Әбүзәр Низаев

Әбүзәр Гаяз улы Низаев (рус. Абуза́р Гая́зович Низа́ев; 19 июль 1914, Сынташтамак, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, Россия империясе7 гыйнвар 1997, Уфа, Башкортстан, Россия) —совет хәрбие, өлкән сержант, Бөек Ватан сугышында катнашучы. Дан орденының тулы кавалеры (1944, 1945, 1945).

Тормыш юлы

1914 елның 19 июлендә Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Сынташтамак авылында (хәзерге Башкортстан Республикасының Благовар районы) крестьян гаиләсендә туа[1]. Милләте буенча — татар.

Авыл мәктәбенең 5 сыйныфын тәмамлый[2], авыл хуҗалыгы артелендә эшли. 1932 елда Ленинградка күченә, анда кораблар төзү заводында токарь булып эшли[1].

1936 елдан 1938 елга кадәр армиядә хезмәт итә[2]. Демобилизациядән соң Ленинградка кайта, токарь-револьверчы, ә аннары «Ленэнерго» трестында тәэминат агент булып эшли[1].

Бөек Ватан сугышы

1941 елның июнендә Ленинград шәһәренең Смольный район хәрби комиссариаты тарафыннан яңадан армиягә чакырыла[1]. Сугышның беренче куннәреннән үк — фронтта. 1944 елдан ВКП(б) әгъзасы.

Башта зенит коралы командиры вазифасында камалыштагы Ленинградны саклауда катнаша, дошманның һава һөҗүмнәрен кире кага[2]. Камалыш өзелгәннән соң укчылар частьларендә хезмәтен дәвам итә.

314 укчылар полкның (46 укчылар дивизия, 67 армия, Ленинград фронты) отделение командиры өлкән сержант Низаев 1944 елның 12 февралендә Луга станциясеннән көнбатыштарак барган сугышта батырлык күрсәтә[2]. Дошманның контрһөҗүмнәрен кире какканда, ул кул пулемётыннан берничә дошман солдатын юк итә, ә пулемёт сафтан чыккач, сугышны гранаталар белән дәвам итә. Яралана, ләкин сугыш кырын ташлап китми. Бу сугыш өчен 1944 елның 24 февралендә 3 нче дәрәҗә Дан ордены белән (№ 45698) бүләкләнә[3].

1945 елның 15 гыйнварында Пултуск шәһәреннән (Польша) төньяк-көнбатыштарак барган сугышта, шул ук полк составында (2 удар армия, II Белоруссия фронты) хәрәкәт итеп, Низаев яшерен рәвештә дошман тылына үтеп керә һәм? кинәт һөҗүм итеп, ротаның уңышка ирешъенщ ярдәм итә. 1945 елның 7 февралендә II дәрәҗә Дан ордены белән (№ 10854) бүләкләнә[2].

1945 елның 10–11 мартында Данциг шәһәре (хәзерге Гданьск, Польша) янындагы сугышларда өлкән сержант Низаев җитәкчелегендәге отделение мөһим биеклекне яулап ала. Командир беренчеләрдән булып һөҗүмгә күтәрелә, шәхси үрнәге белән сугышчыларны әйди[1].

СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 29 июнендәге Указы белән, командованиенең сугышчан биремнәрен үрнәк итеп үтәгәне өчен, өлкән сержант Әбүзәр Гаяз улы Низаев I дәрәҗә Дан ордены (№ 989) белән бүләкләнә һәм бу бүләкнең тулы кавалеры була[2].

Сугыштан соңгы еллар

1945 елда демобилизацияләнә[1]. Башкортстанга кайта, Благовещенск шәһәрендә яши. Такелажчы, Благовещенск шәһәр башкарма комитетының коммуналь хуҗалык бүлеге мөдире, Уфа нефть эшкәртү заводының тәэминат буенча цех начальнигы урынбасары булып эшли[1].

1972 елдан Уфада яши. Хастаханәдә машина йцртъче, аннары хуҗалык мөдире булып эшли[2].

1997 елның 7 гыйнварында Уфада вафат була, шәһәрнең Көньяк зиратында җирләнгщн[1].

Бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

  • Уфа шәһәрендә, Ә. Г. Низаев 1987–1997 елларда яшәгән Российская урамындагы 10 йорт диварына истәлек тактасы куела;
  • 2020 елда Геройның туган авылы Сынташтамакта, аның 1932 елга кадәр туып-үскән нигезенә истәлек тактасы куелган[6].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 8 Булатов Г. Г. Низаев Абузар Гаязович. Башкирская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026.
  2. 1 2 3 4 5 6 7 8 Каргапольцев С. Низаев Абузар Гаязович. Герои страны. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026.
  3. М. З. Хабибуллин. Низаев Абузар Гаязович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026.
  4. Низаев Абузар Гаязович. Орден Отечественной войны I степени. Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026.
  5. Низаев Абузар Гаязович, ..1903. Документы участника войны. (рус.). Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026.
  6. Эльвира Хасанова. Сынташтамакцы свято чтут память Абузара Низаева (2020-06-23). 10 февраль 2026 тикшерелде.

Әдәбият

  • Несокрушимые. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1985. — С. 176—180.
  • Славные сыны Башкирии. — Уфа, 1979. — Кн. 4. — С. 221—225.
  • Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биографический словарь. / Пред. ред. коллегии Д. С. Сухоруков. — М.: Воениздат, 2000. — ISBN 5-203-01883-9.
  • Башкирская энциклопедия / Гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа: Башкирская энциклопедия, 2008. — Т. 4: Л-О. — С. 372. — ISBN 978-5-88185-068-5.

Сылтамалар

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Әбүзәр Низаев