Зиннәт Фәтхуллин
Зиннәт Фәтхуллин, Зиннәт Равил улы Фәтхуллин (1903 елның 12 (25) ноябре, РИ, Түбән Новгород губернасы, Василсурск өязе, Мөтеравыл — 1988 елның 1 гыйнвары, ССРБ, Үзбәк ССР, Ташкент)[1] — язучы, драматург, Үзбәк ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1963), Үзбәк ССР халык язучысы (1983). Бөек Ватан сугышында «Ватан намусы өчен» фронт газетасының хәбәрчесе була. Әсәрләрен үзбәк телендә язган.
Тәрҗемәи хәле
1903 елның 12 (25) ноябрендә Түбән Новгород губернасының Василсурск өязе (хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы) Мөтеравыл авылында күп балалы крестьян гаиләсендә унөченче бала булып туган. Югары педагогик курсларны, Ташкент педагогика институтының кичке бүлеген (1922) тәмамлаган. 1925—1927 елларда Кызыл Гаскәргә алынып, Урта Азиядә хезмәт итә, басмачыларга каршы көрәштә катнаша. Үзбәк ССР ҮБК рәисе (1925-1938) Юлдаш Ахунбабаевның (1885—1943) шәхси ординарецы итеп билгеләнә, тән сакчысы буларак аны кышлаклар буенча озатып йөри. 1927—1931 елларда Кәттәкурган шәһәрендә фирка эшендә була, үзбәкчә сөйләшергә өйрәнә. Соңрак укытучы булып эшли, Сәнгать идарәсендә, Ташкент киностудиясендә төрле вазифалар башкара. 1942 елда Горький шәһәрендә хәрби педагогия институтын тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша: 1нче Украина фронтында чыгучы «Ватан намусы өчен» фронт газетасының үзбәк телендәге басмасының 1943 елдан оештыручы-хәбәрчесе булып хезмәт итә. Сугыштан соң Үзбәк ССР язучылар берлеге (1951-1954), авторлык хокукларын яклау идарәләрендә эшли.
1988 елның 1 гыйнварында Ташкентта вафат, Чагатай зиратында дәфен ителгән.
Иҗаты
1923 елдан иҗат итә. Әсәрләрен үзбәк телендә язган. Сугышка кадәр язган әсәрләрендә үзбәк халкының яңа тормышка омтылышын, басмачыларга каршы көрәшне сурәтләгән. Хәмзә үзе хуплаган беренче сәхнә әсәре — «Ғунчалар» (тат. Чәчәк бутоны) үзбәк театрлары репертуарында 1960-елларга кадәр урын ала. «Искелектән яңалыкка» (1923), «Битлек ертылды» (1932), «Сатлыклар» (1937) һ. б. әсәрләре белән таныла. Сугыштан соң язган «Сынау көннәрендә» (1946) әсәре каһарман үзбәкләргә багышланган. «Яшьлектә биргән күңел» (1964), Хәмзә тормышыннан алып язылган «Тамаша дәвам итә» (1969) пьесалары бар. Проза әсәрләре дә яза, Советлар Союзы Герое Кодрәт Сөеновка багышланган «Сүнмәс йолдыз» повесте Мәскәүдә басылган. «Кояш белән әйләнеп кайт» нәфис фильмына сценарий язган. күпсанлы очерклар, хикәяләр авторы. Заманының күренекле язучылары Айни, Лахути, Әхмәт Ерикәй, Мостай Кәрим белән күпьеллык дуслык җепләре бәйли.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1944 — Кызыл Йолдыз ордены
- 1959 — Хөрмәт Билгесе ордены
- 1963 — Үзбәк ССР атказанган сәнгать эшлеклесе
- 1983 — Үзбәк ССР халык язучысы
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999 ел. ISBN 0-9530650-3-0
- Театральная энциклопедия. Том 5 (глав. ред. П. А. Марков). М.: Советская энциклопедия, 1967.
Сылтамалар
- Фәтхуллин Зиннәт Равил улы «Милләттәшләр» порталында
- Фатхуллин Зиннат Равилович. istoriya-teatra.ru [рус.]
- Зиннат Фатхуллин. kino-teatr.ru [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997, 245нче бит