Абашев Альмир Рәшит улы

Альмир Рәшит улы Абашев (рус. Абашев, Альмир Рашидович; 6 декабрь 1975, Казан) — Россия дәүләт эшлеклесе. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры (2025 елның 26 августыннан 8 октябренә кадәр — министр вазифаларын вакытлыча башкаручы)[1][2]. Татарстан Республикасының атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, беренче квалификация категорияле табиб[2].

Тормыш юлы

1975 елның 6 декабрендә Казан шәһәрендә туа[3].

Белеме

1998 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын, 2000 елда Казан дәүләт медицина академиясенең клиник ординатурасын тәмамлый. Медицина фәннәре кандидаты.

Хезмәт юлы

Сәламәтлек саклау өлкәсендә 1994 елдан бирле эшли.

2000 елдан 2002 елга кадәр Республика клиник вертеброневрология үзәгенең неврология бүлеге мөдире вазифасында.

2002 елда Республика клиник неврология үзәгенең генераль директоры урынбасары булып хезмәт итә.

2002 елдан 2003 елга кадәр «Обсерватория» республика балалар туберкулез шифаханәсендә баш табиб вазифасын башкара.

2003 елда 3 нче номерлы Республика клиник хастаханәсенең баш табибы итеп билгеләнә, аннан өч ел дәвамында, 2012–2019 елларда, 2 нче номерлы Республика клиник хастаханәсен җитәкли.

2016 елдан 2019 елга кадәр — «Казан» университет клиникасының баш табибы.

2019 елның апреленнән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгының беренче урынбасары вазифасын башкара[4].

2025 елның 28 августыннан — Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазифаларын вакытлыча башкаручы[5].

2025 елның 8 октябреннән — Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры[6].

Гаиләсе

Өйләнгән, балалары бар. Тормыш иптәше — Лилия Фәрит кызы Абашева, табиб-физиотерапевт, Казан (Идел буе) федераль университетының университет клиникасында физиотерапия бүлеге мөдире булып эшли. Татарстан Республикасының атказанган табибы[7]. Альмир Абашев — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшинның кияве[2].

Әтисе — Рәшит Җәләлетдин улы Абашев, югары квалификация категорияле табиб, Татарстан Республикасы (1996) һәм Россия Федерациясенең атказанган табибы[8]. Әнисе — Галия Әхәт кызы Абашева — табиб-эпидемиолог, лаеклы ялга кадәр Татарстан Республикасының Лениногорск районындагы ЦГСЭН бүлеге һәм СПИДка каршы көрәш үзәгенең эпидемиология бүлеге мөдире, Казан медицина көллиятендә укыткан, Татарстан Республикасының атказанган табибы[9][10].

Бертуган апасы — Гөлназ Рәшит кызы Газизова — эндокринолог, медицина фәннәре кандидаты, КДМУ укытучысы[10].

Дәүләт бүләкләре

Искәрмәләр

  1. Министром здравоохранения Татарстана назначен Альмир Абашев (рус.). Татар Информ (8 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 октябрь 2025.
  2. 1 2 3 «Прошел проверку на терпение и стойкость»: Альмир Абашев – новый шеф минздрава Татарстана (рус.). Бизнес Онлайн (8 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2025.
  3. Абашев Альмир Рашидович министр здравоохранения РТ (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 октябрь 2025.
  4. На должность первого заместителя министра здравоохранения РТ назначен Абашев Альмир Рашидович (рус.). Портал муниципальных образований РТ (22 апрель 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 октябрь 2025.
  5. Альмир Абашев — Татцентр.ру. 10 октябрь 2025 тикшерелде.
  6. Евгения Иванова, Анна Скрып. «Прошел проверку на терпение и стойкость»: Альмир Абашев – новый шеф минздрава Татарстана (рус.). БИЗНЕС Online (8 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 октябрь 2025.
  7. Признание заслуг (рус.). rt-online.ru (31 декабрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 октябрь 2025.
  8. Абашев Рашид Залялютдинович. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 октябрь 2025. Архивировано 8 май 2022 года.
  9. Известных врачей Рашида и Галию Абашевых поздравили с 50-летием супружеской жизни (рус.). Лениногорские вести (13 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 октябрь 2025.
  10. 1 2 Евгения Иванова. Вертеброневролог, Петр I детского санатория и трижды претендент на кресло: who is Mr. Абашев? (рус.). Бизнес Онлайн (9 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 октябрь 2025.
  11. Абашев Альмир Рашидович – краткая справка, контакты, биография, фото и новости. 10 октябрь 2025 тикшерелде.

Тема буенча өстәмә