Хан-Җәмигъ мәчете
Хан-Җәмигъ мәчете (кырымтат. Han Cami), Җомга-Җәмигъ мәчете (кырымтат. Cuma Cami), шулай ук Татар ханының мәчете[1] (кырымтат. Tatar hanınıñ Camisi) — Кырымның Кизләү шәһәрендә урнашкан тарихи җәмигъ мәчете, шәһәрнең үзәк мәчете. Мәчет Караев паркында калкулыкта урнашканга күрә, диңгез ягыннан да, яр буеннан да аермачык күренә. Ярымутрауга контрольлек итүче Россия Федерациясендә — «федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты».
Тарих
Кизләүдә Сөләйман I Кануниның баш архитекторы Мимар Синан проекты буенча төзелүче Җомга-Җәмигъ мәчетенә 1552 елда Дәүләт I Гәрәй вакытында нигез салына һәм 1564 елда аның дәвамчысы Мәхмәд II Гәрәй тарафыннан төзеп бетерелә[2][3][4].
Кизләүнең Җомга-Җәмигъ мәчетендә мәчетнең үзеннән дә кыйммәтрәк саналучы XIV [4] һәм XV [2] гасырлар Коръәннәре, шулай ук Кырым ярымутравы Россия империясе тарафыннан яулап алынганчы анда идарә иткән 18 ханның култамгалары салынган документ сакланган[2][4]. Кырым ханнары Истанбулда ханлыкка указ алганнан соң, Бакчасарайга үтеп барышлый, корабтан Кизләүдә төшеп кала торган булганнар. Биредәге Җомга-Җәмигъ мәчетендә хан үзенең подданныйларына тиешле указны күрсәткән һәм мәчеттәге документка кул куйган[2][4]. Кайбер мәгълүматлар буенча, әлеге реликвияләр мәчеттә 1927 елга хәтле сакланган, аннары Ленинград (хәзерге Санкт-Петербург) музейларының берсенә алып китеп, хәзер шунда саклана[2], икенче мәгълүмат буенча, реликвияләр Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында югалган[4].
1564 елда төзелеш эшләре тәмамланганнан соң, мәчет күпсанлы үзгәртеп коруларга һәм реставрацияләргә дучар була. Берничә ел элек мәчет фәннең барлык кагыйдәләре буенча тулысынча реставрацияләнгән, югалган детальләр торгызылган һәм бина өсте-өсте өелгән архитектура катламнарыннан азат ителгән. 1985 елда ике манарасы да тулысынча торгызылган: аларның берсе 1665 елга кадәр, икенчесе 1836 елда җимерелгән булган[2].
Совет власте елларында мәчет дини учреждение буларак ябыла һәм авыл хуҗалыгы продукциясе склады, аннары төзелеш материаллары склады буларак файдаланыла, XX гасырның 80-еллар уртасыннан — архитектура һәйкәле һәм музей, 1990-елларда диндарларга кире кайтарыла.
2014 елның августында моңарчы Кырым мөселманнары Дини идарәсе структурасында эшләгән мәчет имамы Дини идарәгә буйсынудан чыгуы һәм структурасында, нигездә, хәбәшиләр эшләүче «Таврида мөфтияте» составына күчүе турында игълан итә. Хан-Җәмигъ мәчете җәмгыяте әгъзаларын яңадан сайлаганнан соң, мәчет милке Таврида мөфтияте контроленә күчә. 2015 елның июлендә Кырым Республикасы Югары Суды Кырым һәм Акъяр мөселманнарының Диния нәзарәтенең мәчет милкенә хокукын раслый һәм Таврида мөфтияте вәкилләренә мәчеттән чыгып китәргә куша[5].
2016 елда Россия Банкы «Россия архитектура һәйкәлләре» сериясендә әлеге мәчеткә багышланган 3 сум номиналлы көмеш тәңкә чыгарган[6].
Архитектура
Архитекторы ― Мимар Синан. Гыйбадәтханә «югарыга киңәйтә бару» принцибына таянып салынган. Әлеге һәм Мимар Синан төзегән башка мәчетләр өчен, бәлки, Истанбулдагы Айя Суфия үрнәк итеп алынгандыр. Бинаның терәк өлешләре известьташтан салынган. Мәчет — үзәк гөмбәзле бина, планда квадратка якын, көнчыгыш белән көнбатыш яктан ике манара бинага терәтеп салынган. Ике яруслы сирәк тәрәзәләре ике катлы галереяны яктырта. 22 метр биеклектәге Үзәк зал 16 тәрәзәле мәһабәт гөмбәз белән капланган.
Совет власте елларында Җомга Җәмигы СССР-ның Аурупа өлешендә бердәнбер күп гөмбәзле мәчет булган. 2015 елның октябреннән мәчет "Федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары исемлеге"нә кертелгән һәм Россия мәдәни мирас объекты дип игълан ителгән[7].
Галерея
Искәрмәләр
- ↑ Мечеть Джума-Джами. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2019. Архивировано 15 декабрь 2019 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 История Евпатории
- ↑ Archnet
- ↑ 1 2 3 4 5 Крым.Реалии
- ↑ Суд Крыма обязал “Таврический муфтият” освободить мечеть Хан-Джами, IslamNews (2015-07-11). 11 июль 2015 тикшерелде.
- ↑ Монета Банка России. Мечеть Джума-Джами, г. Евпатория. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 ноябрь 2016. Архивировано 1 декабрь 2016 года.
- ↑ Архивированная копия. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 гыйнвар 2016. Архивировано 16 апрель 2016 года.
Әдәбият
- Иванов А. В. Евпатория: путеводитель. — Севастополь: Библекс, 2006. — 64 с ISBN 966-8231-67-8
- Kançal-Ferrari N. Han Camii. Islam Ansiklopedisi, 1997. [төр.]
Сылтамалар
- Мечеть Джума-Джами (рус.). История Евпатории. От Керкинитиды до наших дней. Керкинитида, Гезлев, Евпатория. История города-курорта — история-евпатории.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2020. Архивировано 17 ноябрь 2012 года.
- Евпатория в энциклопедии «Города Мира» (рус.). panoramy.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 март 2013. Архивировано из оригинала 17 апрель 2013 года.
- Ханская мечеть в Крыму передана мусульманам (рус.). portal-credo.ru (9 декабрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2011. Архивировано 12 февраль 2013 года.
- Han Camii (ингл.). Archnet. — «Han Camii, the Tatar Khan Mosque, is located in the fortified city of Gözleve, along the southwest coast of the Crimean peninsula. It was commissioned in 1552 by the Devlet Giray Khan I (1551-1577) as a symbol of his victory soon after he was hoisted into power with the help of Ottoman Sultan Süleyman I. The architect of the mosque is Ottoman chief architect Sinan.» Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2020. Архивировано 29 ноябрь 2018 года.
- Фатима Османова, Эльдар Халилов. Мечеть Джума-Джами (рус.). Tugra. Крым.Реалии (11 ноябрь 2018). — Исторический видеоблог. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2020. Архивировано 15 декабрь 2019 года.