Артур Кәбиров
Артур Кәбиров (Артур Зиннур улы Кәбиров, баш. Артур Зиннур улы Кәбиров, рус. Артур Зиннурович Кабиров, 10 апрель 1985, Ариево[d], Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) ― драма актеры, музыкант, җырлар авторы, автор-башкаручы.[1] Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артисты (2007 елдан), Салават Юлаев (2022) һәм Шәехзадә Бабич (2017) исемендәге премияләр лауреаты. Башкортстанның атказанган артисты (2023).
Тормыш юлы
1985 елның 10 апрелендә БАССР Дуван районы Артый авылында туган. Туган авылында 8 классны, Уфада Рәми Гарипов исемендәге 1нче республика гимназия-интернатын, Мәскәүдә М. С. Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (пофессор В. П. Селезнёв остаханәсе,[2] 2007) тәмамлаган, шул елда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры труппасына кабул ителә. Хәзер әлеге театр сәхнәсендә хезмәт итә.
Башкарган рольләре
- Кыз урлау (М. Кәрим) ― күмәк күренешләрдә;
- Урал батыр (эпос) ― Заркум;
- Гөлбостан (К. Даян) ― күмәк күренешләрдә;
- Прометей (М. Кәрим) ― Гермес;
- Эңгер төшкәч (А. Дударев) ― Илгизәр;
- Мәхәббәт кошлары (И. Йомагулов) ― Апуш;
- Нәркәс (И. Йомагулов) ― Тимерхан;
- Амеля (Н. Крашенинников) ― егет;
- Ат уйнатып алдан бара (З. Буракаева) ― Шайморатов;
- Февраль.Буран (З. Буракаева) ― Рәми Гарипов;
- Чыңгызханның ак болыты (Ч. Айтматов) ― Эрдене;
- Алтын ачкыч – Remake (А. Толстой) ― Арлекин;
- Баллы, тирәкле Балтирәк (Ә. Ишбулдина) ― күмәк күренешләрдә;
- Эзләдем, бәгърем, сине (Т. Миңнуллин) ― Рәхимҗан;
- Мулла (Т. Миңнуллин) ― Эльбрус;
- Mouse story (әкият, Д. Урбан) ― Шома;
- Диңгез.Утрау.Хәзинә (Д. Сәлимҗанов) ― Кумак;
- Хыялга каршы (А. Баймөхәммәтов) ― Ильяс;
- Йосыф вә Зөләйха (Кол Гали) ― Яшһәр;
- Зөбәрҗәт шәһәр тылсымчысы (А. Волков) ― әкият каһарманы;
- Каһым түрә (Б. Бикбай) ― Колтүбә;
- Кара йөзләр (М. Гафури ) ― Закир;
- Эдип патша (Софокл) ― икенче рухани;
- Бәхет хакы (Х. Мөдәррисова ) ― табиб;
- Җаным, иртәгә яңа көн туар (Я. Пулинович) ― егет;
- Ай тотылган төндә (М. Кәрим) ― егет;
- Руди – Never off (А. Әбүшахманов) ― КГБ агенты;
- Яшь йөрәкләр (Ф. Бурнаш) ― Фәйзулла;
- Әсма (Р. Фәхретдин) ― сөйләүче һ.б..
Фильмография
Музыкаль карьерасы
2020 елда Артур Кәбировның акустик концерты узаАртист Башдрамтеатра Артур Кабиров приглашает на акустическую программу «Одинокий путник». Культурный мир Башкортостана (27 гыйнвар 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.. 2024 елда Уфада узган беренче башкорт рок-концертында катнаша[5].
«Минем йондозым», «Мин ҡайтырмын», «Капитан», «Ярат мине», «Юлдар» һ.б җырлар башкара.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2017 ― Шәехзадә Бабич премиясе ― Гафури театрында куелган «Калдырма, әни!» (А. Баймөхәммәтов) спектаклендәге роле өчен (Гафури театрының иҗади төркеме составында);
- 2022 ― Салават Юлаев премиясе ― Гафури театрының «Ат уйнатып алдан бара» (З. Буракаева) спектаклендәге генерал М. Шайморатов роле өчен;
- 2023 ― Башкортстанның атказанган артисты [6].
Гаиләсе
Хатыны Лилия, уллары Тимерхан, Батырша; кызы Камилә[7].
Искәрмәләр
- ↑ Артист Башдрамтеатра Артур Кабиров приглашает на акустическую программу «Одинокий путник». Культурный мир Башкортостана, 27.01.2020 [рус.]
- ↑ Селезнев Владимир Прохорович. ВТУ имени М. С. Щепкина
- ↑ В Уфе состоялась презентация нового башкирского игрового фильма «Дикарь». ИА Башинформ, 27.12.2016 [рус.]
- ↑ 31 декабря на БСТ премьера музыкального фильма «Ургала». rb7.ru, 26.12.2013 [рус.]
- ↑ Во Дворце борьбы в Уфе состоится первый башкирский рок-концерт. mgazeta.com (Молодежная газета) (14 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Награждение 15 февраля 2023 года. ВКонтакте
- ↑ Лилия Гибадуллина. Интервью с актёром БГАТД им. М. Гафури Артуром Кабировым. kulturarb.ru, 28.12.2018 [рус.]