Төньяк фронт (Бөек Ватан сугышы)
Төньяк фронт – Бөек Ватан сугышы вакытында ССРБ Кораллы көчләре эчендәге оператив стратегик хәрби берләшмә.
География
Төньяк фронт ССРБның Кольск ярымутравынд һәм Фин култыкның төньяк яр буен саклаун алып барды.
Тарих
1941 елның 22 июненә хәл
Алмания
1941 елның 22 июньдә ССРБ чикләре буенда өч армия төркеме (181 дивизия, шул исәптән 19 танк төмәне, 14 моторлаштырылган төмән һәм 18 бригада), өч һава флоты тупланган.
Бу көчләрдән башка, буйсындырылган Норвегиядә һәм Төньяк Финляндиядә Николаус фон Фалькенхорст җитәкчелеге астында вермахтның «Норвегия» армиясе урнашкан; аның бурычы — Мурманскны басып алырга, Полярный шәһәрендәге Төньяк флотының базаны, Киров тимер юлны басып алырга. Вермахтның югары сәргаскарлегенең резервында 24 дивизия кала. ССРБга һөҗүм итү өчен 5,5 млн кеше, 3 712 танк, 47 260 кыр орудиесы һәм миномётлар һәм 4 950 сугыш самолёты тупланган[1].
ССРБ
1941 елның 22 июньгә чик буендагы хәрби округларда һәм флотларда 3 289 250 содат һәм офицерлар, 59 787 орудие һәм миномёт, 12 782 танк (шул исәптән 1475 Т-34 һәм КВ танкы), 10 743 очкыч булган. Өч флотта якынча 220 000 кеше, 182 төп класслы кораб (3 линкор, 7 крейсер, 45 лидер һәм эсминец, 127 су асты көймәсе) тупланган. Дәүләт чиген саклауны чик буе гаскәрләре үтәгәннәр. Көнбатыштан һөҗүмне кире кайтару Ленинград, Балтыйк буе аерым, Көнбатыш аерым, Киев аерым һәм Одесса хәрби округларына тапшырылган. Диңгездән аларга Төньяк, Балтыйк һәм Кара диңгез флоты ярдәм итәргә тиеш булган.
Ленинград хәрби округының (ком. Маркиан Попов) гаскәрләре илнең төньяк-көнбатыш чикләрне (Мурманск өлкәсе, Карел-Фин ССР, Карел муентыгы, Эстон ССР һәм Ханко ярымутравы) сакларга тиеш булган. Бу чик өлешендә 1 300 километрлы коры җир чиге һәм 380 километрлы диңгез буе булган. Монда 7нче (ком. Филипп Горленко), 14нче (ком. Валериан Фролов), 23нче (ком. Пшенников Пётр) армияләре һәм Төньяк флоты урнашкан.
24 июньдә Югары СИ Ленинград ХО Төньяк фронтка әйләндерде.
Поляр аръякларын саклау
29 июньдә 1941 елның 29 июненнән 10 октябренә хәтле дәвам итүче Поляр аръякларны һәм Карелияне стратегик саклану операциясе башланды.
1 июльне Мурманск юнәлешендә дошман Көнбатыш Лицагы һәм Кутоваягы һөжүмне дәвам итте.
7 июльне Төньяк фронтының 14-нче армиясе дошманның мурманск юнәлешенә алга баруын туктатты