Удмуртиянең дәүләт рус драма театры
Удмуртиянең дәүләт рус драма театры (удм. Удмуртиысь ӟуч драмая кун театр; рус. Государственный русский драматический театр Удмуртии) ― Удмурт Республикасы башкаласы Ижау шәһәре, Октябрь районы, Максим Горький урамында урнашкан мәдәният учреждениесе.
Тарих
1935 елның 11 июнендә Удмурт АССР Халык Комиссарлары Советының шул ук елның 1 сентябреннән даими эшләүче Дәүләт рус драма театры булдыру турында карары чыга. Театрның беренче коллективы Мәскәүнең сәнгать театры, провинциаль театрлар, шулай ук театр училищеларын тәмамлаучылардан төзелә. 1935 елның 18 октябрендә беренче «Аристократлар» спектакле куела. Беренче елларда театр репертуарына түбәндәге әсәрләр керә: «Маскарад», «Три сестры», «Үле җаннар», «Иркутск тарихы».
1941 елның маенда берләшкән рус һәм удмурт драма театрының бинасы янгын вакытында янып бетә. Коллективның бер өлеше Сарапулга күченә, тиздән сугыш башлана. Бөтен реквизитларын диярлек югалткан театр труппасы госпитальләрдә, колхозларда, фабрикаларда һәм заводларда концертлар белән чыгыш ясый, шулай ук яңа спектакльләр өйрәнә: «Русские люди», «Двенадцатая ночь», «Батальон идет на Запад», «Дама-невидимка», «Нашествие» һәм «Сирано де Бержерак».
Сугыштан соң, 1946 елда, театр Ижауда яңа бина ала, труппа шунда җыела. Шәһәр үзәгеннән ерак түгел урнашкан театр бинасы архитектор В. Тишин проекты буенча төзелә һәм 760 тамашачыны сыйдыра. Яңа бинада беренче спектакль удмурт драматургы И. Г. Гаврилов әсәре буенча куелган «Азин» спектакле була.
1961 елда театр В. Г. Короленко хөрмәтенә атала башлый. 1970―1980 елларда театр сәхнәсендә «Мария Стюарт», «Старомодная комедия», «Вечно живые», «Святая святых» һ. б. спектакльләр куела. 1980―1990 елларда М. Шатровның «Диктатура совести», «Самоубийца», «Звёзды на утреннем небе», «Черный человек, или Я бедный Сосо Джугашвили» спектакльләре күрсәтелә. 2000-елларда «Гений и беспутство», «Театр», «Волки и овцы», «Медовый месяц длиною в жизнь», «Пока она умирала» һәм «Плачу вперед» спектакльләре куела.
2011 елда театрга Горький урамындагы элек «Ижмаш» мәдәният сарае урнаша, сугыш елларында атыш коралы ясау цехлары урнашкан бина (архитектор В. П. Орлов) бирелә. 2010 елга кадәр бинаны эшче һәм солдат скульптуралары белән «Җиңү триумфы» композициясе бизи, ул 1948 елда аның түбәсендә урнаштырыла һәм мәдәният йорты реконструкцияләнгәннән соң югала. Бинаның тарихи архитектурасын торгызу өчен Ижевск скульпторлары иске фоторәсемнәр һәм архив материаллары буенча скульптура композициясенең күчермәсен ясыйлар[1].
Театр бүген
Театрның хәзерге репертуары «Мария Стюарт», «Тёмные аллеи», «Игроки», «Барин, Полина и петух», «Дама с камелиями» кебек әсәрләрдән тора. Соңгы 10 елда театр җитәкчесе Россиянең Атказанган артисты, Удмуртиянең Атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Сафонов була. 2010 елның көзеннән театрның баш режиссеры — Виктор Прокопов[2]. 2002 елдан театр директоры ― Стелла Александр кызыКудрявцева, Россиянең Атказанган мәдәният хезмәткәре[3]. 2017 елдан театрның баш режиссеры — Яков Ломкин[4].
Театр Россиянең башка шәһәрләрендәге артистлар белән хезмәттәшлек итә. 2012 елда театрда «Яшь режиссерларның иҗади лабораториясе» (рус. Творческая лаборатория молодых режиссёров) уздырыла[5]. Театр гастрольләргә еш чыга, Пермь, Уфа, Казан, Түбән Новгород, Төмән, Чиләбе һәм башка шәһәрләрдә чыгыш ясый[6].
Искәрмәләр
- ↑ Скульптурная композиция «Триумф Победы» в Ижевске вернется на историческое место. «Новости культуры» (18 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2021.
- ↑ Прокопов Виктор Леонидович, главный режиссёр. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 октябрь 2013. Архивировано из оригинала 26 февраль 2014 года.
- ↑ Стелла Кудрявцева
- ↑ Яков Ломкин
- ↑ «Творческая лаборатория молодых режиссёров»(үле сылтама)
- ↑ О театре
Сылтамалар
- История (рус.). Государственный русский драматический театр Удмуртии. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 май 2013. Архивировано из оригинала 2 март 2014 года.
- Государственный Русский Драматический театр Удмуртии (рус.). izhevskinfo.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 май 2013.
Бу мәкаләгә РУВИКИның башка мәкаләләре сылтамый. |