Азия басмаханәсе (Казан)
Азия басмаханәсе (Гимназия басмаханәсе; рус. Азиатская типография, Гимназическая типография) — Казандагы беренче, Россия империясендәге татар телендәге беренче басмаханә. 1800 елда отставкадагы поручик Габделгазиз Бурашев акчасына ачыла[1]. 1829 елда Казан университеты басмаханәсенә кушыла[2].
Тарих
Габделгазиз Бурашев, Казан губернасында татар басмаханәсен ачу үтенече белән, император Павел I гә беренче тапкыр 1797 елда мөрәҗәгать итә. Император, рөхсәт кәгазенә кул куйса да, Сенат кире кага. Шуңа да карамастан, Казан, Оренбург татарлары һәм Оренбург Диния нәзарәтенең үтенечләрен күздә тотып, император Павел I нең 1800 ел 9 май һәм Сенатның шул елның 13 сентябрь указлары нигезендә, «Кирәк кадәр санда Коръән, догалыклар һ.б. шундый китаплар нәшер итү өчен» ачыла. Ачу һәм тоту чыгымнары Г. Бурашевка йөкләнә. Цензура вәкаләте шул ук Азия басмаханәсенә тапшырыла[3][4][5].
Азия басмаханәсе Казанның Беренче ирләр гимназиясе бинасында урнаша, цензура контролен гимназия укытучылары башкарырга тиеш була[6].
Басмаханә карамагында бары гарәп язулы шрифтлар гына була[7]. Бурашев үз хисабына Сенат басмаханәсенең Азия филиалыннан (1785 елда Петербург Фәннәр академиясе типографиясенең Азия филиалы нигезендә оештырылган «Азия басмаханәсе») хәреф җыю җиһазлары һәм шрифтлар сатып ала. Шулай ук Россия империясе җирлегендә шәрекъ телләрендә беренче матбугат бастыру осталары — корректор Хәмзә Мәмәшев[8] белән хәреф җыючы Гали Рәхмәтуллиннарны[9] эшкә чакыра.
Басмаханәдә басылып чыккан китапларның эчтәлеге Ислам дине кануннарына туры килүен Оренбург мөселман диния нәзарәте тикшерә, цензорны билгели, басыласы китапларга рөхсәт бирә. Дини-дидактик «Фәүз ән-нәҗат» («Котылу шатлыгы») кулъязмасыннан мөфти алып ташлаган өч бит текстны басма китапка керткәне өчен, 1802 елның ноябрендә Г. Бурашев һәм цензор булып эшләгән Казан имамы Мөхәммәд Әбдерәззаков хөкемгә тартылалар[4].
1803 ел ахырында Г. Бурашев басмаханә белән идарә итүдән читләштерелә, әмма 1805 елга кадәр аның заказчысы булып кала[3].
Басмаханә 1804 елның 31 мартыннан сатуга куела. 1806–1814 елларда Азия басмаханәсе Казан сәүдәгәре Йосыф Апанаев карамагында[10], аннан эшмәкәр һәм сәүдәгәр Гобәйдулла Юнысов җитәкчелегендә эшли[7].
Басмаханәнең цензоры Казан университеты укытучысы Ибраһим Хәлфин була[3]. Аның катнашында беренче 3 елда барлыгы 31 мең данә татарча һәм гарәпчә мөселман китаплары нәшер ителә. 1806 елда рекорд куела: 27 мең данә төрле исемдәге китап (Коръән, Һәфтияк, Иман шарты, әлифба, грамматика һ. б.) басыла. Чит ил кешеләре Русиядә мөселман халкының басма сүз белән ирекле эш итүенә гаҗәпләнә[11].
1806 елда басмаханә Беренче ир балалар гимназиясеннән Казан университетының төп бинасы каршында махсус төзелгән йортка күчерелә[4].
1829 елда Азия басмаханәсе Казан университеты басмаханәсенә кушыла[3].
Басмалар
1801 елда типографиядә басылган беренче китаплар «Иҗекләп уку китабы» (соңгырак басмаларында: «Әлифба иман шарты белән») һәм «Һәфтияк» була. «Әлифба» һәм «Иман шарты» ел саен, хәтта елга берничә тапкыр басыла.
1802 елда 6 исемдәге яңа китап бастырып чыгарылган, алар арасында: беренче мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәенов тарафыннан нәшер ителгән[12] Мөхәммәд Устуваниның «Устувани китабы» (Мөһим дини мәсьәләләр җыентыгы), XVI гасыр төрек имамы Мөхәммәд Биргевиның (татарлар арасында: Пиргули) «Пиргули китабы», Аллаһияр Суфиның «Собател-гаҗизин» (Гаҗизләрнең ныклыгы) һ. б. китаплар бар[3].
1803 елның августында Коръәннең оригиналь басмасын нәшер итә башлыйлар. Текстның дөреслеген Иске Татар бистәсе имамы Мөхәммәд Әбдерәззаков күзәтеп тора. Коръәннең «Казан варианты» кануни дип таныла һәм Россия империясенең көнчыгыш төбәкләрендә һәм чит (мөселман) дәүләтләрендә тарала башлый. 1808 елдан башлап биредә Коръән басмасының Санкт-Петербургта (Петербург Азия басмаханәсендә) әзерләнгән варианты да басыла[7].
1806–1809 елларда яңа «Сәйфел-Мөлек» (патша улы Сәйфел-Мөлекнең Көнчыгыш илләренә сәяхәте турында бәян) һәм «Рисаләи Мөхәммәдия» (Мөхәммәд юлламалары) китаплары дөнья күрә[3].
Азия басмаханәсе Казан университеты заказларын да башкара. 1808 елда профессор Христиан Френ тарафыннан «Әхмәдия» һәм «Саманиларның кайбер көмеш тәңкәләрен тасвирлау» китаплары бастырыла, 1814 елда —Исламга кадәрге чор шагыйре Әш-Шанфара һәм XI—XII гг. шагыйре Ат-Туграиның гарәп телендәге ике поэмасы, 1813 елда «Французларны җиңү турында югары манифест» татар телендә басыла[3].
1801–1829 елларда басмаханәдә барлыгы 93 китап басылган, бу чорның 9 елы дәвамында, шрифтларның тузуы сәбәпле, бер генә китап та нәшер ителмәгән[3].
Хәтер
2023 елның 20 маенда Казан федераль университетында дөньяда беренче татар басмаханәсе ачылуы һәм анда 1803 елда Коръәннең беренче тиражын бастыру уңаеннан мемориаль такта куела[13].
Искәрмәләр
- ↑ Бураш (Бурашев) Габделгазиз. // Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 48нче бит.
- ↑ В Казани пройдет презентация нового издания Корана «Казан басмасы». ИА «Татар-информ» (18 апрель 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 август 2019. Архивировано 3 август 2019 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 Габдельганеева, Г. Г. Татарская книга Казани в первой половине ХІХ века // Вестник Казанского государственного университета культуры и искусств : журнал. — 2012. — № 3—1. — С. 126—130.
- ↑ 1 2 3 Азия басмаханәсе. Татарика. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2024.
- ↑ Габдельганеева Г.Г. Татарская книга в России // История татар с древнейших времен: в 7-ми томах. Том VI. / Р. Исхаков. — Казань: Институт истории имени Шигабутдина Марджани Академии наук Республики Татарстан, 2013. — 841 с.
- ↑ Образование, наука и культура. Моя Казань — информационно-развлекательный портал города. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 август 2019.
- ↑ 1 2 3 Эльмира Амирханова. Первые мусульманские печатные издания Корана. 1 часть. Ислам Сегодня (24 гыйнвар 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 август 2019.
- ↑ Мамышев Хәмзә. // Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 154нче бит.
- ↑ Рәхмәтуллин Гали. // Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 198нче бит.
- ↑ Сергей Синенко. Книгоиздание на татарском языке в Поволжье и на Южном Урале. Посреди России. Информационно-аналитическое издание (27 октябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 август 2019.
- ↑ «Деятель», 1898, № 2.
- ↑ В Казани презентуют книгу, изданную первым муфтием России в 1802 году. Татар-информ, 12.06.2015
- ↑ Пресс-служба ректора КФУ. В КФУ открыли мемориальную доску в честь издания в Казани первого тиража Корана. www.media.kpfu.ru (20 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2024.
Әдәбият
- Азиатская типография // Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр. 64. ISBN 0-9530650-3-0
- Аристов В. В. Материалы цензурного комитета при Казанском университете: 1812—1827 // Описание рукописей Научной библиотеки им. Н. И. Лобачевского. Казань, 1961. Вып. 7.
- Владимиров В. Историческая записка о 1-й Казанской гимназии 18 столетия. Казань, 1867.
- Каримуллин А. Г. У истоков татарской книги (От начала возникновения до 60-х годов XIX,века). Казань: Татар.кн. изд-во, 1971. — 224 с.
- Багаутдинова Х. «Желая распространить круг действий своего заведения» (к истории первой Казанской частной «Азиатской» типографии Л. М. Шевица) // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2011. № 4. С. 259—264.
Сылтамалар
- Габдельганеева Г. Г. Татарская книга Казани в первой половине ХІХ века. «Вестник Казанского государственного университета культуры и искусств», 2012.
- Издательская деятельность. Казанский (Приволжский) федеральный университет — официальный сайт. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 август 2019. Архивировано 3 август 2019 года.
- Первая мусульманская типография