Наил Шәрифуллин
Наил Шәрифуллин, Наил Искәндәр улы улы Шәрифуллин ― язучы, публицист, журналист. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2013). Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты (2015). «Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчесе (2016). «Ватаным Татарстан» газетасының махсус хәбәрчесе (2011 елдан)[1].
Тәрҗемәи хәле
1957 елның 7 маенда Татарстан АССР, Баулы районы, Исергәп авылында туа[2]. Исергәп урта мәктәбен, Казан авиация институтының (хәзерге А. Н. Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ) радиоэлектроника бүлеген (1980 елда) тәмамлый. 1980 елда Лениногорскида хәрби заводта эшли башлый. Очкычларга электрон җиһазлар җитештерү буенча инженер-технолог, инженер-конструктор вазифаларын башкара[2].
1982–1984 елларда Совет Армиясенең Хәрби-космик гаскәрләрендә, «Корунд», «Молния» тибындагы экипажсыз ясалма иярченнәр белән идарә итү үзәгендә офицер (капитан) булып хезмәт итә[3].
Армиядән кайткач, 1984–1996 елларда Лениногорскида заводта башта инженер-конструктор, сынау лабораториясе башлыгы, аннан соң автоматлаштырылган идарә системалары (АСУ) бүлеге начальнигы булып эшли. Н. Шәрифуллин ― үзе эшләгән предприятиедә сериягә куелып чыгарылган халык куллану приборларының берсен уйлап табучы автор[4].
1996–1997 елларда Лениногорск шәһәр газетасында бүлек мөдире ― редактор урынбасары вазифаларын үти. 1997–2011 елларда «Татнефть» ААҖ составындагы «ТМС – Буровой сервис» ҖЧҖдә сәнәгать электроникасы буенча белгеч[2].
2011 елның июль аеннан «Ватаным Татарстан» газетасының махсус хәбәрчесе, журналист-аналитик. Россиядәге сәяси вакыйгаларга, республика тормышына, татар милләте язмышына кагылышлы, җәмгыятебездәге бүгенге вәзгыятькә, андагы уңай булмаган күренешләргә анализ ясап язган эчтәлекле язмалары әлеге газетаның «Җиденче каттан караш», «Фикер» рубрикаларында басылып килә[2]. Туган телебезгә багышлап мәкаләлр яза [5].
Иҗаты
Беренче хикәясе 1988 елда «Идел» альманахында, аннан соңгы публицистик язмалары һәм әдәби әсәрләре «Ватаным Татарстан» газетасында, «Идел», «Мәйдан», «Казан утлары», «Сөембикә» журналларында чыга. 2009–2010 елларда «Мәйдан» журналы уздырган хикәяләр конкурсында «Соңгы ау» хикәясе белән җиңеп чыга[2].
Китаплары
- Соңарган сөю: повестьлар, хикәяләр. Казан: Рухият, 2012 .-360 б.[6]
- Кая бара бу дөнья? (публицистик мәкаләләр). К.: ТКН, 2014. - 253 бит. ISBN 978-5-298-02677-2
- Гаделлек эзләгәндәге гаҗизлек яки Җиденче каттан караш (уйланулар, фикерләр, аналитика) [16+] / Наил Шәрифуллин. - Казан : Яз, 2017. - 399 бит. : ил.; 22 см.; ISBN 978-5-98688-099-0 : 1500 экз.[7]. Автор бүгенге җәмгыятьнең җитешсезлекләрен курсәтә, илдәге эчке сәяси вәзгыятьнең телебез, милләтебез ягында булмавына сызлана [8].
- Ялгыз кеше язмалары. Повестьлар, парчалар, милләт, тел язмышына кагылышлы аналитик мәкаләләр. ТФА нәшрияте 340 бит.
Фикерләр
| Наил Шәрифуллинның һәр проблемага үз карашы булып, әйтәсе фикерен төгәл сүзләр, тыгыз җөмләләр белән чыкылдатып әйтеп бирүе сокландыра... Ул укучының фикерләрен, хисләрен үзенең көчле дәлилләре, какшамас логикасы белән кузгата. Шуның белән ул үзе язган вакыйгалардан югары биеклектә кала, шуның белән укучыны ышандыра, шуның белән үзе артыннан ияртә...[2] Фоат Садриев, Татарстан халык язучысы, Тукай бүләге лауреты
|
| [Кая бара бу дөнья?] китабы беренче битләреннән үк укучының аңын биләп, гаҗәеп кыю фикерләре, чакырулары, өндәүләре белән әсир итә. Мондый китапны, әгәр XIX-XX гасыр аралыгында дөньяга килгән булса, һич арттырусыз, яшерен революцион түгәрәкләрдә өйрәнерләр, аерым урыннарын прокламация итеп бөтен илгә таратырлар иде[2] Рәфыйк Шәрәфиев, язучы
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2015 ― Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиянең (Татнефть ААҖ һәм Татарстан Язучылар берлеге гамәлгә куйган) кызыксындыру бүләге ― «Кая бара бу дөнья?» китабы (К.: ТКН, 2014) өчен [9];
- 2016 ― «Бәллүр каләм» (Татмедиа белән ТР Журналистлар берлеге гамәлгә куйган) җиңүчесе ― «Журналистикада исем» номинациясе буенча[10];
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты;
- Татарстан Республикасы Премьер-министрының Рәхмәте;
- Татарстан Язучылар берлегенең Рәхмәт хаты.
Шәхси тормышы
Кызы һәм оныгы Чаллыда яши.
Искәрмәләр
- ↑ Редакция. Ватаным Татарстан
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Зәрия Хәбипова. Наил Шәрифуллин (кыскача белешмә). ВКонтакте, 28.01.2021
- ↑ Наил Шәрифуллин ВКонтакте
- ↑ Шарифуллин Наиль Искандерович. МБУ ЦБС город Лениногорск РТ
- ↑ Рүзәл Юсупов. Телебез, мәдәниятебез яшәсен! «Безнең гәҗит», 27.12.2023, № 51
- ↑ Шәрифуллин Н. И. Соңарган сөю. ЦБС
- ↑ Журналист Наил Шәрифуллинның яңа китабы чыкты. Заман сулышы, 16.08.2017
- ↑ . Гаделлек эзләгәндәге гаҗизлек, яки Җиденче каттан караш (уйланулар, фикерләр, аналитика). Татарстан китап нәшрияты
- ↑ Лениногорскилы Наил Шәрифуллин С.Сөләйманова исемендәге премиянең кызыксындыру бүләгенә лаек булган. «Заман сулышы», 21.10.2015
- ↑ Фото Диплома Наиля Шарифуллина
Әдәбият
- Кайбер әсәрләре
- Наил Шәрифуллин. Тамак мәңге туймаса... / «Мәйдан», 2024, № 2 (февраль), 134 –136нчы бит.
- Наил Шәрифуллин. Якутларга киткән вакытлар. «Мәйдан»
- Наил Шәрифуллин. Соңарган сөю
- Наил Шәрифуллин. Гөлзидә
- Наил Шәрифуллин. Сагынуларны барлаганда яки Әтәмби әбиләре. «Сөембикә», 2019, № 7.
Сылтамалар
- Шәрифуллин Наил. — Татарстан Язучылар берлеге
- Зәрия Хәбипова. Наил Шәрифуллин (кыскача белешмә). ВКонтакте, 28.01.2021