Әгъзам Вәлиханов

Әгъзам Вәлихан улы Вәлиханов (рус. Агзам Валиханович Валиханов, 27 февраль 1927, Бабай, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы5 октябрь 2006, Мәскәү) — Совет нефть сәнәгате хезмәткәре, «Татнефть» берләшмәсе башлыгы (1965—1977), Социалистик Хезмәт Герое (1971). Техник фәннәр кандидаты[1].

Тәрҗемәи хәле

1927 елның 27 февралендә Башкорт АССРның Мишкә районы Бабай авылында крестьян гаиләсендә туган. Милләте — татар[2]. 1936 елда Вәлихановлар гаиләсе Иске Шалаш авылына яшәргә күченә.

1944 елда Кызыл Армия сафларына алына, Бөек Ватан сугышында катнашучы. II Балтыйк буе, аннары Ленинград фронтларының 15 Һава армиясендә, аэродром җиһазлары батальонында ягулык буенча техник булып хезмәт итә. Сугыштан соң 57 авиация-техник полкта хезмәткә кала. 1947 елда демобилизацияләнә[2].

Гаиләсе янына кайта. Аша шәһәрендә 1 урта мәктәпне тәмамлый һәм институтка укырга керә. 1953 елда Уфа дәүләт нефть техник университетын бетерә[3].

Юнәлтмә буенча «Татнефть» берләшмәсенә эшкә килә. Хезмәт юлын «Бөгелмәнефть» идарәсендә скважиналарга капиталь ремонт ясау остасы булып башлый, соңрак участок башлыгы була[3].

  • 1956–1962 елларда — «Азнакайнефть» нефть промыселы идарәсендә өлкән инженер, 2 номерлы нефть промыселы мөдире, баш инженер;
  • 1962–1963 елларда — «Елховнефть» («Алабуганефть») нефть промыселы идарәсе башлыгы;
  • 1963–1965 елларда — «Әлмәтнефть» нефть промыселы идарәсе башлыгы[3].

1965 елда «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең генераль директоры итеп билгеләнә[4]. Берләшмәне 10 елдан артык җитәкли. Ул җитәкләгән чорда берләшмәдә структур үзгәртеп корулар үткәрелә — аерым хуҗалыклы нефть промыселларыннан район инженер-технологик хезмәтләренә һәм махсуслаштырылган җитештерү-хезмәт күрсәтү базаларына күчү башлана. Вәлиханов эшләгәндә скважиналарны бораулауның һәм нефть чыгаруны интенсивлаштыруның яңа ысуллары кертелә (нефтьле катламнарга су кудыру процессларын механикалаштыру һәм автоматлаштыру, скважиналарның конструкциясен гадиләштерү). Бу ысулларны кертү Татарстан нефтьчеләренә СССРда нефть чыгару буенча беренчелекне сакларга мөмкинлек бирә. 1956–1975 елларда Татарстанда нефть чыгару күләме ел саен 6-7 миллион тоннага арта бара[2].

1971 елның 30 мартындагы СССР Югары Советы Президиумы Указы белән, нефть чыгару буенча бишьеллык план биремнәрен үтәүдәге күренекле казанышлары һәм югары техник-икътисади күрсәткечләргә ирешкәне өчен, Әгъзам Вәлихан улы Вәлихановка, Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале тапшырылып, Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә[5].

1977 елда Мәскәүгә эшкә күчерелә, СССР нефть һәм газ сәнәгате министры урынбасары итеп билгеләнә[2]. 1985 елда Бөтенсоюз нефть-газ сәнәгате икътисадын оештыру фәнни-тикшеренү институтын җитәкли, анда 1987 елда лаеклы ялга чыкканчыга кадәр хезмәт куя.

Лаеклы ялда да да тармакта эшләвен дәвам итә. 1990–1992 елларда — «Энергосбережение» АҖ фәнни коллективы җитәкчесе, 1993–1995 елларда — «Норд-Вест» АҖ вице-президенты.

Иҗтимагый эшчәнлек алып бара. СССР Югары Советы, Татарстан АССР Югары Советы депутаты итеп сайлана[3]. КПССның XXIII, XXIV, XXV съездлары делегаты; СССР Министрлар Советы каршындагы фән һәм техника өлкәсендә Ленин һәм Дәүләт премияләре буенча Комитет әгъзасы була (1972—1980).

Мәскәү шәһәрендә яши.

2006 елның 5 октябрьдә вафат була, васыяте буенча Әлмәт шәһәрендә җирләнгән.

Бүләкләре һәм исемнәре

Истәлек

  • Әлмәт шәһәренең Геройлар аллеясында Вәлихановка бюст куелган;
  • Азнакай шәһәрендә һәм Әлмәт шәһәренең «Дружба» микрорайонында урамнар Әгъзам Вәлиханов исемен йөртә[3][7].

Сайланма хезмәтләре

  • Валиханов А. В. Новые формы организации труда на нефтепромыслах. — Казань: Таткнигоиздат, 1960. — 11 с.
  • Тронов В. П., Гарифуллин А. Г., Кораблинов Н. С., Грайфер В. И., Валиханов А. В. Авторское свидетельство № 317697 от 07.04.1970. Отстойник для деэмульсации нефти.
  • Тронов В. П., Грайфер В. И., Валиханов А. В. и др. Об использовании трубопроводов и резервуаров головных сооружений в технологическом цикле подготовки нефти // Транспорт и хранение нефти и нефтепродуктов. — 1970. — № 12. — С. 3–8.
  • Валиханов А. В., Ибрагимов Г. З., Хисамутдинов Н. И. Вопросы подъема обводненной и безводной нефти фонтанным и насосным способами / Объединение «Татнефть». — Казань: Таткнигоиздат, 1971. — 148 с.
  • Валиханов А. В., Вахитов Г. Г., Грайфер В. И. и др. Разработка нефтяных месторождений Татарии с применением повышенного давления. — Казань: Таткнигоиздат, 1971. — 223 с.
  • Тронов В. П., Валиханов А. В., Саттаров У. Г. и др. Об использовании магистральных нефтепроводов для глубокого обессоливания // Нефтепромысловое дело. — 1971. — № 5. — С. 15–19.
  • Валиханов А. В., Булгаков Р. Т., Хабибуллин Р. Х. Социальное планирование в нефтедобывающем производстве. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1974. — 183 с.
  • Алексеев Ф. А., Беспалов Д. Ф., Валиханов А. В. и др. Контроль за разработкой и доразведка залежей нефти импульсными нейтронными методами. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1977. — 79 с.
  • Валиханов А. В., Хисамутдинов Н. И., Ибрагимов Г. З. Подземный ремонт насосных скважин. — М.: Недра, 1978. — 198 с.
  • Валиханов А. В., Ибрагимов Г. З. О нефти. — М.: Знание, 1980. — 64 с.

Искәрмәләр

  1. Валиханов Агзам Валиханович (рус.). veterans.tatneft.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2026.
  2. 1 2 3 4 5 Валиханов Агзам Валиханович. Герои страны. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 февраль 2026.
  3. 1 2 3 4 5 Валиханов Агзам Валиханович. Альметьевская энциклопедия (Татнефть). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 февраль 2026.
  4. Елена Фадеева. От первопроходцев скважины №1 до генералов «Татнефти»: топ-15 легендарных нефтяников Татарстана [неопр.]. БИЗНЕС Online (3 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2026.
  5. Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Социалистического Труда работникам предприятий нефтяной промышленности» от 30 марта 1971 года // Ведомости Верховного Совета СССР. — 1971. — № 14 (1560). — С. 206.
  6. ВАЛИХАНОВ Агзам Валиханович (рус.). bashenc.online. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2026.
  7. Его имя носит улица Азнакаево (2012-08-23). 5 февраль 2026 тикшерелде.

Әдәбият

  • Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы наши земляки. — Казань, 2003.
  • Исмагилов И. Герои татарского народа. — Казань, 2006.
  • Хакимов М., Сафаров М. Татары. Воины. Труженики. Патриоты. — Москва, 2006.

Сылтамалар

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Әгъзам Вәлиханов

Тема буенча өстәмә