Әүвәл Сунарчин

Әвәл Хаҗи улы Сунарчин (Ава́ль Хаджа́евич Суна́рчин28 октябрь 1911, Билән, Пермь губернасы6 гыйнвар 1995, Уфа) — Совет инженер-төзүчесе, «Востокнефтепроводстрой» тресты идарәчесе. Бөек Ватан сугышында катнашучы, капитан[1]. Социалистик Хезмәт Герое (1971). РСФСРның атказанган төзүчесе (1973[2]).

Тәрҗемәи хәле

1911 елның 28 октябрендә Башкортстанның Балакатай районы, Белянка авылында туа. Милләте — башкорт. 1946 елда Уфа нефть институтын тәмамлап, югары белем ала.

Хезмәт юлын 1931 елда Учалы районындагы Колхозара төзелеш үзәгенең районара конторасында техник-җитәкче булып башлый.

1932—1933 елларда «Севцветметзолото» берләшмәсенең Свердловск шәһәр төзелеш конторасында прораб булып эшли.

1933—1935 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә.

1935—1938 елларда «Нефтезаводпроект» трестының Уфа филиалында инженер-конструктор булып эшли. 1938—1941 елларда Уфа нефть эшкәртү заводының капиталь төзелеш бүлегендә өлкән инженер вазифасын башкара.

Бөек Ватан сугышында катнашучы. 1942 елда Башкорт АССРның Уфа шәһәре Сталин районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә[3]. Брянск, Сталинград, Көньяк һәм IV Украина фронтларында рота командиры һәм батальон командиры урынбасары вазифаларында сугыша.

1945 елда, армиядән кайткач, «Башнефтезаводлар» берләшмәсенең капиталь төзелеш бүлеге начальнигы вазифасына билгеләнә. 1946—1950 елларда «Башнефтезаводстрой» трестының җитештерү-техник бүлеген җитәкли.

1950—1951 елларда баш инженер вазифасын башкара, 1951 елда «Востокнефтепроводстрой» тресты идарәчесе итеп билгеләнә. Магистраль торбаүткәргечләр салу белән бәйле техник һәм хуҗалык мәсьәләләрен хәл итә. 1961 елда трест коллективы Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Әүвәл Сунарчин Туймазы — Омск, Бухара — Урал, Средняя Азия — Центр, «Сияние Севера», «Дружба», Усть-Балык — Омск, Усть-Балык — Уфа — Альметьевск, Оренбург — Зәй кебек магистраль газүткәргечләрне һәм башка объектларны төзүдә катнаша[4].

ССРБ Югары Советы Президиумының 1971 елның 30 мартындагы Указы белән Әүвәл Сунарчинга Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә[5].

1976—1979 елларда — «Востокнефтепроводстрой» трестының баш экономисты, 1979—1987 елларда — ССРБ Нефть һәм газ сәнәгате министрлыгының Көнчыгыш торбаүткәргечләр төзү оешмалары баш идарәсендә бүлек башлыгы.

1995 елның 6 гыйнварында вафат була, Уфада җирләнгән.

Хезмәтләре

  • Бородавкин П. П., Сунарчин А. Х. Строительство магистральных трубопроводов в сложных условиях. — М.: Недра, 1965. — 215 с.

Бүләкләре

  • «Сталинградны саклаган өчен» медале (1942);
  • «Хезмәттәге аерымлыклар өчен» медале (1954);
  • Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1963);
  • Социалистик Хезмәт Герое (1971) — бишьеллык план биремнәрен үтәүдәге һәм югары техник-икътисади күрсәткечләргә ирешүдәге күренекле казанышлары өчен;
  • Ленин ордены (1964, 1971);
  • Октябрь Революциясе ордены (1973);
  • РСФСРның атказанган төзүчесе (1973);
  • I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1943[6], 1985[7]).

Хәтер

Уфада Әүвәл Сунарчинга багышланган ике истәлек тактасы куела: берсе — ул яшәгән йорт диварына[8], икенчесе — аның барельефы төшерелгән «Востоктрубопроводстрой» тресты бинасына[9].

Примечания

  1. Подвиг народа. podvignaroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2026.
  2. 28 октября. День в истории (ингл.). UfaCity.Info. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2026.
  3. Сунарчин Аваль Хаджаевич, 28.10.1911. Документы участника войны. [неопр.]. Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2026.
  4. Сунарчин Аваль Хаджаевич.Фото из сборника заслуженные люди Белокатайского района, регистрационный номер — 14817217 [неопр.]. exponat-online.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2026.
  5. Сунарчин Аваль Хаджаевич. "Герои страны" международный патриотический интернет-проект. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2026.
  6. Подвиг народа. podvignaroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2026.
  7. Сунарчин Аваль Хаджаевич, 28.10.1911. Документы участника войны. [неопр.]. Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2026.
  8. Об увековечении памяти Сунарчина Аваля Хаджаевича и Бутырина Сергея Ивановича от 01 марта 2005 - docs.cntd.ru. docs.cntd.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2026.
  9. Стальные строки биографии Аваля Сунарчина. 4 февраль 2026 тикшерелде.

Литература

  • Герои труда: Справочник о Героях Социалистического Труда и кавалерах ордена Трудовой Славы трёх степеней из Башкортостана / сост. Р. А. Валишин [и др.]. — Уфа : Китап, 2011. — 432 с. — ISBN 978-5-295-05228-6.
  • Башкирская энциклопедия / Гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа: Башкирская энциклопедия, 2010. − Т. 6: Советы нар. хозяйства — У. — 544 с. ISBN 978-5-88185-071-5

Тема буенча өстәмә