Хизбут-тәхрир әл-Ислами
"Хизбут-тәхрир әл-Ислами" — сәясиләшкән дини фирка.
Тарих
1953 елда Фәлистиндә барлыкка килә. Аңа Тәхиетдин Нәбәхәни нигез сала. Фирка пирамида формасында өлешләрдән тора. Иң түбәндә — атнага бер укыту алып баручы мөшриф җитәкчелегендәне түгәрәк. Партиягә кандидат кабул иткәндә ул партия серләрен сатмыйм дип ант бирә. Әгъзаларның матди хәленә бәйле рәвештә һәр әгъза кертем түли. Җыелган акча техник чараларга, хезмәт хакы, әдәбиятне нәшер итүгә һ.б. китә.
Җитәкчелек
Фиркане Тәхиетдин Нәбәхәни оештыра.Ул аның беренче җитәкчесе була.1979 елдан фиркане Габдел Кадим Заллум җитәкли.2003 елда идарә Ата Әбү Рәшиткә күчә.
Эшләре
- 1968 елда Үрдүн һәм Сүриядә дәүләт түнтәрелеше ясарга омтылалар.
- 1981 елда фирканең бер активисты Мисыр президенты Әнвәр Сәдәтне үтерә.
- 1999 елның декабрендә Сүриядә иcлам галиме Әмин Яканны фирка әгъзалары үтерәләр.
Максатлары
- Бөтен дөнья мөселманнарын берләштергән бер дәүләт төзү.
Таралышы
Фирка Үрдүн, Тунис, Күвәйт, Фәлистыйн, Көнбатыш Аурупада киң таралган. Таҗикстанда, Үзбәкстанда, Кыргызстанда һ.б. илләрдә дә әгъзалары һәм оешмалары бар дип санала.