Пётр Викман

Пётр (Роберт)[1] Викман (литв. Pēteris Vikmanis, рус. Пётр Михайлович Викман, 13 октябрь 1890(18901013), Рига, Рәсәй империясе10 апрель 1958, Рига, ЛатССР, ССРБ) — Совет фирка һәм дәүләт эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле

1906 елдан алып РСДЭФ әгъзасы. Ватандашлар сугышында катнашкан. 1906 елдан Рига һәм Тверь шәһәрләре заводларында эшли. 1914 тә кулга алына, 2 еллык сөргенгә хөкем ителә. Җәза мөддәтен Псков, Холм, Тверь, Кимры шәһәрләрендә тутыра. 1916-1917 дә Кимры электр ыстансасында электромонтер булып эшли.

Фвераль инкыйлабыннан соң РСДЭ(б)Фның Кимры шәһәр комитеты рәисе. 1918 дән БК(б)Фнең Тверь губерна комитеты, бер үк вакытта 1919 елдан Тверь губерна фәүкыльгадә комиссиясе рәисе. 1920 нең июле - 1921 нең маенда БК(б)Фнең Башкортстан өлкә комитеты сәркатибе, бер үк вакытта 1920 нең июнь-июлендә Башкортстан ХИКы рәисе урынбасары. 1922-24 елларда БК(б)Фнең Смоленск губерна комитеты сәркатибе. 1925 тән ССРБ Эшче-керәстиән инспекция халык кәмисәрияте хезмәткәре, 1927 дән - БК(б)Фнең Үзәк контроль комиссиясе әгъзасы. 1930-35 елларда БҮБКнең җаваплы инструкторы.

1935-1936 да Сталинградта фирка эшендә. 1936-1941 дә, ССРБ урман сәнәгате халык кәмисәрияте хемәткәре, эзләнүчеләр партиясе башлыгы ярдәмчесе, тәҗрибә-күргәзмә паркы директоры (Сочи). 1941 дә Латвия БК(б)Ф ҮК инструкторы. Совет-алман сугышы вакытында Киров Совет һәм фирка төзелеше мәктәбе директоры урынбасары, аннары «Cīņa» (Киров) гәҗите экспедиторы, 1943-44 елларда гаскәрдә.

1944-1946 да Латвия коммунистик фиркасенең Кулдига өяз комитеты сәркатибе. 1946-1958 елларда Ригада мәэмүри-укытутчы вазыйфаларында эшли.

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Тема буенча өстәмә