Мәнгу Тимер ярлыклары

Мәнгу Тимер ярлыклары (рус. Ярлыки́ Менгу́-Тиму́ра[1], бор.-рус. ярлыкъ — «хан грамотасы», төрки телләрдән ярлэ́к — «боерык, әмер»[2], монг. зарлиг — «хәбәр, белдерү»[3]) — Җүчи олысы ханы Мәнгу Тимернең язма боерыклары һәм ташламалы грамоталары.

Сакланып калган чыганаклар буенча, Мәнгу Тимер берничә рус кенәзенә һәм руханиларга, шулай ук Генуя сәүдәгәрләренә ярлыклар бирә.

Ярлыклар тарихы

Монгол ханнарының беренче ярлыклары телдән әйтелә торган була. XIII йөз башында — бу традицияне уйгырлардан үзләштергән Чыңгызхан заманында язма вариантта бирелә башлый. X–XI йөзләрдәге монгол ханнары һәм уйгыр кенәзләре ярлыкларында кабатлана торган типик формулировкалар һәм теркәлеш тәртибе шуның белән аңлатыла[4].

« Алтын Урда ярлыклары — иң югары юридик көчкә ия булган норматив хокук актлары. Алар иҗтимагый хокук мәсьәләләрен яктырта, суверен хан (Алтын Урда ханы) исеменнән чыгарыла, конкрет затларга, аерым категория кешеләренә яисә ханнан түбәнрәк булган чикләнмәгән халык төркемнәренә адреслана, боерык яки әмер характерында була, кирәкле реквизитлар теркәлә һәм рәсми рәвештә теге яки бу формада халыкка җиткерелә[5]. »

Урда ханнарының күп ярлыклары уйгыр телендә языла. Руханиларга ярлыклар хан салымнарыннан һәм йөкләмәләреннән азат итү өчен бирелә, юридик хокукларын һәм халыкның башка катламнарыныкыннан аерылып торган өстенлекләрен беркетә, чиркәүнең һәртөрле җирләрен һәм башка күчемсез милкен — «чиркәү йортларын, җир-суларын, яшелчә һәм йөзем бакчаларын, тегермәннәрен», осталарын, аның җирләрендәге крестьяннарны, шулай ук гыйбадәт кылу китапларын һәм җиһазларын саклауны, ясактан тулысынча азат итүне гарантияли. Мәнгу Тимер хан заманында чиркәүнең Рус дәүләтендәге дәрәҗәсе Урда тарафыннан буйсындырылган илләрдәге руханиларның хәле белән тигезләшә. Храмнар һәм монастырьлар барлык салымнардан азат ителә, хан хакимиятенә чиркәү милкен урлау тыела, шулай ук алар түбәнсетүдән һәм хурлаулардан яклана, православие чиркәве моңа җавап итеп ханнар һәм аның халкы сәламәтлеге өчен намус белән дога кылырга тиеш була[6].

Мәнгу Тимер ярлыклары

Безнең көннәргә кадәр килеп җиткән чыганаклар төп нөсхә түгел, алар хан ярлыкларының борынгы рус тәрҗемәләре. Баштарак төп текстлар митрополит архивында саклана, XIV гасыр ахыры — XV йөз башында 1267–1379 еллар аралыгында язылган алты ярлык рус теленә тәрҗемә ителә һәм XV гасырның беренче яртысында төзелгән җыентыкка кертелә[7]. Алар арасында иң беренчесе һәм танылганы Мәнгу Тимер ярлыгы була (1266–1280). Ул рус руханилары вәкилләренә адреслана. Шулай ук хан Генуя сәүдәгәрләренә Кефе шәһәрендә колония төзү һәм рус кенәзләренә хакимлек итү хокукын биргән ярлыкларны да тапшыра[8].

Генуя сәүдәгәрләренә

1260 елда Кырымның Солдайя портына биредә «факторияләр» оештырып, табыш алу мөмкинлеген күргән берничә Венеция сәүдәгәре килә. Мәнгу Тимер идарә иткән чорда Кырым портлары Кара һәм Урта диңгез сәүдәсен ныгытуда гаять зур әһәмияткә ия була. Урда ханы Генуя сәүдәгәрләренә Кырым ярымутравындагы Кефедә колония төзергә рөхсәт иткән ярлык бирә. Кайбер чыганаклар бу вакыйга — 1266 елда[8], икенчеләре 1267 елда булган дип күрсәтә[9].

1260 елларда Кара диңгездә нәкъ менә итальяннар — венецианлылар һәм генуэзлылар өстенлек итә. Алар шулай ук Константинопольдәге сәүдәне дә монополияләштерәләр[10].

Рус кенәзләренә

Безнең көннәргә кадәр Мәнгу Тимернең Ярослав Ярославичның (1266) бөек кенәзлек итүенә рөхсәт биргән ярлыклары сакланып калган, ләкин бу аның рус хакимнәренә биргән бердәнбер ярлыгы булмый[9].

undefined

Мәнгу Тимерне хан итеп куйганнан соң, аның янына, кенәзлек итүгә ярлыклар алу максаты белән, Глебның һәм башка берничә рус кенәзенең килгәнлеге билгеле. Рус делегациясе Урдада 1268 елга кадәр тора. 1277 елда Глебның бертуганы Борис һәм аның хатыны белән балалары Урдага сәяхәт кыла. Гаилә башлыгы шунда авырып вафат була. Борис үлгәннән соң Ростов кенәзе булган Глеб, 1278 елда улы Михаилны, Константин Углицский (Борисның улы) һәм Фёдор Ярославский белән бергә, Мәнгу Тимер янына ярлыклар алырга җибәрә[10].

1270 елда Мәнгу Тимер Новгородка Суздальдә ирекле сәүдә алып бару мөмкинлеген ачкан ярлык бирә[7]. Бу вакыйгага кадәр мондый хокук Суздаль кенәзләрендә генә була[10].

Рус руханиларына

Мәнгу Тимер ярлыклары арасыннан иң танылганы булып рус руханиларына бирелгән 1267 елга нисбәтле борынгы документ санала[8]. Мәнгу Тимер — рус митрополитын төрле салымнардан һәм йөкләмәләрдән азат иткән беренче Алтын Урда ханы. Бу ярлык рус руханиларын җирле кенәз хөкүмәтеннән өстен итеп кенә куймый, хәтта аны чикли дә. Татар баскаклары гына түгел, рус кенәзләре дә руханиларга йөкләмәләр сала алмый, аның суларына һәм җирләренә кагылу, хезмәтчеләре һәм эшчеләре өстеннән хакимлек итү тыела[11].

Бу рус чиркәве һәм руханилары өчен кагылгысызлык хартиясе була, ярлыкның башында Чыңгызхан исеме языла. Мәнгу Тимергә кадәр дә, Бөек Яса кагыйдәләрен үтәп, исәпкә алу вакытында (Лаврентьев елъязмасы) рус настоятельләренең, монахларның, руханиларның һәм пономарейларның ханнар тарафыннан «саналганнар» рәтенә кертелмәгәнлекләрен дә билгеләп үтәргә кирәк. Ярлык нигезендә, киң иҗтимагый төркем буларак, руханиларның һәм аларның гаилә әгъзаларының өстенлекләре раслана; барлык «чиркәү кешеләре» хәрби хезмәттән азат ителә[10].

Документның адресаты тәгаенләнми. Тарих фәнендә ул, Киев бөлгенлеккә төшкәннән соң һәм монгол ханнары хакимияте урнашкач, рус чиркәвен беренче булып җитәкләгән митрополит Кириллга бирелгән дип фаразлана[10]. Ярлык монгол телендә язылып, шунда ук рус теленә тәрҗемә ителгән булырга тиеш[10].

« Кара һәм ак руханилар, шулай ук соңгысының уллары, алар белән бер йортта яшәгән бертуган агалары һәм энеләре акчалата һәм натураль салымнардан һәм йөкләмәләрдән азат ителә. Чиркәү җирләре һәм кешеләре кагылгысыз дип игълан ителә. Чиркәү кешеләренә кергән осталарга, төрле хезмәтчеләргә һәм эшчеләргә дөньяви хакимият тарафыннан һичнинди хезмәт һәм эш йөкләнә алмый. Гыйбадәт кылу кирәк-яраклары кагылгысыз дип игълан ителә. Православие динен хурлаган өчен үлем җәзасы карала. Руханиларга бирелгән өстенлекләрне һәртөрле бозган өчен дә шундый ук җәза яный[12]. »

Мәнгу Тимернең православие чиркәвенә карата ташламалары аңа кадәрге хан ярлыклары белән чагыштырганда гаять зур була, XV гасыр азагына мөнәсәбәтле Мәскәү Елъязма җыентыгында да бу турыда языла: «...татар патшасы Бәркәй үлгәч,  христианнар бисермәннар җәбер-золымыннан көчсезләнә[13]».

Бирелгән өстенлекләр өчен рус священникларыннын һәм монахларыннан Мәнгу Тимер, аның гаиләсе һәм варислары өчен дога кылу таләп ителә. Аларның догалары һәм фатихалары эчкерсез, ихлас булырга тиешлегенә аерым басым ясала. «Әгәр руханиларның берәрсе яшерен уй белән гыйбадәт кылса, ул гөнаһ булып саналачак». Ярлыкның текстын Мәнгу Тимер (яки аның монгол баш сәркатибе) белән рус руханилары вәкиле — Сарай епискобы Митрофан бергәләп төзегәннәр дип фаразлана. Шулай булган очракта, намуссыз догага каршы мораль санкция дә бу епископ тарафыннан формалаштырылган булырга тиеш[10].

Мәнгу Тимер ярлыгының язылу вакыты «заечьего лета осеннего первого месяца в четвертый ветха» (татарча мәгънәсе: «куян җәенең көзге беренче аеның дүртенче кимеп баручы ай көнендә») дип бирелә. Монгол календаре буенча, Мәнгу Тимер идарә иткән чорда «куян җәе» Европа ел исәбенең 1267 һәм 1279 елларына туры килә. Ярлыкларны беренче тикшерүчеләр, В. В. Григорьев һәм М. Д. Приселков, Мәнгу Тимернең тәхеткә утыруын бу документны бирү өчен нигез санап, беренче датаны яклап чыга. П. П. Соколов ярлык 1279 елга нисбәтле дип исәпли, аны 1273 елда Рус дәүләтенең Төньяк-Көнчыгышында елъязмалардан билгеле булган монголлар тарафыннан икенче җанисәп алу белән бәйли. Ул беренче булып, җентекләп аныкламыйча гына, ярлыкның Мәнгу Тимер тарафыннан икенче тапкыр, алдагы елгы ярлыкка аңлатма буларак бирелүен билгеләп үтә[10].

Искәрмәләр

  1. Федянина Н. А. Ударение в современном русском языке. — Русский язык, 1982. — С. 301. — 314 с.
  2. Георгиева Н. Г. , Георгиев В. А. , Орлов А.С. Иллюстрированный исторический словарь. — Проспект, 2016. — 1182 с. Архивная копия от 7 декабрь 2021 на Wayback Machine
  3. Бунимович Н. Т., Макаренко В. А. Словарь современных понятий и терминов. — Республика, 2002. — С. 523. — 536 с.
  4. Почекаев Р. Ю. Право Золотой Орды / И. М. Миргалеев. — Казань: Фэн, 2009. — С. 62. — 260 с. — ISBN 978-5-9690-0102-2.
  5. Почекаев, 2009, бит. 90
  6. В. Григорьев. О достоверности ярлыков, данных ханами Золотой орды русскому духовенству». — М., 1842.
  7. 1 2 Григорьев А. П. Ярлык Менгу-Тимура: Реконструкция содержания // Историография и источниковедение истории стран Азии и Африки. — Л.: ЛГУ, 1990. — Вып. XII. Архивировано 23 октябрь 2021 года.
  8. 1 2 3 Менгу-Тимур. Tatarica. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2025. Архивировано 14 февраль 2025 года.
  9. 1 2 Золотая орда. Улус Ждучи. Хронос. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2025. Архивировано 7 апрель 2025 года.
  10. 1 2 3 4 5 6 7 8 Вернадский Г. В. Монголы и Русь. — Тверь: ЛЕАН, Москва: АГРАФ, 1997. — С. 172—173. — 460 с.
  11. В. И. Сергеевич. Лекции и исследования по древней истории русского права. — СПб.: Типография М. М. Стасюлевича, 1910.
  12. Григорьев А. П. Ярлык Менгу-Тимура: Реконструкция содержания // Историография и источниковедение истории стран Азии и Африки. — Л.: ЛГУ, 1990. — Вып. XII. Архивировано 23 октябрь 2021 года.
  13. Почекаев Р. Ю. Ярлыкы ханов Золотой Орды русской церкви: к вопросу о хронологии и количестве. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.

Әдәбият

  • Вернадский Г. В. Монголы и Русь = The Mongols and Russia / Пер с англ. Е. П. Беренштейна, Б. Л. Губмана, О. В. Строгановой. — Тверь, М.: Леан, Аграф, 1997. — 480 с. — 7000 экз. — ISBN 5-85929-004-6.
  • Григорьев A.П. Сборник ханских ярлыков русским митрополитам. Источниковедческий анализ золотоордынских документов. — СПб.: Изд-во С.-Петерб. ун-та, 2004. — С. 124—126. — 276 с. — ISBN 5-288-02581-9.
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5.
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: Евразия, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9.
  • Плигузов А. И. Древнейший список краткого собрания ярлыков, данных ордынскими ханами русским митрополитам. Русский феодальный архив XIV — первой трети XVI века, вып. III. — М., 1987.
  • Приселков М.Д. Ханские ярлыки русским митрополитам. — Петроград: Тип. "Научное дело", 1916. — С. 94—98. — 116 с.
  • Сафаргалиев М. Г. Распад Золотой Орды. — Саранск: Мордовское книжное издательство, 1960.