гвардия өлкән сержанты Габдуллин дошман һөҗүмен кире кайтарганда батырлык күрсәтә. 60 танк ярдәмендә алман пехотасы аның ут позициясенә өч тапкыр һөҗүм итә; 150 авиация бомбасы ташлана, берничә йөз снаряд һәм мина атыла. Каты сугыш вакытында, турыдан-туры төбәп атып, Габдуллин дошманның 8 танкын, шул исәптән 3 «Тигр» танкын, һәм бер батальонга якын пехотасын юк итә. Сугыш барышында Мансур снаряд кыйпылчыклары белән каты яралана[8].

1943 елның 10 июлендә Молотычи авылы тирәсендәге сугышлар өчен 167-нче гвардия җиңел артиллерия полкы командиры подполковник Бутко 1943 елның 12 июлендә Советлар Союзы Герое исемендәге хөкүмәт бүләгенә тәкъдим итү кәгазенә кул куя. СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 7 августындагы Указы белән өлкән сержант Мансур Һидиятулла улы Габдуллинга, «Алтын Йолдыз» медале һәм Ленин ордены тапшырылып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә[7].

Гомернең калган өлеше

1944 елның октябрендә дәваланганнан соң, Абдуллин лейтенант дәрәҗәсендә запаска чыга һәм Башкортстанга кайта[4]. 1944—1945 елларда ВКП(б)ның Башкортстан өлкә комитеты каршындагы партия мәктәбендә укый. 1945 елда ВКП(б)га керә[1]. 1949 елда К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Шуннан соң ул Стәрлебаш авылының 1 нче урта мәктәбендә директор, ә 1956 елдан Стәрлебаш РОНОсы (район халык мәгарифе бүлеге) мөдире булып эшли. Соңрак Абдуллин Уфага күченә, анда 1962 елда 109 нчы урта мәктәп, ә 1976 елда 2 нче интернат-мәктәп директоры була[3][5].

Мансур Һидият улы Абдуллин 1996 елның 8 июнендә вафат була, Уфа шәһәренең Көньяк зиратында җирләнгән[4][9].

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәре

Исемен мәңгеләштерү

Уфаның Блюхер урамындагы 18 нче йортка герой хөрмәтенә истәлек тактасы эленә. Ул бу йортта 1974—1996 елларда яши.

Уфаның 2 нче интернат-мәктәбе һәм 109 нчы мәктәбе музейларына герой исеме бирелә.

Кыргыз-Миякә авылының 1 нче урта мәктәбе Мансур Габдуллин исеме белән атала[3].

Шәрехләүләр

  1. ↑ В некоторых источниках отчество приводится как «Идиятович»[1][2].

Әдәбият

  • Славные сыны Башкирии: Очерки о Героях Советского Союза: [в 5 кн.] / сост.: А. Е. Ерошин, С. С. Саитов. — Уфа : Башкирское книжное издательство, 1965. — Кн. 1. — 514 с.
  • Алещенко Н. М. Долг и подвиг : пособие для учащихся / Н. М. Алещенко. — М.: Просвещение, 1981. — 176 с.
  • Абду́ллин Мансур Идиятович // Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — С. 17. — 911 с. — 100 000 экз.
  • Абдуллин Мансур Идиятович // Татарская энциклопедия / гл. ред.: М. Х. Хасанов, отв. ред.: Г. С. Сабирзянов. — Каз.: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — Т. 1: А — В. — 672 с. — ISBN 5-85247-035-X.
  • Арсланов Р. М., Каримова И. Г. Абдуллин Мансур Идиятович // Башкирская энциклопедия / гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа: Башкирская энциклопедия, 2005. — Т. 1: А — Б. — 623 с. — 7000 экз. — ISBN 5-88185-053-X.
  • Березняк Н. Г., Тихомолов Н. Е. и Боксер Б. Х. Герой Советского Союза — узбекистанцы. — Таш.: Узбекистан, 1984. — 383 с.
  • Исмагилов И. Ф. Герои татарского народа. — Каз.: Татарское книжное издательство, 2006. — 200 с. — ISBN 978-5-298-01482-3.

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 3 Шкадов, 1987
  2. ↑ 1 2 3 Исмагилов, 2006
  3. ↑ 1 2 3 4 5 Арсланов, Каримова, 2005
  4. ↑ 1 2 3 4 5 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Мансур Абдуллин
  5. ↑ 1 2 3 Абдуллин Мансур Идиятович. Миякинский район Республики Башкортостан. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 гыйнвар 2017. Архивировано 19 гыйнвар 2017 года.
  6. ↑ Березняк, Тихомолов и Боксер, 1984
  7. ↑ 1 2 3 Наградной лист в электронном банке документов «Подвиг народа».
  8. ↑ Наградной лист за бои 10.7.43 г., подписан 12.7. 43 г., гв. подп. Бутко, командир 167 гв. лап. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 гыйнвар 2017. Архивировано 14 апрель 2010 года.
  9. ↑ Жилин В. А., Греждев В. А., Кольтюков А. А. Курская битва. Хроника, факты, люди: [в 2 кн]. — М. : ОЛМА-ПРЕСС, 2003. — Кн. 1. — С. 68. — 415 с. — 5000 экз. — ISBN 5-224-04435-9.
  10. ↑ Наградной лист «Подвиг народа» сайтында
  11. ↑ Наградной лист «Подвиг народа» сайтында
  12. ↑ Наградной лист «Подвиг народа» сайтында
  13. ↑ Наградной лист «Подвиг народа» сайтында