Ермакның Себер походы

Ермакның Себер походы (рус. Сиби́рский похо́д Ермака́) — 1581—1585 елларда Ермак җитәкчелгенедәге казак отрядының Себер ханлыгы территориясенә явы. Ул Себернең Рус дәүләтенә кушылуына нигез була.

Алтарих

Казан ханлыгы Рус дәүләтенә кушылганнан соң, Себер ханлыгы хакиме Ядегәр  [рус.] 1555 елда Мәскәү патшасы Явыз Иванга вассал бәйлелеген таный[1]. Бу хәл Россиягә Әстерхан ханлыгы (1556) һәм башкорт җирләре (1557) кушылганчыга кадәр була. Әмма 1563 елда Ядегәр Шәйбани  [рус.] Үзбәк дәүләтеннән булган Күчүм ханны бәреп төшерә. Узурпатор, башта лояльлек белдереп, Россия түрәләренең уяулыгын ала, ә соңрак 1558 елдан сәүдәгәр Строгановлар хуҗалык иткән Урал буе җирләренә талау һөҗүмнәрен башлый[2][3][4][5]. Сәүдәгәрләр киң вәкаләтләргә ия була, җирлекләр оештыра һәм үз биләмәләрен яклау өчен кораллы отрядлар тота ала. Явыз Иван Ливония сугышын алып барганга, аның Күчүмгә каршы торырлык көче булмый. Моннан тыш, 1571 елда Кырым ханы Мәскәүгә һөҗүм итә һәм аны яндыра.

Бу вакытта, киң таралган версия буенча, Строгановлар Ермак җитәкчелегендә 540[6] казактан торган отряд туплый, алар беренчеләренең биләмәләрен Себер ханлыгы һөҗүменнән сакларга тиеш була[2][5][7]. Моңа воевода Афанасий Лченицынның Себер ханы Күчүмгә каршы уңышсыз экспедициясе сәбәпче.

Катнашучылар

Отрядның нигезен Ермак үзе, Иван Кольцо, Матвей Мещеряк, Никита Пан, Богдан Брязга, Яков Михайлов кебек атаманнар җитәкчелегендәге 500 Идел буе казагы  [рус.]тәшкил итә. Алардан тыш, походта татарлар, алманнар һәм литвалылар да катнаша. Гаскәр 80 каекка төялә. Фаразларның берсе буенча, отряд Орёл шәһәрчегендә оеша һәм 1578 елда Строгановлар чакыруы буенча, вогуллар һәм хантлар һөҗүмнәреннән саклау өчен, Чулманга килә[8]. Беренче поход патша хакимиятләренә хәбәр итмичә башкарыла, катнашучылар Сылва елгасында кышлый (1578). Икенчесе исә Тагилның сөйрәмә җирендә тәмамлана (1579)[1].

Экспедиция барышы

Тагил үткеле аша чыгу

1581 елның 1 сентябрендә отряд каекларга утырып Чусовай (Чулманның кушылдыгы), Серебряная һәм Чюй буйлап Урал тауларындагы Тагил үткеленә кадәр күтәрелә. Казаклар балта белән юл яра. Походта катнашучылар сүзләренчә, алар судноларны тауга тартып менә[9]. Үткелдә казаклар җир ныгытмасы — Кокуй шәһәрчеген төзи һәм анда язга кадәр яши. Журавлик, Баранча һәм Тагил буйлап йөзеп, Түрегә чыгалар.

Себер ханлыгын тар-мар итү

undefined

Казакларның Себер татарлары белән беренче бәрелеше Япанчылар тирмәләрендә, хәзерге Түре шәһәре тирәсендә була. Япанчы морзаның сугышчылары Ермакның каекларын укка тота. Ермак пищаль һәм туплар ярдәмендә Япанчы атлы гаскәрен куып тарата, тирмәләрен яндырырга боера. 1 августта казаклар Чимги-Тура шәһәрен ала.

1582 елның 9 маенда казакларга Түре тамагында алты татар кенәзе белән көрәшергә туры килә[10]. Бәрелеш берничә көн дәвам итә һәм Ермакның җиңүе белән тәмамлана.

Июль аенда Каравыл яры һәм Бабасан тирмәләре янында (Яркәү районы Байкал авылыннан 15 чакрым ераклыкта) Мәмәткол  [рус.] белән көрәш була. Турба елгасы тамагында (хәзерге Тобольск районы Худякова авылы) Себер татарлары Ермак гаскәренә ут төртә.

14 августта Карачин шәһәрчеге (хәзерге Тобольск районы Карачино авылы) янында бәрелеш була. Ермак бай табыш белән Карача морза олысын, казаклар Тубыл тамагыннан ерак түгел Атыйк морза шәһәрен яулап ала.

4 октябрьдә Күчүм казакларны Тубыл белән Иртеш кушылган урыннан ерак түгел, Чуаш борыны янында каршы алырга карар кыла. Хан 15 меңгә якын кеше җыя. Күчүмгә каршы сугышта ялчылар, хант һәм вогул кенәзләре катнаша. Ләкин Күчүмнең сугышка сәләтле иң көчле гаскәре Пермьгә һөҗүмгә китә. Җирле халык исә Күчүмгә ярдәм итми диярлек. Шуның өстенә, сугышның кызган чагында хантлар һәм вогуллар ханны ташлап китә. Күчүм оттыра һәм Ишем тигезлегенә чигенә[10].

1582 елның 26 октябрендә (5 ноябрь) Ермак Себер ханлыгының башкаласы Кашлыкны ала. Хантлар Демьянка елгасыннан (Уват районы) яулап алучыларга бүләккә тире һәм азык-төлек, башлыча балык алып китә. Алар артыннан элек руслардан качкан җирле Себер татарлары да тартыла. Аннары җәнлек тиресе һәм азык-төлек белән сул як районнардан — Конда һәм Тәүде елгаларыннан хантлар килә. Ермак хантларны җибәрә, татарларга үз авылларына кайтырга рөхсәт итә һәм яклау күрсәтергә вәгъдә бирә. Ермак сул як хантларның нәсел башлыкларыннан шарт (ант) ала һәм ясак түләү йөкләмәсен бирә. Шуннан соң алар формаль рәвештә Рус патшасының буйсынуында була.

undefined

1582 елның декабрендә Күчүмнең гаскәр башлыгы Мәмәткол Абалацк күлендә бер казак отрядын поскыннан юк итә, ләкин 1583 елның 23 февралендә (5 март) казаклар Күчүмгә яңа һөҗүм ясый  [рус.], Вагай елгасында Мәмәтколны әсирлеккә ала[10].

undefined

Мәскәүгә илчелек

undefined

1582 елның ахырында Ермак Мәскәүгә ярдәмчесе Иван Кольцо җитәкчелегендәге илчелекне җибәреп, Күчүмнең тар-мар ителүе турында патшага хәбәр итә. 1583 елның 10 (20) маенда кенәз Семён Болховской патшадан 500 укчыдан торган дружина белән Себергә барырга дигән фәрман ала. Моннан тыш, Строганов тарафыннан Болховскойга үз кешеләре арасыннан 40 иреклене җибәрергә кушыла. Себергә барганда Болховской кышка (1583—1584) Строгановлар территориясендә туктала[11].

Вогулларны буйсындыру

1583 елның җәендә Ермак Иртеш һәм Обь елгалары буендагы татар шәһәрләрен һәм олысларын буйсындыра, кискен каршылык белән очраша һәм хантлар шәһәре Назымны ала. Тәүде елгасы аша Вогул кенәзлегенә керә һәм хакимлекне Пелым кенәзлегенә кадәр җәелдерә, ясакчылар санын арттыра һәм биләмәләрен Сосьва елгасына кадәр киңәйтә. Җәй көне (1584) Назымда Никита Пан отряды юк ителә[12].

1584—1585 елларда кышлау

Кышын (1584—1585) Кашлык тирәсендә көчле салкыннар башлана, кар катламы калын булганлыктан, аучылык белән шөгыльләнү мөмкин булмый. Болховской һәм аның укчылары кышны чыга алмый. Ермак отряды да сан ягыннан кими, шуңа күрә атаман татарлар белән яңа бәрелешләрдән качарга тырыша[9].

Патша башта ук Строгановларның Себер инициативасын хупламый, шуңа күрә Ермак отряды тиешле тәэмин ителеш алмый дигән фараз бар[7].

Карача морзаның баш күтәрүе

1585 елның мартында Түре елгасында элек Ермакка буйсынган Карача морза баш күтәрә, ул Иван Кольцов һәм Яков Михайловның казак отрядларын кырып бетерә. Татарлар Кашлыкка якынлаша һәм анда Ермак гаскәрен камап ала, ләкин 1585 елның 12 (22) июнендә атаман Матвей Мещеряк һөҗүм оештыра һәм татарларны шәһәрдән куып чыгара. Отряд зур югалтулар кичерә, Ермак гаскәрендә барлык казакларның яртысыннан азрагы гына кала.

Ермакның үлеме

1585 елның 6 (16) августына каршы төндә Ермак кечкенә отряды белән Вагай тамагында һәлак була. Бары тик бер казак кына котылып кала һәм ул атаманның үлме турында хәбәр алып килә. Кашлыкта калган казаклар һәм йомышлы кешеләр җыенда киңәшләшеп Себердә кышламаска карар кыла: «Седоша в струги своя августа в 15 день и погребоша вниз по Обе…(Иртышу) и через Камень приидоша в Русь на свои жилища, град же [Кашлык] оставиша пуст»[13].

Алдагы вакыйгалар

1585 елның сентябрь ахырында Кашлыкка Ермакка ярдәмгә җибәрелгән Иван Мансуров командалыгындагы 100 йомышлы кеше килә. Ләкин Кашлыкта алар беркемне очратмый. Себердән үзләреннән алда килгәннәр юлы белән Обь (Иртеш) буйлап аска таба һәм аннан Тагил үткеле аша кайтырга тырышканда йомышлы кешеләр боз туңу аркасында Обь өстендә Иртеш елгасы тамагына каршы шәһәрчек төзергә һәм анда кышларга калырга мәҗбүр була. Монда бик күп хантлар эчендә камалышта калып, 1586 елның җәендә Иван Мансуров кешеләре Себердән кайта[2][5][14].

1586 елда В. Б. Сукин һәм И. Н. Мясной отряды Төмәнгә, ә 1587 елда Д. Г. Чулков Тобольск шәһәренә нигез сала.

Кенәз Әбелкәрим тарафыннан Кондина җиренә куркыныч янавын бетерү максаты белән, 1592 елда П. И. Горчаков һәм Н. Траханиотов отряды җибәрелә, ә Ф. Борятинский һәм В. Аничков отрядлары Пегая Урданы буйсындыра[2][5][14].

Ермак үлгәннән соң шәһәр халкы кабат Кашлыкка кайта, Казах ханлыгыннан ярдәм тойган Сәйдәк  [рус.] җитәкләгән Тайбугалар династиясе  [рус.] яңадан калада төпләнергә омтыла. Ләкин 1588 елда Сәйдәк белән Уразмөхәммәт рус воеводасы Данила Чулков тарафыннан Тобольскта әсирлеккә алына һәм Мәскәүгә озатыла. Шуннан соң Кашлык бөтенләй ташландык хәлгә килә, ә элеккеге ханлык халкы рус патшасы хакимиятенә буйсына башлый.

Походның әһәмияте

Ермак походы Уралдан көнчыгыштагы территорияләрне үзләштерү тарихындагы мөһим этап. Аның төп нәтиҗәсе Себер ханлыгын җимерү һәм Көнчыгыш Себергә экспансия өчен юллар ачу, шәһәрлекләр төзү һәм регионнар өстеннән Рус дәүләте контролен урнаштыру була[2][5][7][14].

Тарих фәнендәге бәхәсле мәсьәләләр

Ермак походының оештыручылары һәм аның хронологик кысалары турындагы мәсьәләләр фәнни бәхәсләр предметы булып кала бирә. В. И. Сергеев 1950 елларда походны Строгановлар башлап җибәрә, ә Себер буенча Россия дәүләт мәнфәгатьләре 1593 елга кадәр Урал чиген узмый дигән фаразны күтәрә. Тикшеренүче экспедициянең башлануын 1578 ел белән даталый, әмма башка фән әһелләре бу фикерне кабул итми[15].

А. А. Преображенский, дипломатик документациягә таянып, Мәскәү хөкүмәте Себерне буйсындыруда актив роль уйный дип саный һәм Ермак походының 1581 елның 1 сентябрендә башланганлыгын белдерә. Бу даталауны күпчелек тарихчылар яклый. Ләкин Р. Г. Скрынников, мәсәлән, башлангыч дата сыйфатында 1582 елның 1 сентябрен тәкъдим итә[15].

Фикер каршылыклары шулай ук Ермак шәхесенә дә кагыла. Кайбер тикшеренүчеләр аны Строгановларның Пермь җирләрендәге хезмәткәре булган, икенчеләре аны Дон һәм Түбән Идел агымнарыннан чыккан казак атаманы дип саный[15].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Сибирский хан Едигер и его вассальная зависимость от Москвы (1555 год). dzen.ru (29 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2025.
  2. 1 2 3 4 5 Хромых А. С. История Сибири конец XVI — начало XVIII веков. — Красноярск, 2014. — С. 26—53.
  3. Никитин Н. И. Сибирская эпопея XVII века (начало освоения Сибири русскими людьми). — М.: Наука, 1987. — С. 19—20.
  4. The Cambridge History of Russia. Vol. 1, From Early Rus’ to 1689 [ингл.] / Edited by Dominic Lieven. — Cambridge: Cambridge University Press, 2006. — P. 317—377.
  5. 1 2 3 4 5 Окладников А. П. История Сибири с древнейших времён до наших дней. Т. 2.. — Ленинград: Наука, 1967. — С. 25—41.
  6. К 435-летию начала (1581 г.) Сибирского похода Ермака. topwar.ru (27 ноябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2025.
  7. 1 2 3 The Cambridge History of Russia. Vol. 1, From Early Rus’ to 1689 [ингл.] / Edited by Dominic Lieven. — Cambridge: Cambridge University Press, 2006. — P. 328—329.
  8. Соловьёв С. М. История России с древнейших времён. — М.: В Унив. тип. (Катков и К°), 1874—1889.
  9. 1 2 Скрынников Р. Г. Экспедиция в Сибирь отряда Ермака. — Л.: о-во «Знание» РСФСР. Ленингр. орг, 1982.
  10. 1 2 3 Никитин Д. Н. Покорение Сибири. Войны и походы конца ХVI — начала XVIII века. — М.: Университетская типография, 1874. — С. 10—21.
  11. Ермак Тимофеевич // Военная энциклопедия : [в 18 т.] / под ред. В. Ф. Новицкого … [и др.]. — СПб.; [М.]: Тип. т-ва И. Д. Сытина, 1911—1915.
  12. Солодкин Я. Г. «Ермаковы казаки» в Югорской земле (о некоторых спорных вопросах «Сибирского взятия») // Военно-исторический журнал. — 2022. — № 3. — С. 100—111.
  13. Сергеев В. И. К вопросу о походе в Сибирь дружины Ермака. annales.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2025.
  14. 1 2 3 Никитин Н. И. Сибирская эпопея XVII века (начало освоения Сибири русскими людьми). — М.: Наука, 1987. — С. 14—58.
  15. 1 2 3 Хромых А. С. История Сибири конец XVI — начало XVIII веков. — Красноярск, 2014. — С. 30—35.

Әдәбият

  • Окладников А. П. История Сибири с древнейших времён до наших дней. Т. 2.. — Л.: Наука, 1967.
  • Сергеев В. И. К вопросу о походе в Сибирь дружины Ермака // Вопросы истории. — 1959. — № 1.
  • Скрынников Р. Г. Сибирская экспедиция Ермака. — Новосибирск: Наука, 1982.
  • Солодкин Я. Г. Атаманы — сподвижники Ермака в походе за «Камень» // Военно-исторический журнал. — 2011. — № 1. — С. 30—35.
  • Logo-bie.svg Катанаев Г. Е. Ещё об Ермаке и его сибирском походе: новые вариации на старую тему. — Омск: Типогр. Окружн. штаба, 1893.
  • Кружинов В. М., Сокова З. Н. Последнее сражение Ермака // Военно-исторический журнал. — 2010. — № 6. — С. 30—35.
  • The Cambridge History of Russia. Vol. 1, From Early Rus’ to 1689 / Edited by Dominic Lieven. — Cambridge, 2006. — С. 328—329.