Миләүшә Нуруллина
Тәрҗемәи хәле
Миләүшә Нуруллина 1961 елның 18 мартында танылган татар язучысы Вакыйф Нуруллин гаиләсендә туа.
1983 елда Казан инженер-төзелеш институтының архитектура факультетын тәмамлый. Казан яшь тамашачы театрында архитектор, реставратор, реклама буенча рәссам булып эшли. 1992 елда, театр остаханәсендә эшләп, рәсем сәнгате белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә.
Беренче шәхси күргәзмә 1993 елның ноябрендә А. М. Горький әдәби-мемориаль музеенда узды. Шул вакыттан бирле рәссам - шәһәр һәм республика вернисажларында даими катнашучы. 1997 елдан - Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы. Аның эшләре Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Татарстан Республикасы Милли музеенда, "Казан" милли мәдәни үзәгендә, Казан, Россия, БДБ илләре, Германия, Италия, Канада, Австралия, Төркия, Бельгия шәхси коллекцияләрендә саклана.
"Син - рәссам. Биредә һәм хәзер"
2004 елда, рухи өлгергәнлек нәтиҗәсендә, рәссам яңа талант чиген күрсәтә – аның "Син - рәссам. Биредә һәм хәзер" проекты барлыкка килә. Проект беркайчан да кулларында пумала тотмаган кешеләргә бер дәрес өчен холстта, импрессионизм манерасында май белән этюд язарга мөмкинлек бирә. Бу проектның гаять зур иҗтимагый кыйммәте - кешеләрне сәнгатькә, рәсем сәнгатенә җәлеп итү. Проект кешенең узенә узе уңай бәя булдырырга мөмкинлек бирә, шәхеснең чиксез иҗади мөмкинлекләре турында күзаллау һәм сәнгатьтә яңалыкларны белүгә этәрә.
2006 елда "Син - рәссам. Биредә һәм хәзер" проекты өчен Миләүшә Нуруллина «Россиянең иң яхшы проектлары» күргәзмәсе дипломына лаек булды.