Наил Байбурин
Тәрҗемәи хәле
1956 елның 17 июлендә Уфада туган. Әтисе – язучы Габдулла Байбурин, Чишмә районы Сәфәр авылыннан, әнисе Благовар районы Каргалы авылыннан.
Урта мәктәпне, Уфа дәүләт сәнгать институтының сәнгать бүлеген тәмамлаган (1980).
Хезмәт юлы
- Уфа сәнгать укуханәсендә рәсем укытучысы.
- 1981 елдан Башкорт дәүләт курчак театрында эшли: рәссам-куючы, баш рәссам, сәнгать җитәкчесе.
Иҗаты
Сынлы сәнгать остасы, сценограф, ассамбляж һәм инсталляция рәссамы[1]. Рerformanceлар режиссеры[2]. Иҗади проектларга нигез салуы белән билгеле. Эрнст Сәетов шәкерте.
- «Инҗәр» (Инзер) иҗат төркеме (1989-1993) әгъзасы.
- «Чыңгыз хан» (Чингисхан) иҗат берләшмәсе (1993) әгъзасы .
Утыздан артык спектакльгә (курчак театры һ.б. театрларда) сәхнә бизәлеше әзерли.
Әсәрләре
«Хәтеремнең коесы», «Тәңре күләгәсе», «Тамга», «Афродита».
Күргәзмәләре
1981 елдан республика, халыкара күргәзмәләрендә катнаша.
- 1987 — Театр һәм кино рәссамнарының бөтенсоюз күргәзмәсе (Мәскәү).
- 1989 — «Инзәр» төркеме күргәзмәсе (Уфа).
- 1990 — «Инзәр» төркеме күргәзмәсе («Март» иҗат төркеме белән бергә) (Уфа).
- 1991 — «Инзәр» төркеме күргәзмәсе («Март» иҗат төркеме белән бергә) (Мәскәү).
- 1992 — «Вояж» иҗат төркеме күргәзмәсе (Мәскәү — Париж — Нью-Йорк), «Урал» (Зальцбург, Австрия).
- 1993 — «Урал» күргәзмәсе (Вена, Австрия).
- 1993 — «Чыңгыз хан» күргәзмәсе (Уфа).
- 1994 — «Мирас» галереясе күргәзмәсе (Мәскәү).
- 1995 — «Чыңгыз хан» күргәзмәсе (Уфа).
- 1996 — «Чыңгыз ханның кайтуы» күргәзмәсе (Казан).
- 1997 — «Мирас» галереясе күргәзмәсе (Мәскәү).
- 1997, 1998 — Алмания Федератив Республикасы илчелегендә (Мәскәү).
- 1997, 1999 — Перформанс «Нәүрүз бәйрәме» (Уфа).
- 1999 — Екатеринбург сынлы сәнгать музеенда күргәзмә.
- 2000 — Шәхси күргәзмә (Уфа, Санкт-Петербург, Мәскәү, Мисыр илчелеге (Мәскәү).
- 1996, 1997, 1998, 1999, 2000 — Халыкара сәнгат ярминкәсе «Арт-Манеж» (Мәскәү).
- 2001 — Халыкара сәнгать ярминкәсе «Арт-Мәскәү» (Мәскәү).
- 2003, 2004 — «Салават йыйыны» (Малаяз) – бәйрәмнең баш рәссамы.
- 2004 — Перформанс «Озаренные колесницы» (Мәскәү) һ.б.
Перфоманслары
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1989).
- Җаваһарлал Неру премиясе (Һиндстан, 1988).
Чыганаклар
- «Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999
- «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14
- Червонная С. М. Искусство и религия: Современное исламское искусство народов России. М., 1999. С.544
Искәрмәләр
- ↑ БАЙБУРИН НАИЛЬ, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-07-21
- ↑ Медиакорсеть сайтында
Сылтамалар
- Уфада рәссам Наил Байбурин вафат булды
- Н.Г. Байбурин «БР мәдәни дөньясы» сайтында 2016 елның 5 март көнендә архивланган.