Артур Нәзиуллин
Артур Искәндәр улы Нәзиуллин (рус. Артур Искандарович Назиуллин, 5 июнь 1988, Уфа, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР) — Россия музыканты, кларнетчы, Башкортостан Республикасының Дәүләт академия симфоник оркестры директоры (2019 елдан)[1][2]. Башкортостан Республикасының халык артисты (2022) һәм атказанган артисты. Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе (2022), Башкортостан Республикасының Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясе лауреаты.
Тормыш юлы
Артур Назиуллин 1988 елның 5 июнендә Уфа шәһәрендә туа. Музыка белән 5 яшеннән кызыксына башлый. Заһир Исмагыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе каршындагы музыка лицеенда укый, 2002 елда Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы лицей-интернатка укырга керә. П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен профессор Р. О. Багдасарян сыйныфы буенча һәм Г. Эйслер исемендәге Берлин югары музыка мәктәбен профессор Д. Кюн сыйныфы буенча тәмамлый. Любек шәһәрендәге югары музыка мәктәбендә профессорлар Сабина Мейер һәм Райнер Веле сыйныфында стажировка үтә.
2002 елда «Яңа исемнәр» фонды программаларында солист буларак дебют ясый. Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының «XXI гасыр йолдызлары» федераль программасында катнаша.
2018 елда Башкортстан Милли симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. 2023 елда оркестрның директоры итеп билгеләнә. Шул ук елда оркестр «академия» исемен ала һәм Башкортостан Республикасының Дәүләт академия симфоник оркестры дип атала башлый[1].
Бәйгеләр
Халыкара бәйгеләр лауреаты:
- «Яңа исемнәр» конкурсы җиңүчесе (Мәскәү, Ханты-Мансийск, 2004);
- Кларнетчылар халыкара конкурсында беренче премия (Мәскәү, 2005);
- Кларнетчылар халыкара конкурсында беренче премия (Ванкувер, Канада, 2007)[3].
Концерт эшчәнлеге
Россия, Германия, Франция, Польша, Португалия, Канада, Төркия, Чехия, Нидерланд, АКШ, Согуд Гарәбстаны сәхнәләрендә чыгыш ясый. Мәскәү, Гамбург, Татарстан (Александр Сладковский җитәкчелегендә), Staatskapelle Halle, Victoria Symphony, Lisbon Sinfonietta, Antalya State Symphony Orchestra оркестрлары белән хезмәттәшлек итә. Владимир Спиваков, Денис Мацуев, Максим Дунаевский, Юрий Симонов, Марк Горенштейн, Фоат Мансуров, Пинхас Цукерман, Павел Нерсесьян, Лиана Исакадзе кебек дирижёрлар белән эшли.
«Денис Мацуев и друзья», «Владимир Спиваков приглашает», «Звёзды на Байкале», Crescendo, Clarinet Fest һ.б. фестивальләрдә катнаша.
2015 елның 16 гыйнварында П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясенең Зур залында «Максим Дунаевский и новое поколение звёзд» гала-концертында чыгыш ясый.
2024 елның июнендә Севастопольдә «Музыкальные истории» проектында катнаша[4]. 2025 елда Луганск, Белгород шәһәрләрендә, «Сириус» федераль территориясендә чыгыш ясый; декабрьдә «Соло с оркестром» номинациясендә «440 Герц» премиясенә лаек була[5].
Төрле телерадиотапшыруларда, шул исәптән «Культура» телеканалындагы тапшыруларда катнаша.
Хәйрия проектлары
2013 елда Башкортостан буенча хәйрия концертлары үткәрә. 2014 елда яшьләр өчен «Созвездие» («Йолдызлык») премиясен гамәлгә куя. Республикада В. Спиваков фондының Җәйге иҗат мәктәбен оештыра. Башкортостандагы В. Спиваков хәйрия фонды директоры[6].
Иҗтимагый эшчәнлеге
- Россия Федерациясе Президенты каршындагы Башкортостан Республикасы Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы «Башкортостан якташлыгы» иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы.
- Башкортостан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы мәдәният буенча иҗтимагый совет әгъзасы.
- Росмолодёжь агентлыгының яшьләр проектлары буенча федераль эксперты.
- Башкортостан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы[7].
Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр
- Башкортостан Республикасының халык артисты (2022);
- Каракалпакстан Республикасының атказанган артисты;
- Салават Юлаев исемендәге Башкортостан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2022);
- Ш. Бабич исемендәге Дәүләт республика яшьләр премиясе лауреаты;
- Россия Федерациясе Президенты гранты;
- Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты;
- Россия Федерациясе Куркынычсызлык Советының мактау билгесе;
- Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы Рәисенең Рәхмәт хаты;
- Башкортостан Республикасы Хөкүмәтенең почёт грамотасы;
- Кемерово өлкәсенең «За веру и добро» медале[1].
Җинаять эше
2026 елның 30 гыйнварында Уфада Артур Назиуллин һәм Башкорт дәүләт филармониясе директоры Алмаз Сәетов тоткарлана. Алар мәдәни чараларга бүленгән бюджет акчаларын үзләштерүдә яки туздыруда (РФ ҖК 160 ст. 4 өлеше) шикләнелә. Бу эш «БР Мәдәни программалар дирекциясе» АНОдагы урлашулар турындагы тикшерүдән аерым җинаять эше итеп бүлеп чыгарылган[8][9].
Шәхси тормышы
Өйләнгән. Россиядә яши.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Государственный академический симфонический оркестр Республики Башкортостан. Официальный сайт. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2026.
- ↑ Татаренко, Юрий. «Скоро на туркарте». Как симфонический оркестр делают брендом Башкирии. 30 гыйнвар 2026 тикшерелде.
- ↑ Арт-директор Фонда культурных программ имени И. Дунаевского — Артур НАЗИУЛЛИН. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 гыйнвар 2015. Архивировано 20 гыйнвар 2015 года.
- ↑ В Севастополе стартует цикл камерных концертов. ClassicalMusicNews.Ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2026.
- ↑ Госоркестр Башкортостана – трижды лауреат премии «440 Герц». Официальный сайт ГАСО РБ. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2026.
- ↑ Кларнетист Артур Назиуллин отправляется в благотворительный тур по Башкирии (рус.). www.bashinform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2026. Архивировано 2 сентябрь 2017 года.
- ↑ Артур Назиуллинның БР буенча ЭЭМ каршындагы Иҗтимагый советта әгъзалыгы. BezFormata. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2026.
- ↑ В Уфе силовики задержали директоров Башгосфилармонии и Госоркестра (рус.). РБК. Уфа. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2026.
- ↑ В Уфе задержаны два высокопоставленных деятеля культуры (рус.). Башинформ. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2026.