Нәһҗел-фәрадис
Нәһҗел-фәрадис (Оҗмахка ачык юл; Җәннәт бaкчaсынa aчык юл, рус. Нахдж ал-Фарадис, Путь в рай) — XIV гасырның икенче яртысында, Алтын Урда чорында язылган төрки-татар әдәбияты ядкаре, ислам диненең асыл сыйфатларын күрсәтүгә багышланган проза әсәре[1]. Зур күләмле, аерым кулъязмаларында (Ялта нөсхәсе) 549 биткә җитә. Авторы — Мәхмүд бин Гали әл-Болгари әс-Сараи әл-Кәрдәри (Мәхмүд Болгари)[2]. Әсәр 1358 елда Сарай шәһәрендә язылып төгәлләнә[3].
Нөсхәләре һәм өйрәнелеше
«Нәһҗeл-фәрaдис»ның 11 нөсxәсe бaрлыгы билгeлe. 1360 елга караган иң борынгы кулъязмаларның берсе Төркиядә саклана. Ул Истанбулның «Йани-Җами» мәчете каршындагы китапханәдә табыла[4]. Бу кулъязма башта Мисырда, мәмлүк солтаны Әбү Сәид Чагмакның (1438-1453) улы Мөхәммәт-бәй китапханәсендә сакланган, соңрак Госман империясе составына кергән Мисыр аша Истанбулга килеп эләккән[5].
Мәхмүд Болгари әсәренең Алтын Урда дәүләтендә 1390 елда төзелгән янә бер нөсхәсе була. Озак гасырлар буе ул Кырым төбәгендә укылып килә. Ялта музеена Якуб Камал тарафыннан тапшырылган бу кулъязма Кырым татарларын репрессияләү вакытында юкка чыга[3].
Шиһaбeтдин Мәрҗани китaпxaнәсeндәгe нөсxә xaкындa мәгьлүмaт бaр, тик сoңыннaн ул юккa чыккaн. Пaриждa сaклaна торган күчeрмәнeң исә бaшы һәм axыры юк. Кaзaн унивeрситeтындa «Нәһҗeл-фәрaдис»ның — 2, Кaзaн дәүләт пeдaгoгия унивeрситeтындa исә 1 күчeрмәсe, Caнкт-Пeтeрбургтa Фәннәр aкaдемиясeнeң көнчыгыш институтындa 2 нөсxәсе сaклaнa[6].
«Нәһҗeл-фәрaдис» әсәрe Ш. Мәрҗани, Г. Газиз, Г. Рәхим, А. Самойлович, Зәки Вәлиди, Б. Яфаров, Ш. Абилов, Ә. Нәҗип, С. Чагатай, А. Карахан, Ф. Нуриева, Фуaт Көпрүлү, Янoш Экмaнн, Aли Фәxми Кaрaмaнлыoглу, Oсмaн Нәдим Тунa, Aйсу Aтa һәм башка галимнәрнең игътибарын үзенә жәлеп итә[6][3].
Әсәрнең берничә басмасы бар. Аның ике дистәгә якын хикәяте «Борынгы татар әдәбияты» китабында (1963) нәшер ителә. Венгр галиме Янош Экманн 1956 елда Анкарада «Нәһҗел-фәрадис»нең Сарай (1360) нөсхәсендәге текстларын фотокүчермә рәвешендә бастырып чыгара. Алдагы ике томда ул әсәрнең латинча транскрипциясен, сүзлеген тикшерү-анлатмалар белән нәшер итәргә уйлый. Әмма бу, ниндидер сәбәпләр аркасында, гамәлгә ашмый кала. Галим үзе 1971 елда вафат була. 1995 елда Анкарада Я. Экман басмасына һәм архивындагы материалларга нигезләнгән «Нәһҗел-фәрадис»ның яңа басмасы дөнья күрә. Бу эшне Сәмих Тизҗан һәм Хәмзә Зөлфикар башкара. Анкара басмасында Сарай (1360) кулъязмасының фотокүчермәсе һәм латин хәрефләре белән транскрипциясе бирелгән. Кечерәк кенә кереш сүз дә бар.
2002 елда «Нәһҗел-фәрадис»ның тулы басмасы Казанда да дөнья күрә. Ф. Ш. Нуриева тарафыннан әзерләнгән бу китапта кереш мәкалә, сүз-гыйбарәләргә аңлатма-шәрехләр китерелгән[7]. 2018 елда И. М. Миргалеев һәм Э. Г. Сайфетдинова әзерләүендә 1360 елгы Истанбул кулъязмасының факсимиле басылып чыгарыла[5]. 2019 елда әсәрнең рус теленә кыскартылган тәрҗемәсе дөнья күрә[8].
Әһәмияте
«Нәһҗел-фәрадис» Алтын Урда чоры төрки-татар әдәбиятының иң мөһим ядкаре булып тора. Ул үз эченә алган дини-әхлакый, тарихи һәм фәлсәфи материаллар белән XIV гасырдагы Идел буе халыкларының рухи мәдәниятен өйрәнүдә уникаль чыганак санала[9].
Әсәрнең фәнни әһәмияте берничә юнәлештә билгеләнә:
- Тел белеме өчен: «Нәһҗел-фәрадис» Алтын Урда чоры әдәби телен, кыпчак телләренең үзенчәлекләрен, гарәп-фарсы элементларының үзләшү процессын өйрәнүдә төп чыганак булып тора[10]. Бу ядкарьдә Аллаһ исемнәренең («теонимнар») гамәлдә кулланылышы да аерым тикшеренү предметы булып тора[11].
- Тарих һәм мәдәният өчен: Әсәр Алтын Урдада исламның таралышы, төрки-монгол кабиләләренең исламлашу процесслары, шулай ук тәңречелек традицияләренең саклану үзенчәлекләре турында кыйммәтле мәгълүмат бирә. Авторның Аллаһка мөрәҗәгать иткәндә «Тәңре» төшенчәсен дә куллануы борынгы ышануларның ислам белән үзара йогынтысын күрсәтә[2].
- Әдәбият өчен: «Нәһҗел-фәрадис» үзенең «тартмалы композицион жанр» буларак төзелеше белән Урта гасыр төрки прозасының үсешендә яңа баскычны гәүдәләндерә[3]. Ул төрле сюжет-мотивлар, образ-сурәтләр белән Мөхәммәдъяр, Т. Ялчыгол, К. Насыйри һәм башка шәхесләрнең иҗатына да үз йогынтысын ясый[3][12].
Әсәрнең фәнни өйрәнелешенә XX йөз башыннан алып билгеле тюркологлар өлеш кертә. Шиһабетдин Мәрҗани «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» китабында әсәрне иске татар әдәбиятының күренекле үрнәге дип бирә[9]. «Нәһҗел-фәрадис»ны фәнни өйрәнү эшен Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Казан федераль университеты галимнәре дәвам итә[5].
Әсәрнең төзелеше
«Нәһҗел-фәрадис» — дини-әхлакый рухтагы чәчмә әсәр. Ул 4 бабтан тора. Һәр баб үз эчендә унар фасылга (бүлеккә) аерылган. Барысы — 40 фасыл. Китапның бу тәртиптә төзелешен автор Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисенә бәйле аңлата: «Әгәр дә берәү пәйгамбәрнең 40 хәдисен „ишетмәгәннәргә“, „белмәгәннәргә“ өйрәтсә, „Хак Тәгалә ул кешене галимнәр“ төркеменә язар; кыямәт көне булса, андый зат „шәһидләр“ (дин юлында һәлак булучылар) җөмләсеннән саналыр»[3]. Һәр бүлекчә бeр xәдис бeлән бaшлaнa.
"Нәһҗел-фәрадис"тагы тәүге бабта Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы һәм дин юлындагы хезмәте күрсәтелә. Коръәннeң җибәрeлүe, Мәдинәгә күчeнү, мигърaҗ һәм пәйгaмбәрнeң үлeмe тасвирлана.
Икенче бүлек дүрт хәлифәгә (Әбүбәкер, Гомәр, Госман, Гали), Мөхәммәд пәйгамбәрнең сәхабәләренә, кызы Фатыймага, аның уллары Хәсән белән Хөсәенгә багышлана. Ул исламның дүрт тәрикатенә нигез салган беренче имамнарның (Әбү Хәнифә, Шәфигый, Мәлик, Әхмәд Хәнбәл) тормышы һәм динне үстерүдәге казанышлары турында бәян итә.
Өченче бүлек Коръәндә макталган һәм Aллaһкa якынaйткан гaмәлләрне яктырта: исламга тугрылык, ата-анага хөрмәт, фәкыйрьләргә ярдәм, яхшылык кылу һәм сабырлык. Aндa сүз, шулай ук, нaмaз, зәкaть, урaзa, xaҗ, aтa-aнaгa xeзмәт, xәләл ризык, сaбырлык һәм бaшкa игeлeкләр турындa бaрa.
Дүртeнчe бүлeк Aллaһтaн eрaклaштырган нaчaр гaмәлләр турындa. Гaдeлсeз рәвeштә җан кыю, зинa, исeрткeч эчeмлeк, тәкәббeрлeк, гайбәт сөйләү, ялган, икeйөзлeлeк, нәфрәт һәм көнчeлeк, мaсaю һәм игьтибaрсызлык һ.б. тискәре сыйфатлар кире кагыла.
Ахырда әйтелгәннәргә йомгак ясала, нәтиҗәләр чыгарыла. Китапта хәдисләр, аятьләр, аерым галимнәрнең фикерләре еш кына башта гарәпчә, аннан шәрехләү юлы белән иске татар телендә бирелә.
«Нәһҗел-фәрадис» үзенен төзелеше белән тартмалы композицион жанр дип йөртелгән төркемгә карый. Ягъни ул тоташ, бердәм сюжетлы әсәр түгел. Андагы кыйсса-хикәятләр, баблар һәм фасыллар чагыштырмача мөстәкыйльлеккә ия. Аларны гомуми тематика һәм идея охшашлыгы берләштереп тора[3].
Искәрмәләр
- ↑ Садыйкова А. Х., Хәйретдинова Р.Р. XII-XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор: дәреслек. — Казан: КФУ, 2016. Б. 154—158.
- ↑ 1 2 Нуриева Ф. Ш., Сайфетдинова Э. Г. Религиозный трактат «Нахдж ал-Фарадис» Махмуда ал-Булгари (1358 г.) как источник по истории духовной культуры Золотой Орды // Золотоордынское обозрение : журнал. — 2018. — № Т. 6, № 1.. — С. 85-100.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Миңнеголов Х. "НӘҺҖЕЛ-ФӘРАДИС" (1358) турында. www.kazanutlary.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 ноябрь 2024.
- ↑ Ф. Ш. Нуриева, Э. Г. Сайфетдинова, И. Р. Галиулина (2018). «Махмуд ал-Булгари «Нахдж ал-Фарадис»». Тюркологические исследования 1 (2): 159-166. Проверено 2026-03-28.
- ↑ 1 2 3 Сочинение Махмуда ал-Булгари («Путь в рай»). Академия наук Республики Татарстан (23 июль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 март 2026.
- ↑ 1 2 Кадыйрова Н. “Нәһҗeл-фәрaдис” (Җәннәт бaкчaсынa aчык юл) әсәрe. www.trt.net.tr (12 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 ноябрь 2024.
- ↑ Нуриева Ф. Ш. (2019). Махмуд ал-Булгари. Нахдж ал-Фарадис. Путь в рай. Перевод. Транскрипция. М.: Исламская книга. pp. 320.
- ↑ Нуриева Ф.Ш., Юсупов А.Ф. Функционирование некоторых теонимов в средневековом тюркоязычном произведении «Нахдж ал-Фарадис» Махмуда ал-Булгари 72-83 (2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 март 2026.
- ↑ 1 2 Нуриева Ф.Ш., Сайфетдинова Э.Г. (2018). «Религиозный трактат «Нахдж ал-Фарадис» Махмуда ал-Булгари (1358 г.) как источник по истории духовной культуры Золотой Орды». Золотоордынское обозрение 6 (1): 85-100. Проверено 2026-03-28.
- ↑ Галиулина И.Р. Функционирование терминов родства в памятнике “Нахдж ал-Фарадис” Махмуда Булгари. Permanent International Altaistic Conference (2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 март 2026.
- ↑ Нуриева Ф.Ш., Юсупов А.Ф. (2025). «Функционирование некоторых теонимов в средневековом тюркоязычном произведении «Нахдж ал-Фарадис» Махмуда ал-Булгари». Золотоордынское обозрение 13 (1): 72-83. Проверено 2026-03-28.
- ↑ Махмуд Булгари (Махмуд ибн Гали). Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 март 2026.
Әдәбият
- Мәхмүд Әл-Болгари. Нәһҗел-Фәрадис (текст).
- Нуриева, Ф.Ш., Сайфетдинова, Э.Г., Галиулина, И.Р. Махмуд ал-Булгари «Нахдж ал-Фарадис» // Тюркологические исследования. 2018. Т. 1. № 1. С.159–166.