Интерпол
Интерпол, Халыкара җинаи полиция оешмасы (ингл. International Criminal Police Organization, ICPO, фр. Organisation Internationale de Police Criminelle, OIPC) — төп максаты шушы оешмада катнаша торган илләрдәге хокук саклау органнарының җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча тырышлыкларын берләштерү булган халыкара оешма. Штаб-фатиры Франсаның Лиоң шәһәрендә урнашкан. Әгъза булып 190 нан артык ил тора. Башка максатлары: халыкара эзләүне координацияләү, кеше сәүдәсенә, оештырылган җинаятьчел төркемнәргә, наркотикларны контрабандалауга, икътисад һәм югары техногияләр өлкәләрендәге җинаятьләргә, ялган акча һәм кыйммәтле кәгазьләрне ясау, балалар порнографиясенә, терроризмга һ.б. нәрсәгә каршы көрәш.[5]
Президенты — Ахмед Насер аль-Раиси, баш сәркатибе — Юрген Шток.
1923 елда Вена шәһәрендә Халыкара җинаи полиция комиссиясе (ХҖПК) буларак оештырыла. Штаб-фатиры башта Венада, Алмания Австрияне басып алгачтын (1938) — Берлинда урнаша. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында күп кенә илләр оешмада катнашуын туктата; ХҖПК фактик рәвештә халыкара оешма булудан туктый.
1946 елда яңадан оештырыла, штаб-фатир итеп Париж сайлана. 1956 елда оешмага хәзерге исеме кушыла. 1989 елда штаб-фатиры Лиоңга күчерелә.[6]
Искәрмәләр
- ↑ https://bundeskriminalamt.at/402/start.aspx
- ↑ https://www.interpol.int/Who-we-are/Governance/President
- ↑ https://www.interpol.int/Who-we-are/General-Secretariat/Secretary-General
- ↑ 2013 Annual Report (ингл.) — Interpol, 2014.
- ↑ Интерпол реаль агентлык булып торамы?
- ↑ https://www.interpol.int/Who-we-are/Our-history/Key-dates