Александр Кирзимов


Александр Кирзимов (Александр Илья улы Кирзимов, рус. Александр Ильич Кирзимов) – совет хәрби эшлеклесе, генерал-майор (1941), Беренче бөтендөнья, Ватандашлар, Бөек Ватан сугышларында катнашучы.

Тәрҗемәи хәле

1897 елның 12 декабрендә Верный (хәзерге Алматы) шәһәрендә туган. Татар[1]. Шәһәр укуханәсендә 2 классны тәмамлаган (1910). 1913-1915 елларда тәмәке фабрикасы эшчесе. 1915 елда патша армиясендә хәрби хезмәттә.

Хәрби карьера

ВЧК чик саклау гаскәрендә

1921 елның декабреннән ВЧК чик саклау хезмәтендә:

Бөек Ватан сугышында

Сугыш башында А. Кирзимов полкы Көньяк-Көнбатыш фронты флангын саклап, Стыр елгасы буйлап заслонда тора. А. Кирзимов Ленинград фронтына күчерелеп, яңа төзелгән 265- дивизия командиры итеп билгеләнә. Тулысынча оешып бетмәгән дивизия Выборг янында сугышка керә һәм күп югалтулар кичерә. 1941 елның 24 августында «ышанычны акламау» сылтавы белән, А. Кирзимовны вазифасыннан азат итәләр.

1946 елның маенда отставкага чыга. 1955 елның 7 маенда Мәскәүдә вафат була.

Гаиләсе

Ташкентта гаиләсе Шевченко урамы, 24 йорт, 12 фатирда тора.

  • Хатыны – Кирзимова Елизавета Филипповна (1915-1977).
  • Уллары Юрий Михайлович Пинигин (1932), Михаил Михайлович Пинигин (1936).[3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Чыганаклар

  1. Великая Отечественная: Комкоры. Военный биографический словарь. Т. 2. — М.; Жуковский: Кучково поле, 2006.
  2. Рәис Зарипов. Корпус командирлары. Казан утлары, 2015, № 5.