Таҗи Гыйззәт
Таҗи Кәлимулла улы Гыйззәтуллин (Таҗи Гыйззәт; 15 (3) сентябрь 1895, Барҗы-Умга, Алабуга өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 7 март 1955, Казан, ТАССР, ССРБ) — күренекле татар драматургы һәм актер. ТАССР (1939), РСФСР (1940) атказанган сәнгать эшлеклесе[1].
Тәрҗемәи хәле һәм иҗаты
Ул 1895 елның 15 сентябрендә Әгерҗе районының Барҗы Омга авылында туа. 14 яшенә кадәр мәдрәсәдә укыганнан соң, Бандүк, Воткинск, Ижау заводларында эшли. 1919–1922 елларда аның артистлык сәләте ачыла. Самарда З. Солтанов оештырган драма студиясендә укыганнан соң (1920), Таҗи Гыйззәт Татар Дәүләт академия театрында артист булып эшли башлый, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Үз гомерендә 37 пьеса иҗат итә. Шуларның күбесе Татар Дәүләт академия театрында зур уңыш белән бара. Шундыйлардан «Чаткылар», «Ташкыннар», «Бишбүләк», «Таймасовлар», «Чын мәхәббәт», «Наёмщик», «Изге әманәт» кебек әсәрләрен күрсәтергә мөмкин.
Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул ике тапкыр “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә лаек була. 1955 елының 7 мартында Казанда вафат була.[2].
Хәтер
Гаилә хәле
Хатыны Мәликә. Балалары: олы улы Үзбәк (1923-1942), танкист, Бөек Ватан сугышында Ржев янында һәлак булган; уртанчы улы Казбек (1925-2013), төпчек улы Рубин (вафат), КХТИ тәмамлаган[3][4].
Шулай ук карагыз
- Таҗи Гыйззәт турында библиографик белешмәлек 2018 елның 29 июль көнендә архивланган.
Галерея
| Таҗи Гыйззәт | |||||||||
| |||||||||
Искәрмәләр
- ↑ Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997, 81нче бит
- ↑ http://matbugat.ru/enc/gyyzzt-tai-299
- ↑ Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. К.: «Рухият» нәшрияты, 2007. 137нче биттә. ISBN 978-5-89706-109-9
- ↑ Гөлзада Әхтәмова. Не должны забыть Тази Гиззата 2021 елның 18 май көнендә архивланган.