Семён Ислюков
Семён Ислюков (7 февраль 1915, Чауш Тайбасы, Тәтеш өязе, Казан губернасы, Россия империясе[1]—7 октябрь 1998, Чабаксар, Чуашстан, Россия) — чуаш совет дәүләт эшлеклесе.
Казан юридик институтында (1934-1939), БК(б)Ф ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбендә (1939-1941), БК(б)Ф ҮК каршындагы җәмгыять фәннәре академиясендә (1948-1950) укыган. БК(б)Ф Чуаш өлкә комитеты өченче сәркатибе (1947-1948), ЧАССР Югары шурасы рәисе (1947-1955), Чуаш АССР министрлар шурасы рәисе (1955), СБКФ Чуаш өлкә комитеты беренче сәркатибе (1955-1968), ЧАССР Югары шурасы президиумы рәисе (1968-1985). СБКФ ҮК әгъзалыгына нәмзәт (1956-1971), ССРБ Югары шурасының 5-7 чакырылышлары депутаты.
Искәрмәләр
- ↑ (Тәтеш районы, Татарстан, Россия)