Арча кантоны

Арча́ кантоны́ (рус. Арский кантон) — 1920—1930 елларда ТАССРда административ-территориаль бүленеш берәмлеге. Кантонның үзәге — Арча шәһәре (1926 елдан — авыл).

Географиясе

Республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1926 елда Арча кантонының мәйданы — 8007 км², 1928 елда 7516 км² тәшкил итә.

Мәйданы — 8,0 мең км². Халкы — 374,7 мең кеше (1926)[1].

Тарихы

1920 елда Казан өязенә кергән 20 волость җирлегендә Казан кантоны буларак оештырыла. Соңрак аңа Кызыл Кокшай (элеккеге Царёвококшайск) өязенең 2, Малмыж өязенең 7 волосте кушыла. 1920 ел ахырыннан Арча кантоны дип үзгәртелә. 1927 елда Арча кантонына таркатылган Лаеш кантоны территориясенең бер өлеше кушыла. Шул ук елда Воскресенск, Ильинка, Столбище волостьлары һәм Калинин, Мәмдәл волостьларының кайбер торак пунктлары нигезендә Казан (Воскресенск) районы оештырыла[2]. Арча кантонында 815 торак пункт (1926) була, алар 15 волостька (Арбур, Арча, Әтнә, Балтач, Дөбъяз, Сабакай, Кишет, Күлле Киме, Мәмсә, Мәмдәл, Пановка, Питрәч, Теләче, Тукай, Чүриле) керә (1929). 1930 елда ТАССРны районлаштыру барышында Арча кантоны биләмәсе Арча, Дөбъяз, Питрәч, Тукай һәм Түнтәр районнарына бүленә. 1930 елда Арча кантоны, Татарстан АССРның башка барлык кантоннары кебек үк, таркатыла. Аның территориясендәге торак пунктлардан районнар оештырыла[3].

Халкы

Халкы — 374725 кеше, шул исәптән татарлар — 59,2 %, руслар — 37,5 %, удмуртлар — 2,7 % (1926). Шәһәрдә яшәүчеләр — 5655, авылларда яшәүчеләр — 369070 кеше (1926). Бер кадрат чакрымга уртача — 69,2, авыл җирендә 46,1 кеше туры килә.

волость исеме татарлар % руслар % чуашлар % мордвалар % удмуртлар % марилар % башка милләтләр % халык саны (1920) авыл советлары саны торак пунктлар саны мәйданы
Арбор волосте 17500 67,4 721 2,9 0 0,0 0 0,0 5824 23,1 1176 4,7 0 0,0 25221 25 42 483
Арча волосте 24107 76,1 7545 23,8 0 0,0 0 0,0 0 0,0 0 0,0 10 0,0 31662 45 60 710
Әтнә волосте 16308 99,8 39 0,2 0 0,0 0 0,0 0 0,0 3 0,0 0 0,0 16350 15 17 223
Балтач волосте 17242 88,0 747 3,8 0 0,0 0 0,0 1596 8,1 0 0,0 0 0,0 19585 25 34 421
Воскресенск волосте 5 0,0 25573 100,0 0 0,0 0 0,0 0 0,0 0 0,0 7 0,0 25585 29 31 480
Дөбъяз волосте 17935 69,8 7677 29,9 82 0,3 0 0,0 0 0,0 0 0,0 0 0,0 25694 36 43 510
Ильинка волосте 65 0,4 15913 98,1 173 1,1 0 0,0 0 0,0 40 0,2 23 0,1 16214 21 33 685
Калинин волосте 122 0,6 19768 98,0 232 1,2 0 0,0 0 0,0 0 0,0 44 0,2 20166 31 66 528
Күлле-Киме волосте 18811 94,2 1163 5,8 0 0,0 0 0,0 0 0,0 0 0,0 0 0,0 19974 23 30 424
Мәмдәл волосте 15271 84,1 1934 10,7 466 2,6 0 0,0 0 0,0 366 2,0 0 0,0 18037 23 30 439
Мәмсә волосте 21507 94,9 105 0,5 0 0,0 0 0,0 5 0,0 1022 4,5 0 0,0 22639 24 29 352
Питрәч волосте 303 1,1 17863 97,8 5 0,0 0 0,0 0 0,0 0 0,0 93 0,5 18264 23 38 503
Сәрдек волосте 17135 96,9 0 0,0 0 0,0 0 0,0 628 3,5 0 0,0 0 0,0 17763 18 21 257
Столбище волосте 5 0,0 16848 99,2 0 0,0 0 0,0 0 0,0 0 0,0 130 0,8 16983 18 24 418
Тукай волосте 16264 82,7 3330 16,9 0 0,0 0 0,0 0 0,0 0 0,0 0 0,0 19654 31 35 365
Чүриле волосте 14132 87,1 2068 12,7 0 0,0 0 0,0 0 0,0 0 0,0 27 0,2 16227 20 28 361
Шәмәрдән волосте 12053 82,8 467 3,2 0 0,0 0 0,0 2036 14,0 0 0,0 0 0,0 14556 18 22 274
Янгол волосте 14821 99,8 35 0,2 0 0,0 0 0,0 0 0,0 0 0,0 0 0,0 14856 12 12 225
Яңа Кишет волосте 18560 93,7 1246 6,3 0 0,0 0 0,0 0 0,0 0 0,0 0 0,0 19806 25 32 434
Барлыгы 242146   123042   958       10089   2607   334   379236 462 627 8092

Административ бүленеш

1926 ел мәгълүматлары буенча кантонда барлыгы 19 волость була[4]:

Волостьлар 462 авыл советына бүленә.

Икътисад

Арча кантонында тире иләү, күн эшкәртү, агачтан һәм металлдан әйберләр җитештерү, азык-төлек предприятиеләре эшли. Иң эре хуҗалыклар: Паратскта елга корабларын төзекләндерү заводы, «Фанера» агач ярдыру заводы, Лопатино торак пунктында (хәзер Яшел Үзән тимер юл станциясе җире) «Заря» агач материаллары эшкәртү заводы, Васильево пыяла заводы. 1926 елда һөнәри кәсепчелек өлкәсендә эшләүчеләр саны 12200 кешедән арта. Күпчелек халкының төп шөгыле игенчелек була. Бу тармакка караучы 73933 крестьян хуҗалыгы (1928) һәм 62 авыл хуҗалыгы кооперативы (1925) теркәлә. 1928 елда сөрү җирләренең мәйданы 500 мең га чамасы була, шул исәптән арыш — 164351 га, солы — 96332 га, карабодай — 19260 га, бодай — 14939 га, бәрәңге — 10026 га, техник культуралар — 4128 га һәм башкалар. 516308 баш терлек, шул исәптән 351669 сарык, 87689 мөгезле эре терлек, 57670 ат, 12104 дуңгыз, 7176 кәҗә була.

Мәгариф

Арча кантонында барлыгы 404 мәктәп эшли, шуларның 393-е — башлангыч (1 нче баскыч) мәктәп (1927).

Искәрмәләр

  1. Демоскоп. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 сентябрь 2010. Архивировано 23 февраль 2018 года.
  2. Краткая справка по истории административно-территориального деления РТ (рус.). Государственный комитет Республики Татарстан по архивному делу. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2025.
  3. Образование ТАССР: от Татаро-Башкирской республики и штата Идель-Урал к 10 кантонам и 70 районам. 5 февраль 2025 тикшерелде.
  4. Файзуллин С. Об основных этапах преобразований системы административно-территориального устройства ТАССР в 1920-1930 гг. // «Гасырлар авазы - Эхо веков». — 2016. — № 3/4. — С. 86—90.

Әдәбият

  • Арский кантон // Татарская энциклопедия / Гл. ред. М. Х. Хасанов. — Казань : Институт Татарской Энциклопедии, 2002. — Т. 1. — С. 184. — 672 с.
  • Статистический справочник по промышленности ТССР. Казань, 1924.
  • Статистический справочник по сельскому хозяйству. Казань, 1925.
  • Статистический ежегодник по Татарской Социалистической Советской Республике. Казань, 1928-29; *Всесоюзная перепись населения 1926 года. М., 1928-29. Т. 3, 9.
  • Всесоюзная школьная перепись 15 декабря 1927 года. М., 1930. Т. 1.

Чыганаклар