Салават Хәмидуллин

Салават Хәмидуллин (1 июнь 1968 ел) — тарихчы-журналист, телепроектлар авторы, Башкортстанның һәм Русиянең Журналислар берлеге әгъзасы (2000), тарих фәннәре кандидаты. Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт (2012) һәм журналистика өлкәсендәге Шәһит Ходайбирдин исемендәге (2000) премияләр лауреаты, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2009)

Тәрҗемәи хәле

Салават Ишмөхәммәт улы Хәмидуллин 1968 елның 1 июнендә Башкорт АССР-ның (хәзер Башкортстан) Стәрлетамак шәһәрендә туган. Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган. 1991-92 елларда «Истоки» газетасы хәбәрчесе. 1991 елдан Башкортстан дәүләт радио-телекомпаниясендә: телевидениенең яшьләр редакциясе мөхәррире, «Яшьлек» ИБ җитәкчесе, «Яңалыклар» редакциясе хәбәрчесе, «Гыйлем» ИБ мөхәррире, иҗтимагый-сәяси тапшырулар ИБ мөхәррире, танып-белү һәм тарихи тапшырулар бүлеге җитәкчесе, ТВ студиясенең танып -белү тапшырулары редакциясе җитәкчесе.

«Историческая среда» һәм «КЛИО» телепроектлары авторы һәм җитәкчесе[1].

Өйләнгән, улы бар.

Хезмәтләре

  • Образование «Большой Башкирии». Как это было… — Уфа, 2008. (автордаш)
    • Бурджаны в истории Евразии. — Уфа: Гилем, 2013[2]
    • История башкирских родов. Многотомник. (Составитель и редактор). — Уфа, 2014—2019. (автордаш)

Фильмография

  • «Из глубины веков»;
  • «На стыке времени»;
  • «Богоспасаемый град Уфа»;
  • «Собрание историй о стране аль-Башкурт»;
  • «О чем молчат степные курганы» — Сармат мәдәнияте турында;
  • «У слияние трех рек» — документаль фильмы Уфа һәм Уфа II калачыгы турында;
  • «Музы Клио глас суровый»;
  • «Мятеж» — документаль фильм Борай ихтилалы турында;
  • Трилогия «Рожденные для славы» (Таһир Кусимов һәм Миңлегали Шайморатов генераллар, Муса Мортазин комбриг турында);
  • «Они верил в победу» (Бөек Ватан сугышы турында);
  • «Равнина надежд» (Батырша) һ. б.

Вакытлы матбугаттагы мәкаләләре, аның белән әңгәмәләр

Матбугат аның турында

  • Нуретдинов А. Тамырларын барлый ураннар. , 2015, 27 июль.
  • Нафикова А. ТЕЛЕВИДЕНИЕ В ЛИЦАХ. Салават Хамидуллин: Я занимаюсь тем, что мне интересно. Просветительские программы востребованы всегда. «Республика Башкортстан» гәзите, 2009, 19 март[5].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

Документаль фильмнар өчен

  • II халыкара «Мәңгелек ут» фестивале (Волгоград, 2000): «Генерал Шаймуратов» фильмы — I урын;
  • «Җир һәм кешеләр» республика телефестивале (Уфа, 2002): «У слияние трех рек» фильмы — I урын;
  • Республика киң мәгълүмат хезмәткәре чараларының «башкалага — 430» конкурсы (Уфа, 2004): «Богоспасаемый град Уфа» фильмы — IIпремия.
  • «Тэфи-регион-2007» Бөтенрусия телевизион конкурсы: «Под знаком Сатурна» фильмы.

Сылтамалар