Дары

Дары (фарсы телендә шул ук мәгънәдәге дару сүзеннән) – югары басымлы газлар барлыкка китереп кислородсыз янарга сәләтле күп компонентлы шартлаткыч кушылма, снаряд, ракета һәм пуля ату өчен файдаланылган шартлаткыч матдә.

Фарсы теленнән алынма. Чагыштыру өчен – монголча «дар», таҗикча «даруи-мылтык» – дары (мылтык даруы), урысча «ружейное зелье» (мылтык даруы) – дары.[1]

Тарихы

Дарының беренче үрнәге, калий селитрасы, күмер һәм күкертнең 75:15:10 нисбәтендәге механик кушылмасы — төтенле дары булып тора. Мондый составтагы катышма бик күптәннән яндыру һәм җимерү чарасы итеп файдаланылган дигән фикер бар. Шулай да моңа матди һәм язма исбатлаулар табылмаган. Табигатьтә селитра еш очрый, ә дары өчен кирәкле калий селитрасы бөтенләй очрамый.

Кытайда дары эшләү рецепты 1044 елда барлыкка килә. Дарының иртәрәк эшләнүе дә ихтимал, Кытай тарихчылары дарыны уйлап табучы — II гасырда яшәүче Вэй Боян, дип исәпли.

Дары өчен кирәкле калий селитрасын алу катлаулы технологик алымнар таләп итә. Калий селитрасын җитештерү XVXVI гасырда химия ; чагыштырмача сыйфатлырак күмер тудыргыч материалларын алу да, тимер металлургиясе; пиротехник үзенчәлеге булган органик һәм табигый селитра катнашмасын дары урынына куллану мөмкин була.

Дарыны беренче уйлап табучы монах Бертольд Шварц булган дип исәпләнелә. Төтенле дарының ату үзенчәлеге соңрак билгеле була һәм ут ату коралы үсешенә сәбәпче. Аурупада һәм Россиядә XIII гасырдан ук билгеле һәм XIX гасыр уртасына кадәр бердәнбер шартлаткыч матдә булып кала.

Нитроцеллюлоза дарысы һәм башка көчле шартлаткычлар уйлап табылгач, төтенле дары әһәмиятен югалта. 1884 елда П. Вьел Франциядә пироксилин дарысын уйлап таба. Целлюлоза нитратларының гомуми үзлеге — аларның бик тиз. Пироксилин – ул целлюлозаның тринитраты — аеруча кабынучан һәм шартлаучан матдә, ул төтенсез шартлый торган дары җитештерү өчен кулланыла.[2]

Швециядә Альфред Нобель 1888 елда баллистик дары ача. Кордит дарысы XIX гасыр ахырында Бөекбританияда эшләнә.

Бөек Ватан сугышы елларында реактив снарядларда уңышлы кулланылган баллистик дары XX гасырның 30-нчы елларында СССРда эшләнә.

Дарыны алдагы камилләштерү аның техник характеристикасын яхшырту, махсус яңа рецептуралар эшләү юнәлешендә алып барыла.

Казан дары заводы

Казанда дары заводы төзү турындагы Фәрманны Екатерина II 1772 елда игълан итә. 1786 елда Казансу елгасының уң як ярында заводка беренче нигез ташы салына һәм, ике ел дигәндә, 1788 елның 24 июнендә ул үзенең тәүге продукциясен чыгара башлый. Беренче елда ук пушка, мушкет һәм мылтыклар өчен 5486 пот кара дары ясала. Россия гаскәре өчен моның әһәмияте әйтеп бетергесез зур.

«Кырым сугышы» чорында (1853-1856) биредән 60 мең пот дары ясала. Революциядән соң завод большевиклар кулына күчә. 1930 елда аңа Совет дәүләтенең юлбашчысы В.И. Ленин исеме бирелә.

Ил тарихында үзенең иң зур ролен завод Бөек Ватан сугышы елларында башкара (103 мең тонна дары җитештерелә). Аның 30 проценты легендар «Катюша» өчен була.

XX гасырның 80 нче еллары Казан дары заводының үсеш чоры. Аның продукциясе чит илләргә, аеруча Варшава килешүенә кергән илләргә күпләп озатыла. 1992 елда Казан адыр заводы В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт фәнни-җитештерү предприятиесе итеп үзгәртелә. 2002 елда федераль фәнни-җитештерү үзәге була. Бүгенге көндә Казан дәүләт казна заводы Россия Федерациясе милке, завод илнең стратегик предприятиеләре исәбендә.

Искәрмәләр

Төркемнәр