Вишневский Александр Васильевич
Александр Васи́льевич Вишне́вский (23 август (4 сентябрь) 1874, Түбән Чирйорт[d], Тимерхан-Шура бүлгесе[d], Дагстан өлкәсе, Россия империясе — 13 ноябрь 1948, Мәскәү) — рус һәм совет хирургы, танылган дәвалау маен булдыручы; табиблар династиясенә нигез салучы. СССР Медицина фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы (1946). Икенче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1942).
Тәрҗемәи хәле
Александр Вишневский 1874 елның 23 августында (4 сентябрь) Новоалександровка авылында (хәзерге Дагыстанның Кизилюрт районы Түбән Чирюрт авылы) 82 нче Дагыстан пехота полкы штабс-капитаны Василий Васильевич Вишневский гаиләсендә туа.
1899 елда Казан император университетының медицина факультетын мактау билгесе белән тәмамлый. Бер ел дәвамында Казанның Александровск хастаханәсенең хирургия бүлегендә штаттан тыш ординатор булып эшли. 1900—1901 елларда топографик анатомияле оператив хирургия кафедрасының штаттан тыш прозекторы, 1901—1904 елларда — нормаль анатомия кафедрасының прозекторы, 1904—1911 елларда топографик анатомия кафедрасының приват-доценты булып эшли. 1903 елның ноябрендә докторлык диссертациясен яклый.
1905 елда А. В. Вишневский урологик тикшеренүләр ысулларын үзләштерү өчен чит илгә командировкага җибәрелә. 1908 елның 1 апреленнән 1909 елның 15 гыйнварына кадәр аның икенче чит ил командировкасы уза, ул сидек-җенес системасын дәвалау һәм баш мие хирургиясен өйрәнә. Германиядә нимец хирурглары Бир, Кёрте, Гильдебранд клиникаларында эшли, шулай ук Парижда Дуаен һәм Госсе клиникаларында нейрохирургия өйрәнә. Шул ук вакытта Пастер институтының Мечников лабораториясендә ике фәнни эш башкара.
1910 елда А. В. Вишневскийга В. Л. Боголюбов белән берлектә Казан университетының медицина факультетында гомуми хирургия патологиясе һәм терапиясе курсын алып бару йөкләнә, 1911 елдан ул бу курсны берүзе алып бара[2]. 1912 елның апрелендә хирургия патологиясе кафедрасының экстраординар профессоры булып сайлана. 1916 елдан госпиталь хирургиясе кафедрасы мөдире.
Беренче бөтендөнья сугышы елларында А. В. Вишневский ярдәмчеләреннән башка диярлек ике хирургия курсын — хирургия патологиясе һәм госпиталь клиникасы алып бара, шул ук вакытта Бөтенроссия земство берлегенең Казан бүлеге госпиталенең өлкән табибы, Казан биржа һәм сәүдәгәрләр җәмгыяте госпитальләренең, Казан хәрби округы лазаретының табиб-консультанты була[2].
1918 елдан Казанның беренче совет хастаханәсендә өлкән табиб булып эшли, 1918—1926 елларда Татарстан АССР өлкә хастаханәсен җитәкли. 1926 елдан 1934 елга кадәр Казан университетының факультет хирургия клиникасы мөдире.
Бөтенләй яңа эшчәнлек өлкәсендә — административ өлкәдә — үзен бик яхшы оештыручы итеп күрсәтә. 1923—1934 елларда аның эшчәнлеге иң югары дәрәҗәгә ирешә. Бу вакытта Вишневский 40 ка якын фәнни хезмәт бастыра. Аңа үт юлы, сидек системасы, күкрәк куышлыгы хирургиясе, нейрохирургия, хәрби зарарланулар һәм эренле процесслар хирургиясе буенча эксперименталь-физик тикшеренүләр һәм күпсанлы оригиналь эшләр керә. Вишневский — 100 дән артык фәнни хезмәт авторы. Аның берсе киң танылу алды.
Патологик процесслар барышына новокаинның тәэсирен күзәтеп, Вишневский аның авыртуны баса торган дару буларак кына түгел, ә ялкынсу процессы барышына һәм яраларны дәвалауга уңай йогынты ясый дигән нәтиҗәгә килә. Нерв системасының ялкынсу процессына йогынтысы турында фәнни концепция эшли. Шуннан чыгып, ялкынсу процессларын, эренле яраларны, травматик шокны дәвалауның (новокаин блокадасы, вагосимпатик блок һ. б.) яңа ысулларын булдырган. Новокаин һәм майлы-бальзам бәйләвеченең кушылмасы аякларда үзеннән-үзе барлыкка килгән гангрена, трофик җәрәхәтләр, тромбофлебит, абсцесслар, карбункуллар һәм башка авыруларда ялкынсу процессларын дәвалауның яңа ысулын бирә. 1932 елда «Шуышучан инфильтрат ысулы буенча җирле авыртуны басу» монографиясен чыгара.
Вишневский тәкъдим иткән яраларны дәвалау һәм авыртуны баса торган яңа ысуллар Бөек Ватан сугышы вакытында зур роль уйный, меңләгән совет сугышчыларын коткара[3]. Вишневский буенча авыртуны баса торган ысул совет хирургларының операция эшчәнлегендә әйдәп баручыларның берсе була һәм авторга киң танылу китерә. Гади хирургларга аңлаешлы ысул хирургиянең гадәти дәвалау учреждениеләренә авыл район хастаханәләренә кадәр үтеп керүенә ярдәм итә. Вишневский тарафыннан 1927 елда тәкъдим ителгән майлы-бальзам бәйләвеч (Вишневский мае) сугыш чорында яраларны дәвалау өчен уңышлы кулланылган. Хәзерге вакытта түбән эффективлык аркасында әлеге ысул искергән дип санала[4], тире яман шеш аыруы, гематологик һәм башка авырулар куркынычының артуына китеререгә мөмкин.
1929 елда Айова штаты университетының медицина факультеты деканы чакыруы буенча А. В. Вишневский АКШта «рус» дигән атама алган үз ысулы турында доклад белән чыгыш ясый.
1934 ел ахырында Вишневский Мәскәүгә күчеп килә, анда Табибларны камилләштерү үзәк институтының хирургия клиникасын җитәкли. Казаннан киткәндә, биредә күп санлы шәкертләрен калдырган. А. В. Вишневский мәктәбеннән 18 профессор чыккан. Казан дәүләт медицина институтының дүрт хирургия кафедрасының өчесен аның укучылары били — профессорлар Н. В. Соколов, И. В. Домрачев, С. М. Алексеев була. Казанның тагын биш укучысы — В. И. Пшеничников, А. Н. Рыжих, Г. М. Новиков, А. Г. Гельман, С. А. Флёров[5] — башка шәһәрләрдә хирургия кафедраларын җитәклиләр[2].
Александр Васильевичның укучыларының берсе аның улы — хәрби хирург Александр Александрович була.
1941 елның көзендә яңадан Казанга килә, анда Бөтенсоюз эксперименталь медицина институтының хирургия клиникасы эвакуацияләнә. 1947 елның декабрендә Вишневскийны СССР медицина фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлыйлар[6]. 1947 елда Мәскәүдә эксперименталь һәм клиник Хирургия институты төзелә. Вишневский аның директоры була.
Профессор П. Ф. Здродовский язганча, А. В. Вишневский «үзендә клиницист белән экспериментаторны — соңгы чор клиницистлары арасында без бөтенләй күрмәгән — синтезны» искиткеч итеп берләштерә. Н. Н. Бурденко һәм В. И. Разумовский белән беррәттән, А. В. Вишневский ватан нейрохирургиясенә нигез салучы булып тора.
1948 елның 13 ноябрендә вафат була. Мәскәүдә Новодевичье зиратында җирләнгән (3 участок). Казанның үзәк урамнарының берсе — Беренче Академия урамы — 1949 елда Вишневский урамы дип үзгәртелә.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Ленин ордены (05.09.1944)
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1943)
- Медальләр
- Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1942) — новокаин блокадасы һәм майлы-бальзам бәйләгече ысулларын эшләгәне һәм керткәне өчен.
- РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1934)
Хәтер
- Дагыстанның Кизилюрт районы Түбән Чирюрт авылында А. В. Вишневскийның музей-йорты[7].
- Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының А. В. Вишневский исемендәге Хирургия институты (элеккеге Россия медицина фәннәре академиясенең А. В. Вишневский исемендәге Хирургия институты).
- А. В. Вишневский исемендәге Казан медицина институтының (хәзер — университет) хирургия клиникасы. Биредә А. В. Вишневскийның мемориаль бүлмәсе төзелгән.
- А. В. Вишневский исемендәге Дагыстан республика клиник хастаханәсе.
- Омск өлкәсендә, шәһәр тибындагы Крутинка бистәсендә профессор А. В. Вишневский исемендәге үзәк район хастаханәсе урнашкан.
- 1951 елда А. В. Вишневский исемендәге Хирургия институты (Мәскәү) каршында галимгә һәйкәл куела. Скульпторы — С. Т. Конёнков, архитекторы — В. Е. Шалашов[8].
- 1971 елда Казанда Толстой һәм Бутлеров урамнары чатында А. В. Вишневскийның бюст скульптурасы урнаштырыла (скульпторы — В. Рогожин, архитекторы — А. Спориус).
- Сугыш еллары итәлегенә Вишневскийның Казанда яңадан операция өстәле янына баскан бинага А. В. Вишневскийның бакыр барельефы куелган.
- А. В. Вишневский хөрмәтенә Мәскәүдәге мәйдан, Казан, Кизилюрт, Хасавюрт, Новороссийск шәһәрләрендәге урамнар, Дагыстанның Кизилюрт районы Түбән Чирюрт, Зубутли-Миатли, Акнада, Комсомольское авылларындагы урамнар аталган.
- А. В. Вишневский хөрмәтенә Аэрофлот авиакомпаниясенең Airbus A320 RA-73758 (VQ-BPW) самолёты аталган.
Искәрмәләр
- ↑ Вишневский Александр Васильевич // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ 1 2 3 Курыгин Александр Анатольевич, Семенов Валерий Владимирович. Профессор Александр Васильевич Вишневский (1874-1948) // Вестник хирургии имени И. И. Грекова. — 2017. — Т. 176, вып. 6. — ISSN 0042-4625.
- ↑ Назмутдинов А.А., Котельникова В., Мулюкова Д.Р. А. В. Вишневский. Избавитель от боли // Вестник Совета молодых учёных и специалистов Челябинской области. — 2016. — Т. 2, вып. 2 (13). — ISSN 2308-2127.
- ↑ Блатун Л. А. Возможности современных мазей в лечении гнойных ран, пролежней, трофических язв // Фармацевтический вестник : газета. — 2002. — 29 января (№ 3 (242)). — С. 18—19.
- ↑ Вишневский Александр Васильевич, хирург. Казанские истории. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
- ↑ Миленушкин Ю. И. Третья сессия Академии медицинских наук СССР // Природа. — 1947. — № 4. — С. 79—83
- ↑ Дом-музей Александра Вишневского в Кизилюртовском районе принимает посетителей. 18.05.2018. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025. Архивировано 20 сентябрь 2022 года.
- ↑ Редактор. Памятник военному хирургу, академику А.В. Вишневскому, 1951. Бронза, гранит, высота фигуры 120 см, высота пьедестала 536 см. Архитектор В.Е Шалашов. Ул. Б. Серпуховская, 27, Москва. 28 октябрь 2025 тикшерелде.
Әдәбият
- Великая Отечественная война, 1941—1945; Словарь-справочник / Н. Г. Андроников, А. С. Галицан, М. М. Кирьянов и др.; Под общ. ред. М. М. Кирьянова — М.: Политиздат, 1985. — С. 78. — 527 с. — 200 000 экз.
- Захарьян С. Т. А. В. Вишневский. — М., 1967.
- Качков А. П. Вишневский Александр Васильевич // Большая медицинская энциклопедия / гл. ред. Б. В. Петровский. — 3-е изд.. — М.: Советская энциклопедия, 1977. — Т. 4. — С. 277. — 576 с.
- Вишневский Александр Васильевич / Качков А. П. // Вешин — Газли. — М. : Советская энциклопедия, 1971. — С. 132. — (Большая советская энциклопедия#Третье издание / гл. ред. А. М. Прохоров ; 1969—1978, т. 5).
- Курыгин Александр Анатольевич, Семёнов Валерий Владимирович. Профессор Александр Васильевич Вишневский (1874-1948) // Вестник хирургии имени И. И. Грекова. — 2017. — № 6.
- Бабошкина Л.С., Юркова И.В. Профессия – врач: призвание, ответственность, подвиг (к 110 лет со дня рождения А. А. Вишневского) // Бюллетень медицинских интернет-конференций. — 2016. — № 5.
- Абсалямова Г. Р. Вклад А. В. Вишневского в развитие медицины // Бюллетень медицинских интернет-конференций. — 2014. — № 11.
- Назмутдинов А.А., Котельникова В., Мулюкова Д.Р. А. В. Вишневский. Избавитель от боли // Вестник Совета молодых учёных и специалистов Челябинской области. — 2016. — № 2 (13).