Фаина Раневская
Фаина Раневская, Фаина Георгий кызы Раневская, Фаина Гирш кызы Фельдман (рус. Фаина Георгиевна Раневская, Фаина Гиршевна Фельдман, 1896 елның 15 (27) августы, РИ, Дон гаскәре өлкәсе, Таганрог — 1984 елның 19 июле, ССРБ, РСФСР, Мәскәү) — совет кино һәм театр актрисасы. ССРБ халык артисты (1961). Сталин премияләре лауреаты (1949, 1951, 1951). Чирек гасырга якын Мәскәүнең «Моссовет исемедәге театр»ында хезмәт итә. Псевдоним итеп А. П. Чеховның «Чия бакчасы» комедиясенең (1903) төп каһарманы булган алпавыт хатын Любовь Андрей кызы Раневская фамилиясен алган.
Матбугатта «XX гасырдагы бөек рус артистларының берсе», «Икенче план патшабикәсе» исемнәре белән телгә алына.
Тәрҗемәи хәле
1896 елның 15 (27) августында РИ Дон гаскәре өлкәсенең Таганрог округы үзәге Таганрог шәһәрендә бай сәнагәтькәр, коммерсант, 1нче гилдия сәүдәгәре Гирш Хаим улы Фельдман (1863, Минск губернасы, Смиловичи — 1938 (?), Прага) һәм мещанка Милка Рафаил кызы Заговайлова (1872, Витебск губернасы, Лепель - 1945) гаиләсендә туган. Бертуганнары: Лазарь (1897—1900), Яков, Рудольф (ак офицер, Ватандашлар сугышында һәлак булган), Бейла (Изабелла) (1892—1964). Таганрогта гаиләсе белән ике катлы үз йортларында яши. Фаина өй шартларында музыка, бию, чит телләр өйрәнә. Мария хатын-кызлар гимназиясендә укый. А. Ягеллоның (А. Н. Говберг) шәхси театр студиясендә шөгыльләнә.
1915 елда Мәскәүгә күчеп китә. Биредә Марина Цветаева, Осип Мандельштам, Владимир Маяковский, Василий Качалов белән аралаша. Театр студиясен төгәлләмәсә дә, күп театрларда хезмәт итә: (Мәскәү өлкәсе Малаховка дача театры (1915)), Киреч, Феодосия (1915 — 1916), Ростов-на-Дону (1916 — 1917), Акмәсҗит драма театры (1918 — 1924), Бакы эшче театры (1925 — 1927 һәм 1929 — 1931), Архангельск драма театры (1927), Смоленск драма театры (1927 — 1928), Сталинград драма театры (1928 — 1929), Мәскәү халык мәгарифе бүлеге театры (1924), Мәскәү камера театры (1931 — 1935), Кызыл Армия Үзәк театры (1935 — 1939), Драма театры (хәзерге Маяковский исемендәге театр) (1943 — 1949), А. С. Пушкин исемендәге театр (1955 — 1963), Моссовет исемендәге театр (1949—1955 һәм 1963 — 1984).
1939 — 1941 елларда — «Мосфильм» киностудиясенең, 1941 — 1943 елларда — Ташкент киностудиясенең актрисасы.
Фильмография
Кинодагы дебюты — 1934 елда Михаил Роммның Ги де Мопассан «Boule de suif» (тат. Кабартма) әсәре буенча куйган «Пышка» фильмында уйнаган Луазо ханым роле.
|
|
Кызыклы факт
Әдәбият
- Августта кабынган йолдызлар. Фаина Раневская. «Сөембикә», 2016 ел, август, 63нче бит.
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Bibliothèque nationale de France Faina Grigorʹevna Ranevskaâ // Autorités BnF (фр.): اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.