Мәдрәсә
Мәдрәсә (гарәп. مدرسة [ма́драса], турыдан-туры «уку урыны», «уку үтә торган урын»; гарәп. درس [дә́рәсә] — «укытырга» сүзеннән) — мөселманнарның икенче баскычтагы (башлангычтан соң) дини-мәгърифәт һәм уку йорты. Ул урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм мөселман дини семинариясе вазифаларын үти. Мәдрәсәдә укыту аерым һәм бушлай. Мәдрәсәгә мәктәпне яки өйдәге Коръән мәктәбен тәмамлагач, кабул итәләр[1]. Мәдрәсә тәмамлаучылар университетларга керү хокукына ия.
Урта гасырларда ул ислам дөньясында дин әһелләрен, башлангыч мәктәп укытучыларын, шулай ук дәүләт аппараты хезмәткәрләрен әзерли торган бердәнбер югары гомуми белем бирү институты була. Гарәп дөньясының алдынгы галимнәре мәдрәсә тәмамлый.
Тарихы
Исламның беренче гасырларында мәдрәсә вазифасын мәчет үти. Мәдрәсәнең мөстәкыйль оешма буларак кайчан һәм кайда барлыкка килүе турында бәхәсләр бара. Беренче мәдрәсәләр Мәвәреннәһердә һәм Хөрәсәндә эшли башлаган дип санала.
Иң борынгы мәдрәсәләрнең берсе — 937 елгы Бохара янгыны тасвирламасында искә алынган Бохарадагы мәдрәсә. Үзәкләштерелгән мәгариф системасын булдыру буенча беренче омтылышлар Гәббәсиләр чорында ясала[2]. Мәдрәсәләр Сәлҗукләр дәүләтендә (XI—XII гасырлар) сөнниләрнең Фатыйми-исмәгыйлиләр тарафыннан Мисырда шигыйлекне пропагандалау үзәкләре — «Хикмәт сарайлары» (Дар әл-хикмә) һәм «Гыйлем йортлары» (Дар әл-гыйлем) — оештыруына җавап реакциясе буларак барлыкка килгән дигән фикер киң таралган. Киң тармаклы мәдрәсәләр челтәре Сәлҗукләргә сөнни исламның нигезләмәләрен популярлаштырырга ярдәм итә. Мәдрәсәнең дәүләт учреждениесе буларак прототибы хәлифә Һарун әр-Рәшид тарафыннан Багдадта нигез салынган «Хикмәт йорты» (Бәйт әл-хикмә) булгандыр. Әл-Мәэмүн Академиясе (813—833) буларак күбрәк танылган Хикмәт йорты диварларында фәлсәфә, астрономия, медицина, механика һ.б. буенча антик трактатлар гарәп теленә тәрҗемә ителгән[1].
Караханилар хакиме, Мәвәреннәһер идарәчесе Тамгач хан Сәмәркандта «гыйлем һәм дин кешеләренең җыелу урыны булачак һәм үз эченә мәчет, уку сыйныфлары, Коръән өйрәнү мәктәбе, Коръән укучы сыйныфы… ярдәмче биналар, ишегалды һәм бакча кертәчәк мәдрәсә» нигезләргә боера[1]. XI гасырда Сәлҗук вәзире Низам әл-Мөлек ән-Низамия мәдрәсәләренең киң челтәрен булдыра, ул дәүләт тарафыннан вәкыф системасы нигезендә финанслана. Аларда танылган галимнәр һәм хокук белгечләре (мәсәлән, әл-Газали) укыта. Дини фәннәр белән беррәттән, астрономия, фәлсәфә, математика, тарих һәм башкалар укытыла. «Низамия» үрнәгендә мәдрәсәләр төрле шәһәрләрдә оештырылган. Мәдрәсә мөгаллимнәре хезмәт хакы ала, студентлар торак һәм ризык белән тәэмин ителә[2]. Мәдрәсәләрне шулай ук Мисыр солтаны Сәлахетдин (Саладин), Зәнгиләр хакиме Нуретдин дә (XII гасыр уртасы) нигезли[1].
Мәдрәсәләр һәм алар каршындагы китапханәләр, гадәттә, шәхси иганәләр (вәкыф) хисабына эшлиләр[1].
Мөселман мәгарифе системасы күп гасырлар дәвамында иң алдынгысы булган, ул урта гасыр Көнбатыш Аурупада колледжлар системасының формалашуына йогынты ясый. Ләкин соңрак мәдрәсәләр Аурупа мәгариф системасы белән көндәшлек итә алмый. Яңа заманда мәдрәсәләр бөлгенлеккә төшә. Мөселман реформаторлары мәдрәсәләрнең эшчәнлек принципларын үзгәртеп корырга тырышалар[2]. XIX гасырның соңгы өченче өлеше — XX гасырда укыту методикасы, шулай ук аларда өйрәнелә торган фәннәрнең һәм дәреслекләрнең традицион җыелмасы яңартыла башлый. XX гасырның икенче, өченче өлешендә мәдрәсәләрнең бер өлеше университетлар составына керә[1].
1960 нчы елларда күпчелек ислам илләрендә үткәрелгән халык мәгарифе системасын үзгәртеп коруга бәйле рәвештә, ике төп мәдрәсә төре барлыкка килгән: халык мәгарифе системасына кергән урта яки югары гомуми белем бирү мәктәбе булган дөньяви характердагы мәдрәсәләр, һәм дин әһелләрен әзерли торган Коръән уку мәдрәсәләре. Дәүләт һәм конфессиональ мәдрәсәләрдән тыш, аз санда шәхси түләүле мәдрәсәләр дә эшли. Дөньяви мәдрәсәләрдә Коръәнне өйрәнү мәҗбүри.
СССРда дини эзәрлекләүләр вакытында, Бохарадагы Мир-Гарәп һәм Ташкенттагы Барак-хан (1971 елдан Ислам университеты) мәдрәсәләреннән тыш, барлык мөселман мәктәпләре ябыла. Аларда мөселман руханилары кадрларын әзерлиләр.
СССР таркалгач, БДБ илләрендә мәдрәсәләр челтәре торгызыла башлый[1].
Укыту предметлары
Өйрәнү һәм укытуның төп предметлары:
- Коръән уку (тәҗвид) һәм аңа аңлатма бирү (тәфсир);
- ислам риваятьләре (хәдис) һәм тарихы;
- гарәп теле һәм әдәбияты;
- ислам хокукы (фикъһ);
- ислам дине тәгълиматы (гакыйдә һәм кәлам);
- кайбер гамәли фәннәр (математика, астрономия, медицина)[1].
Укыту лекцияләр формасында алып барыла[1], шулай ук укытучылар һәм укучылар арасында сорау-җавап формасы кертелә.
Госман империясендә мәдрәсәләрдә укыту өчен дәүләт программалары төзелә[2].
Урта гасырларда мәдрәсәләр мөселман дин гыйлеме үзәкләре генә түгел, билгеле бер мәдәни әһәмияткә дә ия булалар.
Мәдрәсә архитектурасы
Архитектура корылмасы төре буларак мәдрәсә мөселман дөньясының көнчыгышында X—XII гасырларда формалашкан (Бохарадагы Фәрҗек мәдрәсәсе, X гасыр, сакланмаган); Хәргердтәге Низамия, Иран, XII гасыр). XII—XIII гасырлардан мәдрәсәләр Якын Көнчыгышта (Димәшктәге ән-Нурия әл-Кубра мәдрәсәсе, XII гасыр, Багдадтагы Мостансирия, XIII гасыр), XIII—XIV гасырлардан — Африканың төньягында төзелгән (Фестәге Саффарин мәдрәсәсе, XIII гасыр, Каһирәдәге Хәсән мәдрәсәсе, XIV гасыр).
Гомуми типологиягә карамастан, төрле өлкәләрнең мәдрәсәләре планлаштырылуы һәм конструкцияләре белән бер-берсеннән аерылып тора. Урта Азия мәдрәсәләрендә мәчет һәм аудитория бинаның корпусында, порталның ике ягында (төп фасадның уртасында) урнашкан, Сүриядә һәм Мисырда алар ишегалдына ачык лоджияләрне били. Кече Азиядә мәдрәсәнең ишегалды гадәттә зур гөмбәз белән капланган. Азиядә түшәмнәр гөмбәзле, Төньяк Африкада — черепица белән капланган кыек түбәләр. Мәдрәсәләр стуккога, ташка һәм агачка уеп ясалган бизәкләр, шулай ук уеп ясалган терракота һәм ялтыравыклы плитәләр белән бизәлә. Дөнья архитектурасының күренекле үрнәкләре рәтенә Фестәге Бу-Инания (XIV гасыр), Бохарадагы Олугбәк (XV гасыр), Бохарадагы Мир-Гарәп (XVI гасыр) мәдрәсәләре керә.
Иртә чор мәдрәсәләрендә торак бүлмәләр булмый. XII—XIII гасырларда нигезен квадрат яки турыпочмаклы ишегалды тәшкил иткән, аның яклары буйлап уку, гыйбадәт, торак һәм хуҗалык биналары урнашкан бина төре үсеш алган; ишегалдының бер өлешен яки барысын да бакча биләгән[1].
Торак бүлмәләр, гадәттә, өске катларда яки аудитория һәм җәйге гыйбадәтханә булып хезмәт иткән зоналарда урнашкан (кыйбла ягында); уку заллары һәм китапханә почмак биналарында һәм керү юлының ике ягында урнаштырылган. XII—XIII гасырлардан Мисыр һәм Сүрия мәдрәсәләре еш кына нигез салучының төрбәсе белән бердәм комплекс тәшкил иткән (Каһирәдәге Солтан Хәсән мәчете-мәдрәсәсе, 1356—1363; Димәшктәге ән-Нурия, 1172). Мөселман дөньясының көнбатышында мәдрәсәләр кечкенә күләмле (камералы) булулары һәм ишегалды интерьерларының һәм фасадларының җентекләп эшләнгән күптөсле декоры белән аерылып торган (Фестәге Аттарин мәдрәсәсе, 1325)[1].
Бөек империяләр чорында (Тимурилар, Сәфәвиләр, Госманлылар) мәдрәсәләр, җәмигъ мәчетләре кебек үк, орнаментлар һәм дини язулар белән бизәлгән купшы порталларга ия булган һәм шәһәр архитектура ансамбльләре композициясендә мөһим урын алган (Сәмәркандтагы Регистан — Олугбәк мәдрәсәсе, 1417—1420; Шир-Дор, 1619—1635/36; һәм Тиллә-Кари, 1646/47)[1].
Мәдрәсәләр мөселман мәдәниятенең, шәһәр һәм авыл архитектурасының аерылгысыз өлешенә әверелә. Иң танылган тарихи мәдрәсәләр рәтенә шулай ук Каһирәдәге әл-Әзһәр, Тунистагы әз-Зәйтүн, Бохарадагы Мир-Гарәп, Мароккодагы Мисбахия, Фестәге Бу-Инания керә.
XVIII—XIX гасырларда мөселман уку биналары традицион формаларда төзелгән (Хивадагы Мөхәммәт Әмин-хан мәдрәсәсе, 1851—1854). XX гасырның икенче яртысыннан мәдрәсә биналары заманча архитектура формаларына ия (Багдадтагы әл-Мостансирия мәдрәсә-университеты, 1970 нче еллар; Доха янындагы университет шәһәрчеге, Катар, 1990 нчы еллар азагы — 2000 нче еллар башы)[1].