Нигъмәтуллин Руслан Кәрим улы

Руслан Кәрим улы Нигъмәтуллин (рус. Нигмату́ллин, Русла́н Кари́мович; 7 октябрь 1974, Казан) — Россия футболчысы, капкачы. Россия милли футбол җыелмасы составында 2002 елда дөнья чемпионатында катнаша. Россиянең иң яхшы футболчысы һәм спортчысы (2001), Лев Яшин исемендәге «Ел капкачысы» бүләге иясе (2000, 2001). Хәзерге вакытта телетапшырулар алып баручысы, DJ, чаралар алып баручы, футбол буенча тренер һәм эшмәкәр.

undefined

Тәрҗемәи хәле

Руслан Нигъмәтуллин 1974 елның 7 октябрендә Казанда туа. Казанның «Ракета» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнә («Электрон» командасы). Беренче тренеры — Илдар Ярулла улы Гыйбадуллин.

Яр Чаллының «КАМАЗ» командасы өчен чыгыш ясый (1992—1994). 1993 елның июлендә Баффалода Җәйге Универсиадада Россия студентлар җыелма командасы составында катнаша (2 матч, 1 се — кырда)[2]. 1995 елда "КАМАЗ"дан, 2000 елга кадәр контракт төзеп, Мәскәү «Спартагы»на күчә, әмма төп составта тиз генә урын ала алмый, моны психологик проблемалар белән аңлата[3].

Төп капкачы булмаганга, 1997 елгы сезон тәмамлангач, «Локомотив»ка (Мәскәү) күчә, монда 1998—2001, 2003—2004 елларда уйный. 1999—2000 елларда чемпионата 939 минут дәвамында туп керттерми, шул рәвешле яңа рекорд куя, рекордлы «коры» серия 17 ел саклана[4].

2002 ел башында җәнҗал белән Италиянең «Верона» клубына күчә — клублар күчү компенсациясе турында килешә алмыйлар[5]. Ләкин күчкәннән соң, капкачы клуб өчен уйнамый[6]:

« Хәтерлим, мәҗбүри рәвештә 70 минутка капкага бастым, үземне күрсәттем – һәм яңадан запаска эләктем. «Верона»да уздырган ел минем өчен шәхси фаҗига булды. »

Кире Россиягә кайта, 2002 елның сезон ахырына кадәр «ЦСКА»да төп капкачы була.

2003 ел башында Италиягә «Салернитана» клубына кайта, ләкин ярты елдан соң яңадан Россиядә — «Локомотив»та (Мәскәү) уйный, Анда Сергей Овчинниковта запас капкачы була. 2005 елда «Терек»ка күчә, биредә уенчы карьерасын тәмамлый.

2,5 ел дәвамында бизнес һәм спорт журналистикасы белән шөгыльләнә. 2008 елның 27 маенда кире футболга әйләнеп кайту турында игълан итә. Берничә клубта карау узганнан соң Беренче дивизионда уйнаган Ростовның «СКА» командасы белән контракт төзи[7].

2008 ел сезоны тәмамлангач, «Анжи» белән контрактка кул куя[8], тик Дагыстан өчен бер матч та уйнамыйча, 2009 елның 20 мартында «Локомотив» ФК фарм-клубы булган һәм Икенче дивизионда чыгыш ясаучы «Локомотив-2» командасы белән контракт төзи[9]. «Локомотив-2»дә Нигъмәтуллин Александр Криворучко белән чиратлашып уйныйлар, төп командага кайтырга өметләнүен белдерә[10].

2009 елның 9 июлендә «Локомотив-2» һәм Нигъмәтуллин ике яклы килешү буенча контрактны өзәләр[11]. Соңрак, бер елга контракт төзеп, Израилнең «Маккаби Ахи» клубы  [рус.] өчен уйный[12]. 2009 елның 11 ноябрендә Руслан Нигъмәтуллин карьерасын тәмамлау турында карар кабул итә.

Музыкаль карьерасы

Балачагында футболдан тыш музыка белән мавыга, музыка мәктәбендә классик гитара классында укый. Футбол карьерасы тәмамлангач, үзе турында музыкант һәм диджей буларак белдерә, «Symphony» дебют бию синглы белән чыгыш ясый[13]. Композиция бик тиз радио-чартларда югары позицияләр яулый, ә Русланны актив рәвештә гастрольләргә чакыра башлыйлар. 8 ел эчендә ул Россия һәм дөнья шәһәрләрендә 400 дән артык чыгыш ясый[14]. Чыгышлары АКШ, Аурупа, Израил, Төркиядә уза. Төрле форматтагы һәм масштабтагы чараларда диджей булып эшли, шул исәптән 2014 елда «Открытие Арена» стадионы ачылышында чыгыш ясый[15].

Club House, Deep House, Disco House, Dutch House, Electro House, Electro Progressive, Progressive House, Vocal House стильләрендә иҗат итә.

Телевизион карьерасы

2016 елның гыйнварыннан «Звезда» телеканалында «Спорт легендалары» программасын алып бара[16][17]. 2016 елда «Матч ТВ» телеканалында комментатор була[18]. 2019 елдан каналның алып баручысы булып тора.

2022 елның февралендә «ТНТ» телеканалы оештырган «Звёзды в Африке» тамашасының  [рус.] икенче сезонында катнаша[19].

Спорт проектлары

2013 елда Нигъмәтуллин Мәскәүдә капкачылар мәктәбен ача[20]. 2020 елның июнендә Липецк шәһәренең «Металлург» футбол клубының спорт директоры итеп билгеләнә[21].

Тагын бер спорт проекты — күчмә футбол академиясе, ул ел саен май бәйрәмнәре һәм җәйге каникуллар чорында Төркиядә уза[22].

Бизнес

Руслан Нигъмәтуллинның күчемсез милек өлкәсендә бизнесы бар. 2024 елдан NIGMA капкачы перчаткаларының үз спорт бренды өстендә эшли[23].

Шәхси тормыш

2023 елның декабрь аенда Руслан Нигматуллин белән хатыны Елена 1998 елда корган гаиләләренең таркалуы турында игүлан итәләр[24][25][26]. Әлеге никахтан аларның ике уллары бар: Руслан һәм Марсель[27].

2025 елның 3 мартында Руслан Нигъмәтуллин үзенең кабаттан өйләнүе турында игълан итә, яңа тормыш иптәше — модель һәм алып баручы Эвелина Сынча, ул Русланнан 30 елга яшьрәк[28].

Казанышлары

Россия байрагы «Спартак» (Мәскәү)

  • Россия чемпионы (1996, 1997);
  • Россия чемпионатының бакыр призеры (1995).

Россия байрагы «Локомотив» (Мәскәү)

  • Россия чемпионы (2004);
  • Россия Кубогы Иясе (1999/00, 2000/01);
  • Россия чемпионатының көмеш призеры (1999, 2000, 2001);
  • Россия чемпионатының бакыр призеры (1998).

Россия байрагы ЦСКА (Мәскәү)

  • Россия чемпионатының көмеш призеры (2002).

Шәхси

  • Россия чемпионатының иң яхшы 33 футболчысы исемлегендә (5): № 1 — 2000, 2001; № 2 — 1998, 1999, 2002;
  • «Спорт-Экспресс» бәяләүләре буенча Россия чемпионатының иң яхшы капкачысы (2): 1999 (уртача балл — 5,99), 2001(уртача балл — 6,17);
  • Россиянең иң яхшы спортчысы («Спорт-Экспресс» газетасы уздырган сораштыру нәтиҗәсендә; 2001);
  • Россиянең иң яхшы спортчысы («Футбол» газетасы уздырган сораштыру нәтиҗәсендә; 2001);
  • «Ел капкачысы» (2000, 2001).
  • Россия җыелма командасы өчен 24 матч уйный. Россия олимпиа җыелмасы өчен 5 матч уйный.

Искәрмәләр

  1. «КАМАЗ» на стадионах Америки: Газета «Эхо трибун» (Наб. Челны), № 6, сентябрь 1993
  2. «КАМАЗ» на стадионах Америки // Эхо трибун (Наб. Челны) : газета. — 1993. — Сентябрь (№ 6).
  3. Пахомов Станислав. Руслан Нигматуллин: Я в долгу перед «Спартаком» // Футбол от «СЭ» : журнал. — 1996. — № 29. — С. 2.
  4. Михаил Гончаров. «Супруга на матче со «Спартаком» чуть не родила». 20 лет легендарной серии Нигматуллина (рус.). www.championat.com (24 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  5. Нигматуллин возвращается в Италию (рус.). www.kommersant.ru (17 гыйнвар 2002). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  6. Руслан Нигматуллин: «У меня аллергия на Италию. Я оказался на дне, просыпался в ужасном настроении» (рус.). www.sports.ru (19 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  7. Нигматуллин возвращается в ворота (рус.). www.sportsdaily.ru (29 май 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  8. Футбол: Нигматуллин переходит в "Анжи" (рус.). news.sportbox.ru (22 ноябрь 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  9. Руслан Нигматуллин в "Локо-2". "Локомотив Инфо" (20 март 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  10. Юрий Голышак, Александр Кружков. Руслан Нигматуллин: «И тогда мне позвонил Интерпол» (рус.) (5 июнь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  11. Нигматуллин и Вавилченков отзаявлены (9 июль 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  12. Эли Швидлер. Руслан Нигматуллин "На пенсию не собираюсь" (рус.). www.sport-express.ru (15 июль 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  13. Олег Лысенко. Нигматуллин: молодежь знает меня как музыканта [недоступная ссылка — история] (23 декабрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  14. Юрий Голышак. Руслан Нигматуллин. Путь диджея. Спорт-Экспресс (8 июнь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  15. Диджеем на открытии стадиона «Спартака» будет бывший вратарь. Lenta.ru (9 май 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  16. Бывший вратарь сборной России по футболу Руслан Нигматуллин: «Организм нужно всегда прокачивать» (12 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  17. «Легенды спорта» на телеканале «Звезда». Телеканал «Звезда». Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  18. Руслан Нигматуллин стал комментатором «Матч ТВ» (24 гыйнвар 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  19. Екатерина Короткова. Стали известны имена всех участников 2-го сезона шоу «Звёзды в Африке» (рус.). www.vokrug.tv (20 февраль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  20. Личный тренер. Как готовят вратарей Руслан Нигматуллин и другие частные школы. Sports.ru (22 март 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  21. Андрей Панков. Руслан Нигматуллин станет спортивным директором липецкого «Металлурга» (рус.). www.championat.com (4 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  22. Никита Кузин. Нигматуллин представил летнюю футбольную школу в Турции. championat.com (15 март 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  23. Руслан Нигматуллин (рус.). ВКонтакте. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  24. Вадим Балканов. Вратарь Нигматуллин объяснил, почему развелся с женой. Газета.Ru (20 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  25. =Сергей Смышляев. Бывшая жена отобрала все: Нигматуллин стал бездомным после развода. РИА Новости Спорт (20 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  26. Скрижалина, Екатерина Нужно всё! Как экс-вратарь Нигматуллин сражается в суде с бывшей женой. AiF (2 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  27. Альбина Муллагулова. «Со своим сыном точно буду работать» (рус.). www.gazeta.ru (29 декабрь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  28. Егор Сергеев. Нигматуллин женится во второй раз! Он сделал предложение девушке, которая младше его на 28 лет. sport-express.ru (4 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.

Тема буенча өстәмә