Әнәс Галиев

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Әнәс Галиев
Файл:Әнәс Галиев.jpg
Туган көне 3 апрель 1920(1920-04-03) (104 яшь)
Туган Coat of Arms of Tatarstan ASSR.png ТАССР, Арча районының Кушлавыч авылы
Эшчәнлеге язучы, салым инспекторы

Әнәс Касыйм улы Галиев (— ) — татар язучысы.

Әнәс Галиев 1920 елның 3 апрелендә Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа. Бала чагында Тукай иҗатына һәм матур әдәбиятка гашыйк егет бик мавыгып шигырьләр язарга керешә.

Әнәс Галиев җидееллык авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң 1936-39 нчы елларда Казан финанс-экономика техникумында махсус белем ала, аннары берникадәр вакыт Дөбъяз районы һәм Казандагы финанс органнарында инспектор булып эшли.

1940 елда Ә. Галиев армиягә алына, сугышның беренче көннәрендә үк алгы сызыкта була. 1942 елда контузияле хәлдә дошман кулына әсир төшеп, 1945 елга кадәр фашист концлагерьларында газап чигә. Иң аянычлысы шул: әсирлектән кайткач та, аңа озак еллар әдәбияттан читкә тибәрелеп яшәргә туры килә.

1945-49 елларда Татарстан АССРның финанс халык коммиссариатының налоглар һәм җыемнар бүлегендә ревизор, Свердлов, Ленин, Бауман район советы башкарма комитетларының финанс бүлекләрендә инспектор ярдәмчесе, инспектор, өлкән инспектор, ә 1959 нчы елдан 1973 нче елга кадәр Казан шәһәре Совет районы совет башкарма комитетының финанс бүлегендә дәүләт керемнәре инспекциясе начальнигы булып эшли. 1973 елның маеннан ул Вахитов район советы финанс бүлегендә дәүләт керемнәре инспекциясе начальнигы хезмәтендә.

1956 елдан соң гына аның өчен матбугатта басылу мөмкинлеге ачыла. 1958-1996 еллар арасында әдипнең ике шигырь җыентыгы, күп повестьлары, романнары дөнья күрә. Әнәс Галиев 1985 елдан СССР язучылар берлегендә.

Чыганак

  • Татар календаре, 2010. «Мәгариф нәшрияты», Казан.