Гөлназ Әдһәмова
Гөлназ Равил кызы Әдһәмова (рус. Гульназ Равиловна Адгамова; 10 октябрь 1971, Яр Чаллы, Татарстан АССР) — рәссам-нәкышчы, педагог. Кама сәнгать һәм дизайн институты доценты (2009 елдан). ТР һәм РФ (2005) рәссамнар берлекләре әгъзасы.
Тормыш юлы
1971 елның 10 октябрендә Яр Чаллы шәһәрендә туа. Әти-әнисе Актаныш районы Татар Суыксуы авылыннан. Яр Чаллы дәүләт педагогика институтының (2011 елдан — НИСПТР, 2015 елдан — Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты) сәнгать-графика бүлеген 1994 елда тәмамлый.
1993–2013 елларда Яр Чаллы шәһәренең 1 нче санлы балалар сәнгать мәктәбендә рәсем һәм нәкыш укытучысы булып эшли. Соңрак — Яр Чаллы картиналар галереясының фәнни хезмәткәре.
2009–2016 елларда — Кама сәнгать һәм дизайн институтында рәсем укытучысы, доцент.
2013–2019 елларда Яр Чаллы картиналар галереясенең гыйльми хезмәткәре булып эшли.
2019–2021 елларда — ирекле рәссам.
2021–2023 елларда — Казан дәүләт мәдәният институтының сынлы сәнгать һәм дизайн кафедрасы доценты;
2023 елның августыннан — ирекле рәссам. РФ һәм ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы[1].
Иҗаты
Гөлназ Әдһәмова — реалист-рәссам, майлы буяу техникасында иҗат итә. Аның төп эш алымы — натурадан язу. Рәссам үз иҗатында стильләштерү алымын да оста куллана, мөһим элементларны басым ясап күрсәтә. Иҗатында нәкыш белән беррәттән графика да зур урын алып тора (аеруча юеш кәгазьгә ясалган хезмәтләре).
Әсәрләрендә татар һәм рус классик әдәбияты сюжетларына еш мөрәҗәгать итә. Декоратив бизәкләр һәм милли орнаментлар аның шәхси күргәзмәләрендә аерым урын били. Ул «Трпитих. Гаилә», «Чулман», «Җәйге яңгыр», «Февраль ае могҗизасы», «Чистай ишегалды» һ.б. картиналар авторы.
Рәссамның эшләре җимешләре Болгар музей-тыюлыгы фондларында, Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт картина галереяларында, шулай ук Төркия, Россия һәм Татарстанның шәхси тупланмаларында саклана.
2004 елда Татарстан һәм РФ рәссамнар берлекләренә кабул ителә[2]. 2017 елда «Ел художнигы» конкурсында җиңүче була[3].
Күргәзмәләрдә катнашуы
Гөлназ Әдһәмова — халыкара, бөтенроссия һәм төбәкара күргәзмәләрнең актив катнашучысы.
Халыкара күргәзмәләр
Бөтенроссия күргәзмәләре
- 2001 ел — «Россиянең яшьлеге» («Молодость России»), Мәскәү;
- 2020, 2021 еллар — «Кырым минем йөрәгемдә» («Крым в сердце моем»), Бахчисарай, Феодосия;
- 2022 ел — «Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул ителүгә 1100 ел» («К 1100 летию принятия ислама в Волжской Булгарии»);
Бөтенроссия пленэрлары һәм симпозиумнары
- 2006, 2007 еллар — Алабуга шәһәрендә Бөтенроссия нәкыш симпозиумнары;
- 2018 ел — «Рус Атлантидасы» («Русская Атлантида»), Кашин;
- 2019 ел — «Рус Атлантидасы», Чистай;
- 2021, 2022 еллар — «Яратылыш» («Сотворение») пленэры, Староуткинск;
- 2022 ел — Бөтенроссия пленэры, Казан, Болгар;
- 2025 ел — «Башкортстанның җанлы палитрасы» («Живая палитра Башкортостана»), Башкортстан Республикасы[4].
Төбәкара һәм зональ күргәзмәләр
- 2004 елдан — «Зур Идел» («Большая Волга») күргәзмәләре (Саранск, Казан, Түбән Новгород һ. б.);
- 2020–2022 еллар — «ТАССР төзелүгә 100 ел» («100 лет ТАССР») юбилей күргәзмәләре (Чебоксары, Санкт-Петербург, Башкортстан).
Шәхси күргәзмәләре
- Яр Чаллы: 2004, 2010, 2015[5], 2017 еллар;
- Әлмәт: 2015 ел;
- Казан: 2021, 2022, 2023 еллар;
- Түбән Кама (Әхсән Фәтхетдинов музее): 2023 ел;
- «Сибур» офисы: 2023 ел.
Искәрмәләр
- ↑ Адгамова Гульназ. labohemeartistique.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
- ↑ Набережночелнинское отделение ВТОО «Союз художников России». Художники Автограда. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
- ↑ В Челнах открылась конкурсная выставка «Художник года - 2017». Vibirai.ru (27 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
- ↑ Лейла Аралбаева. Открытый пленэр в Башкирии объединил 12 профессиональных художников. bashinform.ru (2 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
- ↑ В картинной галерее открылась персональная выставка «Сочинение о лете…» БезФормата (3 декабрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
Әдәбият
- Ризидә Гасыймова. Алмалы иҗат // Сөембикә : журнал. — 2017. — Июнь. — С. 64.