Әлмира Әдиатуллина
Әлмира Лотфулла кызы Әдиатуллина[1] , псевдонимы Әлмира Сарьяз[2] (1938 елның 8 июле, СССР, РСФСР, БАССР, Илеш районы, Сәеткол — 2021 елның 27 июле, РФ, ТР, Казан) ― журналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1989), дин эшлеклесе.
Белеме
1938 елның 8 июлендә Башкортстан АССРның Илеш районы Сәеткол авылында туа. 1965 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый.
Эшчәнлеге
"Совет мәктәбе" (1962), "Азат хатын" (1964-1993; 1991 елдан "Сөембикә"; 1990-1993 елларда җаваплы сәркатип вазифасында) журналларында, "Бәйсезлек" газетасында журналист булып эшли. Татарстан Республикасы Диния нәзарәтендә матбугат эшләре җитәкчесе (1994-1998). Бер үк вакытта Татар иҗтимагый үзәге каршындагы Солдат ата-аналарын яклау комитеты рәисе. 1997 елдан "Мөслимә" газетасы мөхәррире. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы Мөселман хатын-кызлар ассоциациясе рәисе.
Мәкаләләре "Ялкын", "Сөембикә" журналларында, "Ватаным Татарстан", "Татарстан яшьләре", "Шәһри Казан" газеталарында басыла. Күпчелек мәкаләләре яшь буынга әхлакый тәрбия бирү, татар халкының рухи хәзинәләрен яңадан тергезү мәсьәләләренә багышлана.
2021 елның 27 июлендә Казанда вафат[3]. Казанның мөселман зиратында җирләнгән [4].
Хәтер
- 2022 ― дини тормыш турында актив язучы журналистларга Әлмира Әдиатуллина исемендәге премия (10 ар мең сум) булдырылган. Мөслимә Шәфыйк (1937―2023 [5]), Вәсилә Рәхимова һәм Рәшит Минһаҗ ― беренче премия алучылар. Премияләрне Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, хәйрияче Фәрит Мифтахов «Ярдәм» мәчетендә Әлмира Әдиатуллинаны искә алу чарасында тапшырган[6].
- 2022 ― Вәсилә Рәхимованың журналист, җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиатуллинага багышланган «Фидакарь мөслимә» китабы нәшер ителгән[1].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Рифат Каюмов. Әлмира Әдиатуллинаны искә алу чарасында «Фидакарь мөслимә» китабы тәкъдим ителде. Татар-информ, 8.08.2022
- ↑ УЛ БИТ ӘЛМИРА АПА!
- ↑ Татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе Әлмирә Әдиятуллина вафат. Азатлык радиосы, 27.07.2021
- ↑ Әлмирә Әдиятуллина узган юл: Милләт, хокук, мәгърифәт. Азатлык радиосы, 28 июль 2021
- ↑ Көмеш тавышлы Мөслимә Шәфыйк вафат. ОБФ «ЯРДАМ - ПОМОЩЬ», 4.05.2023
- ↑ Рифат Каюмов. Өч журналистка Әлмира Әдиятуллина исемендәге беренче премия тапшырылды. Татар-информ, 8.08.2022
Әдәбият
- Әмирханов М. Яктының җаны җәннәт // «Сөембикә». 1998. № 7.
Чыганаклар
- Татар энциклопедиясе: [6 томда] / баш мөхәр. М. Х. Хәсәнов (3 томнан Ә. М. Мазһаров) ; [җав. мөхәр. Г. С. Сабирҗанов] .— Казан: Татар энциклопедиясе институты, 2008 - 1 т. А-В. - Б. 276