Радик Бариев (1961)
Бу очучы турында мәкалә, Камал театры артисты турында биредән укыгыз.
Радик Бариев (Радик Әбрар улы Бариев, рус. Радик Абрарович Бариев, 31 июль 1961, Олевск районы[d], Житомир өлкәсе) ― хәрби очучы-сынаучы, РФ Саклану министрлыгының В. П. Чкалов исемендәге дәүләт очу-сынау үзәге директоры (рус. ГЛИЦ имени В. П. Чкалова, 2009 елдан), хәрби фәннәр кандидаты (2004), хәрби фәннәр академиясе профессоры, генерал-майор (2012), Россия Федерациясе Герое (2006), Россия Федерациясенең атказанган очучы-сынаучысы.
Тормыш юлы
1961 елның 31 июлендә Житомир өлкәсе Олевск районы Белокоровичи авылында хәрби хезмәткәр (Совет Армиясе офицеры) гаиләсендә туган. Әтисе Әбрар Бариев һәм әнисе Нурания Мусина Мари АССР Бәрәңге районы Яңавыл авылында туып-үскән. Әтисе ягыннан бабасы Бөек Ватан сугышында яраланып, 1943 елдан Яңавыл авылы колхозында рәис урынбасары булып эшләгән. Әнисе ягыннан бабасы 1942 елда Сталинград өчен сугышларда хәбәрсез югалган. Радик Әбрар улы Яңавыл авылын үзенең кече ватаны дип саный (бер елга якын мондагы башлангыч мәктәптә укыган).[1]. Офицер гаиләсенең тормышы гарнизоннан гарнизонга еш күченеп йөрүләрдә уза.[1]
Урта мәктәпне тәмамлагач, 1978 елдан Хәрби-һава көчләрендә хезмәт итә башлый. Иң беренче очышны 19 яшендә Л-29 самолетында башкарган. 1981 елда беренче булып МиГ-21дә очыш ясый.[1]
1982 елда Волгоградта Кача югары хәрби авиация училищесын тәмамлый, шуннан соң Карпат буе хәрби округында (Ивано-Франковск шәһәре) 145нче истребитель авиация полкында очучы, өлкән очучы һәм авиазвено командиры булып хезмәт итә. Аның белән бергә укыган иптәшләре Володя Логиновский ― Россия Федерациясе Герое һәм Таһир Сәләхетдинов (1960 елгы) ― Россия Федерациясенең атказанган сынаучы-очучысы.[1]
1988 елда, катапульта ясау турында боерык булуга карамастан, хәрби техниканы харап итмичә, төзек булмаган самолетны җиргә төшереп утырта алганы өчен, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.[1]
1988-1991 елларда Ю.А. Гагарин исемендәге Хәрби-һава академиясендә укый. Шушы елларда (ил җитәкчелеге «Буран» корабын экипаж белән бергә галәмгә очыруны максат иткән вакытта) Космонавтлар отрядына алына.[1]
Академияне тәмамлагач, В.П. Чкалов исемендәге дәүләт очу-сынау үзәгенең (Актүбә шәһәрендә урнашкан) очучы-сынаучылар әзерләү үзәгенә җибәрелә.
Үзәкне тәмамлаганнан соң, 1993 елдан — 267нче очу-сынау үзәгенең очучы-сынаучысы. 2003 елның гыйнварыннан – 267нче очу-сынау үзәге башлыгы – В.П. Чкалов исемендәге дәүләт очу-сынау үзәгенең өлкән очучы-сынаучысы, эскадрилья командиры урынбасары.
Сынау-очу хезмәте чорында самолетларның 52 тибын үзләштерә һәм сынап карый: СУ-17, СУ-25, МИГ-21, МИГ-23, МИГ-25, МИГ-29, СУ-27, СУ-33, ТУ-134, ЯК-40, АН-26, СУ-29КС, СУ-34, СУ-35 һәм башкалар. Әйдәп баручы очучы буларак – ЯК-130, СУ-30 МКИ, СУ-30 МКК, СУ-30 МКК, СУ-34, МИГ-АТ, ТУ-160 очкычларын сынауларда катнаша. Яңа техниканы дәүләт сынауларын 13 тапкыр уздыра. Гомуми очыш вакыты 3000 сәгатьтән артык тәшкил итә, шул исәптән сынау очышлары - 2000 сәгатьтән артык.[1]
2006 елның 4 февралендә Россия Федерациясе Президентының 636нчы санлы Указы белән «яңа авиация техникасын сынаганда күрсәтелгән каһарманлык һәм батырлык өчен» полковник Радик Әбрар улы Бариевка Россия Федерациясе Герое исеме бирелә.[2]
2009 елның 17 июленнән Россия Оборона министрлыгының В. П. Чкалов исемендәге 929нчы дәүләт очу-сынау үзәген җитәкли.[3]
2012 елның 13 декабрендә Россия Президенты Указы белән Радик Бариевка генерал-майор хәрби исеме бирелә.[4]
Әстерхан өлкәсенең Актүбә шәһәрендә яши, Хәрби-Һава көчләренең 929нчы дәүләт очу-сынау үзәгендә очу-сынау эшен дәвам итә. 1нче класслы очучы-сынаучы квалификациясенә ия, гыйльми дәрәҗәсе ― хәрби фәннәр кандидаты, гыйльми исеме ― хәрби фәннәр академиясе профессоры.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Россия Федерациясе Герое (2006 елның 4 феврале) [5];
- «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены, IV дәрәҗә, кылычлар белән;
- Батырлык ордены;
- Кызыл Йолдыз ордены;
- «СССР Кораллы Көчләренә 70 ел» медале;
- «Хәрби хезмәттә аерылып торганы өчен» медале (Россия Оборона министрлыгы) — I һәм II дәрәҗә;
- «Үрнәксез хезмәте өчен» медале, III дәрәҗә;
- «Кырымның кире кайтуы өчен» медале;
- «Сүриядәге хәрби операциядә катнашучыга» медале;
- «Хәрби-һава көчләрендә хезмәте өчен» медале;
- «Космик эшчәнлеккә ярдәме өчен» билгесе (өч тапкыр бүләкләнгән);
- «Хәрби батырлык өчен» медале;
- «Әстерхан өлкәсе алдындагы казанышлар өчен» ордены медале;
- Мактаулы исем «Россия Федерациясенең атказанган сынаучы-очучысы» [6];
- Квалификация дәрәҗәсе — «Хәрби очучының класслы квалификациясе: I класслы сынаучы-очучы».
Гаиләсе
Хатыны Наталья Яковлевна белгечлеге буенча медик, 1980 елда, Р. Бариев Волгоградта Кача югары хәрби авиация училищесының икенче курсында укыганда, өйләнешкәннәр. Кызлары ― дизайнер Светлана һәм психолог Лилия ― Мәскәүдә яши. Оныклары: Денис ― офицер, Анна ― мәктәп укучысы, Артем ― Тверь суворов училищесы курсанты.[1]
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 Фәнил Мусин. Зур дәрәҗәгә лаек. «Якташлар», 2021 ел, декабрь саны (№ 3), 1, 7-8нче бит
- ↑ Полковнику Р. А. Бариеву указом президента России присвоено звание Героя России // Русская народная линия
- ↑ В ГЛИЦ имени В.П. Чкалова новый генерал // Ахтубинский пилот. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 апрель 2020. Архивировано 3 август 2020 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации № 1641 от 13 декабря 2012 года «О присвоении воинских званий высших офицеров военнослужащим Вооружённых Сил Российской Федерации» 2015 елның 27 апрель көнендә архивланган.
- ↑ Звезда из первых рук — Летчик-испытатель Радик Бариев стал Героем России // Российская газета. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 гыйнвар 2026. Архивировано 10 декабрь 2012 года.
- ↑ Депутаты шестого созыва. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 сентябрь 2025.
Сылтамалар
- Герой Российской Федерации Бариев Радик Абрарович. Герои страны [рус.]
- Бариев Радик Абрарович. Испытатели [рус.]
- Фәнил Мусин. Зур дәрәҗәгә лаек. «Якташлар», 2021 ел, декабрь, № 3, 1, 7-8нче бит.