Арча даругасы
Арча даругасы (рус. Арская даруга) — Казаннан төньяк-көнчыгышта урнашкан Казан ханлыгының административ-территориаль берәмлеге. XVI—XVIII гасырларда Казан өязе составына керә.
Административ үзәге — Арча шәһәре.
Тарихы
Казан ханлыгы оеша башлаган чорда барлыкка килә. Ханлыкның катнаш этник составлы халык күп яшәгән административ территорияләренең берсе. Биредә татарлар, удмуртлар һәм Идел буеның башка милләт вәкилләре яши.
Ханлыкның икътисади яктан иң алга киткән өлкәләреннән санала. Кенәз Курбский Арча җирен түбәндәгечә сурәтли:
| Ул җирнең кырлары киң һәм гаять уңдырышлы… анда төрле-төрле ашлыкларның муллыгы хисапсыз. Шулай ук төрле терлекләрнең дә санап бетергесез көтүләре бар. Кыйммәтле байлыклар, бигрәк тә шул җирдә яшәүче төрле җәнлекләрдән алына торган табыш та күп, чөнки анда кыйммәтле сусарлар һәм тиеннәр, ризык өчен дә, кием-салым өчен дә яраклы башка киекләр дә очрый… кешләрнең күплеге искиткеч, бал да шулай ук мул… (якынча тәрҗемә). |
Ул шулай ук бу җирлектә «гаҗәеп матур» сарайлары белән хан һәм аның түрәләренең биләмәләре барлыгы турында әйтә.
1496 елда Арча кенәзләре Казан ханлыгында хакимиятне яулап алган Себер ханы Мамыкка каршы баш күтәрә. Мамык хан аларны бастырмакчы була, ләкин Арчаны ала алмый. Гаскәрләрнең бер өлеше ханны ташлап китә, җирле халык аны Казанга кертми. Мамык хан кире Себергә китә һәм юлда вафат була.
1551 елда чуашлар Иван IV-кә ант биргәннән соң, Арча халкы Казан ханлыгының югары катламына каршы чыга, ләкин бу күтәрелеш бастырыла. Арча кенәзләренең һәм морзаларының күбесе, патша ягына күчеп, яңа төзелгән Зөя утравына озатыла.
1552 елның сентябрендә Горбатый-Шуйский кенәзе җитәкчелегендәге Мәскәү гаскәрләре Арча җирләрен басып ала, бу Казанны яулап алуны алдан билгели. 10 октябрьдә арчалылар патша янына килеп, үз җирлеге исеменнән буйсынуларын һәм ясак түләргә әзер булуларын белдерәләр.
Әмма декабрь аенда ук, ясак җыючыларның явызлыгы аркасында, Арча җирендә күтәрелеш башлана. Анда татарлар, удмуртлар һәм марилар, Арча халкы гына түгел, күрше җирлекләрдә яшәүчеләр дә катнаша. Баш күтәрүчеләргә Нугай Урдасы, Әстерхан һәм Кырым ханлыклары ярдәм итә. Фетнәне бары тик 1557 елда гына бастыра алалар.
Казан алынганнан соң, Арча даругасы Казан өязе составына керә. Көнбатышта Алат даругасы, көньякта Җөри даругасы, көнчыгышта Уфа өязе, төньякта Хлыновск һәм Соликамск өязе белән чиктәш була.
1576 елда, Казанда яңа күтәрелеш бастырылгач, Арчага мөстәкыйль воевода (башлык) билгеләнә.
Арча даругасы 1708 елда бетерелә, даруга территориясе Казан губернасының Арча һәм Мамадыш өязләре, Нократ наместниклыгының Алабуга, Малмыж һәм Сарапул өязләре һәм Пермь наместниклыгының Уса өязе арасында бүленә.
Әдәбият
- Чураков В. С. Ещё раз о происхождении русского административно-территориального термина дорога // «Материальная и духовная культура народов Урала и Поволжья: История и современность» төбәкара фәнни-практик конференция материаллары . Глазов, 2005. С. 142—143;
- Удмуртская республика: Энциклопедия / гл. ред. В. В. Туганаев. — 2-е изд., испр. и доп. — Ижевск : Удмуртия, 2008. — С. 185. ISBN 978-5-7659-0486-2.;
- Исхаков Д. М. От средневековых татар к татарам нового времени (Этнологический взгляд на историю волго-уральских татар XV—XVII вв.) — Казань: Издательство «Мастер Лайн», 1998. — С. 31 — 42;
- История Удмуртии: Конец XV — начало XX / под ред. Куликова — Ижевск: УИИЯЛ УрО РАН, 2004. — ISBN 5-7691-1461-4.