Валентин Урдаш

Валентин Урдаш (чын исем-фамилиясе Валентин Андрей улы Яковлев, чуаш. Валентин Урдаш, Яковлев Валентин Андреевич (1924 елның 20 декабре, ТАССР, Буа кантоны, Раково1973 елның 18 апреле, Чабаксар) — Бөек Ватан сугышында катнашкан язучы, тәрҗемәче. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1971 елдан).

Тәрҗемәи хәле

1924 елның 20 декабрендә Татарстан АССР Буа кантоны (хәзерге Татарстанның Буа районы) Раково авылында туган. 1941 елда Буа районы Әлши урта мәктәбен тәмамлаган. 1941-1943 елларда Бөек Ватан сугышы фронтларында була. 1943 елның мартында Жиздра тимер юл станциясе өчен барган сугышта каты яралана. Батырлыгы өчен 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм сугышчан медальләр белән бүләкләнгән. Һоспитальдә озак дәваланганнан соң, туган ягына 1нче төркем инвалидлык белән кайта.

1944 елда Казанда чуаш телендә нәшер ителгән «Хĕрлĕ ялав» газетасында махсус хәбәрче булып эшли. 1944 елның сентябреннән Чабаксарда Чуаш АССР министрлар шурасы каршындагы радиомәгълүмат комитетында эшли башлый. 1946 елдан — һөнәри язучы.

Иҗаты

В. Урдаш шигърият белән балачактан мавыкса да, сугыштан соң гына ныклап иҗат итә башлый. 1951 елда беренче басылып чыккан китабы хикәяләр җыентыгы була. 100дән артык популяр җырның сүзләрен язган. Җырлары русчага тәрҗемә ителеп, Куйбышев өлкәсенең «Коммунист» газетасында басылган (1975). Рус теленнән күпсанлы тәрҗемәләре бар: В. Каверинның «Ике капитан» романы, А. Мусатовның «Стожары» повесте һ.б.

Китаплары

  • «Аслă йыш» (Олы гаилә)
  • «Ӑраскал» (Язмыш)
  • «Ӗмĕтĕмĕр çитсе пынăран» (Хыяллар чынга аша)
  • «Пĕчĕк Роза» (Кече Роза)
  • «Пурăнас килет» (Яшисе килә)
  • «Саншăнах юрлатăп» (Синең өчен җырлыйм)
  • «Чун савнăран» (Чын күңелдән)
  • «Çурхи кунсем» (Язгы көннәр) һ.б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Әдәбият

  1. Буа ягым-тау ягым (төзүче И. Әхмәтҗанов). К.: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01000-8
  2. Чуваши Татарстана — Тутарстан чăвашĕсем (книга-альбом]. Чебоксары, 2006.
  3. Афанасьев П. Писатели Чувашии. Чебоксары, 2006.
  4. Чувашская энциклопедия. Чебоксары, 2008.
  5. Энциклопедия чувашской журналистики и печати. Чебоксары, 2014.

Искәрмәләр