Әхнәф Бәйрәмов
Әхнәф Бәйрәмов (Әхнәф Арслан улы Бәйрәмов, баш. Әхнәф Арыҫлан улы Байрамов) – Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар язучысы. БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1983). Бөек Ватан сугышында катнашкан.
Тәрҗемәи хәле
1923 елның 30 сентябренда БАССР Бәләбәй кантоны (хәзерге Чакмагыш районы) Чиялекүл авылында туган. Рәҗәп урта мәктәбен (1941) тәмамлый. Совет Армиясенә алына. Зылатауста хәрби инженерлар мәктәбен (1942) тәмамлагач, сугышка китә.
Бөек Ватан сугышында
Көньяк-көнбатыш, Сталинград фронты, I һәм II Украина фронтларында полкның инженерлар хезмәте башлыгы һәм инженер минерлар ротасы командиры вазыйфасында[2] хезмәт итә. Сталинград өчен барган сугышта каты яралана. Польша, Румыния, Маҗарстан, Чехословакия җирләрен азат итүдә катнаша. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1944), 2 тапкыр Кызыл Йолдыз ордены (1943, 1945) белән бүләкләнә.
Сугыштан соң
1947 елда хезмәттән азат ителә. Уфада паровозлар ремонтлау заводы тулай торагына тәрбияче булып эшкә керә. «Кызыл таң» газетасының сәнәгать бүлегендә (1950-1962) әдәби хезмәткәр була. 1968-1983 елларда БАССР язучылар берлегендә матур әдәбиятны пропагандалау бүлеген җитәкли.[3]
Иҗаты
Беренче шигырьләре 1940 елда «Яшь төзүче» газетасында басыла. Сугыштан соңгы елларда проза, бигрәк тә очерк жанрында эшләп таныла. Очерклары «Җиңүчеләр» (1954), «Күмелмәс эзләр» (1957), «Энҗеләр» (1969) китапларына тупланган. Машина төзүче эшчеләр турында «Чыныгу еллары» романы (1972, рус. «Годы возмужания», М., 1979) язды. Әлеге роман ССРБ язучылар берлеге премиясе лауреаты (1980) исеменә лаек була. «Оксана», «Сукмактагы йолдызлар» (1976) повестьлары да укучыга ошый. «Кала күчтәнәче» (1978), «Серле ачкычлар» (1988) исемле хикәяләр җыентыклары чыкты.
2008 елда Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» дәүләт нәшриятында «Чыныгу еллары» исемле романы татар телендә 2 мең данәдә басылып чыкты.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985)
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1944)
- Кызыл Йолдыз ордены (1943)
- Кызыл Йолдыз ордены (1945)
- БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1983)
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1957)
Әдәбият
Ф. Исәнгулов. «Чыныгу еллары» китабына кереш сүз. Уфа, 1983. [рус.]
Чыганаклар
Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 [башк.]
Сылтамалар
- Башкортстан (белешмәлек) [рус.]
- Китап-Уфа сайты 2013 елның 4 октябрь көнендә архивланган. [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ Кызыл Йолдыз ордены алганлыкка боерык
- ↑ Татар-информ сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2014-12-08
- ↑ Башкортстан (белешмәлек)