Мидхәт Мөхәррәмов

Тикшерелгән мәкалә

Мидхәт Кәрим улы Мөхәррәмов (рус. Мухарямов, Мидхат Каримович) — Совет һәм Россия тарихчысы, тарих фәннәре докторы (1964), профессор (1967), ТАССРның (1972) һәм РСФСРның (1982) атказанган фән эшлеклесе, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты җитәкчесе (1963–1982), Бөек Ватан сугышы ветераны.

undefined

Тәрҗемәи хәле

1922 елның 27 апрелендә Башкорт АССРның Стәрлетамак кантоны, Җиргән авылында туа (хәзерге Мәләвез районы).

1938 елда Башкортстанның Аургазы районы Иске Әпсәләм авылында мәктәпне тәмамлый.

1940 елда, Казан элемтә техникумында укуын ташлап, армия сафларына алына. Сызрань танк училищесы курсанты.

1942 елдан фронтта, Көньяк-Көнбатыш фронтның 9 армиясе, 25 танк бригадасында авыр танк ротасы командиры.

1942 елның сентябрендә, авыр бәрелештән соң, М. Мөхәррәмов, каты пешеп, Алтай краенда госпитальдә дәвалана, ләкин декабрь аенда яңадан сафка баса.

1942 елның декабреннән 1944 елга кадәр 1 нче танк армиясенең 6 нчы танк корпусында элемтә офицеры.

1944 елның гыйнварында Винница-Жмеринка юнәлешендә һөҗүм вакытында гвардия капитаны каты яралана, Ташкент госпиталендә аның уң аягын ампутациялиләр. Бөек Ватан сугышы инвалиды.

Сугыштан соң, 1945-1948 елларда, Казан юридик институтында укый, аны вакытыннан алда тәмамлый. Белеме буенча хокук белгече булса да, хезмәт юлын тарихка багышлый.

1948 елда СССР ФА Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтына килә: тарих фәне буенча кандидатлык (1952) һәм докторлык (1964) диссертацияләрен яклый, гыйльми сәркатип, тарих секторы мөдире, институт директоры вазифаларын били.

Җитәкчелек вазифасына карамастан, зур фәнни эш алып бара: күп вакытын архивларда үткәрә, Казан авиация институтында укыта, Дәүләт музееның Гыйльми советы утырышларына йөри, «Белем» җәмгыятендә лекцияләр укый, «Казан утлары», «Совет мәктәбе», журналлары редколлегиясендә тора, Тукай премиясе комиссиясе әгъзасы була, берничә ел рәттән Казан Шәһәр советы депутаты итеп сайлана. Күп еллар дәвамында КПССның Татарстан өлкә комитеты, төрле фәнни советларның ревизия комиссиясе әгъзасы.

Гомеренең соңгы елларында авырый (фронт яралары кайтавазы) башлагач та, Мулланур Вахитов, Мирсәет Солтангалиев, Сталинның татар мәсьәләсенә мөнәсәбәте турында берничә тирән эчтәлекле мәкалә яза. Аларга галимнең совет чорының идеологик тыюлары аркасында дөньяга җиткерә алмаган фикерләре дә керә.

1993 елның 7 мартында Казан шәһәрендә җирләнгән.

Төп хезмәтләре

Мидхәт Мөхәррәмовның фәнни хезмәтләре 1917 елгы инкыйлабка, Гражданнар сугышы һәм милли дәүләт төзелеше тарихына карый. Ул — ике йөздән артык фәнни мәкалә, 16 монография (кайберләре авторлыкта язылган) авторы. Шуларның кайберләре:

  • Борьба против иностранной военной интервенции и внутренней контрреволюции на территории Татарии: Автореферат дис. на соискание учен. степ. канд. ист. наук / Казанск. гос. ун-т им. В. И. Ульянова-Ленина. Казань, 1952. 22 с.;
  • Октябрь и национальный вопрос в Татарии. Казань, 1958;
  • Октябрьская революция и национально-государственное строительство в Татарии. (Октябрь 1917 г.-1920 г.): Автореферат дис. … доктора исторических наук / АН СССР. Ин-т истории. М., 1964. 37 с.;
  • Литвин А. Л., Мухарямов М. К. Борьба за Казань в 1918 году. Казань: Таткнигоиздат, 1968. 88 с.;
  • Гражданская война в Татарии. Казань, 1969;
  • Октябрь и национально-государственное строительство в Татарии. (Октябрь 1917—1920 гг.). М.: Наука, 1969. 286 с.;
  • История Татарской АССР. Казань, 1980 (в соавт.);
  • Культурная революция в Татарии (1917—1937). Казань, 1986 (в соавт.);
  • Труженик революции : (Обществ.-полит. деятельность Ш. Ахмадеева). Казань: Татар. кн. изд-во, 1988. 110,[2] с.

Тормышыннан факт

Галим «Октябрь и национальный вопрос в Татарии» («Октябрь һәм Татарстанда милли мәсьәлә») хезмәтендә, 1917 елгы революциядә милли азатлык хәрәкәтен яңача бәяләгәне өчен, КПССның Татарстан өлкә комитетына «келәмгә» чакырыла. Аңа үз фикерен СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында оештырылган китап буенча ике көнлек фикер алышуда якларга туры килә (бу җыелышны автор позициясен гаепләү өчен әзерләгән булалар). Мидхәт Кәрим улының, култык таягына таянып, күпсанлы аудитория алдында «Документлар шулай ди» дип кабатлап, үз эшен яклавы бу вакыйганың шаһитларына көчле эмоциональ тәэсир ясый [1].

Тарих секторы мөдире Х.Г. Гыймади белән бергә И. Сталинга язган хатында ул М. Вахитов турындагы мәкаләне Зур совет энциклопедиясенә урнаштыру кирәклеген аңлата. Озак фикер алышулардан соң, СССР Югары хакимияте вәкиле М.А. Суслов оештырган зур эксперт комиссиясе татар революционеры Мулланур Вахитов турындагы мәкаләне, җитди төзәтмәләр белән, энциклопедиядә калдырырга рөхсәт итә.[2]

Бүләкләре

Искәрмәләр

  1. История. Профессия. Судьба. Памяти Мидхата Каримовича Мухарямова. Издание 2-е, доп. и доработ. Казань: Идель-Пресс, 2012. С. 11.
  2. Галләмова А.Г. Мидхәт Кәрим улы Мөхәррәмов: көрәшче, галим, әйдаман // Фәнни Татарстан. 2024. № 3. Б. 84-91

Чыганаклар

  • Мидхәт Мөхәррәмов // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  • Памяти М. К. Мухарямова: [сборник] / АН Татарстана, Ин-т яз., лит. и истории им. Г. Ибрагимова ; [сост. и ред. М. А. Сайдашева, И. Г. Гиззатуллин]. Казань : ИЯЛИ, 1995. 141 с. : портр.; 20 см.; ISBN 5-201-08035-9
  • Татарская энциклопедия. Т.4. Казань, 2008.
  • История. Профессия. Судьба. Памяти Мидхата Каримовича Мухарямова. Издание 2-е, доп. и доработ. Казань: Идель-Пресс, 2012. 184 с.
  • Файзрахманов Г.Л. Развитие гуманитарных исследований в 40–80 годы: к 50-летию ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова КФАН СССР // Великий Октябрь и некоторые вопросы формирования татарской социалистической нации. Казань: ИЯЛИ КФАН СССР, 1989. С. 96–122.