Ихлас күңелдән (китап)
«Ихлас күңелдән» — Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиевнең сайлап алынган чыгышлары, мәкаләләре һәм интервьюларын үз эченә алган җыентык[1].
Төзелү тарихы
Җыентык ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фонды инициативасы белән әзерләнә. Проектта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы катнаша[2]
Проект җитәкчесе һәм китапны төзүче — Нурсөя Шәйдуллина[2].
Кереш сүз авторы — Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров[3].
Китап өч телдә — рус, татар һәм инглиз телләрендә нәшер ителә. Китап 1000 данә тираж белән чыга. Ирекле сатуга куелмый[4].
Эчтәлеге
Җыентыкка Минитимер Шәймиевның чыгышлары, мәкаләләре, интервьюлары, кыска биография, дәүләт эшчәнлеге турында мәгълүмат керә.
Төп темалар:
Китаптагы язмалар Минтимер Шәймиевның 1990—2010 еллардагы президентлык чорына, 2010—2018 елларда «Яңарыш» фондындагы эшчәнлегенә, ЮНЕСКО белән хезмәттәшлеккә багышланган. Җыентыкка Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү, Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү, Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение чиркәвен ачу кебек вакыйгалардагы чыгышлар, «Яңарыш» фондын төзү турындагы указ, Казан Кремле ансамбле концепциясе һәм башка тарихи документлар кертелә[6].
Презентациясе
Китап 2018 елның 7 сентябрендә Казан Кремлендә ЮНЕСКО форумы кысаларында тәкъдим ителә.Чарада халыкара экспертлар, галимнәр һәм мәдәният эшлеклеләре катнаша[7].
Презентацияне Россотрудничество җитәкчесе Элеонора Митрофанова алып бара.[8]. Ул үзенең чыгышында Минтимер Шәймиев турында болай ди:
| Үзегезнең мәкаләләрегездә һәм чыгышларыгызда, һәр җөмләгезнең интонациясендә һәм гомумән тормышта Сез һәрвакыт Россия Федерациясенең масштаблы дәүләт эшлеклесе булдыгыз һәм булып каласыз. Бүген сез — Россиядә мәдәниятара диалог буенча ЮНЕСКОның бердән-бер махсус илчесе. Сезне абруйлы, хөрмәтле сәясәтче, күпкырлы һәм якты шәхес буларак беләләр<ref name=":РТ">. |
Тантанада шулай ук «Казан Кремле» музей-саклаулыгы директоры Зилә Вәлиева, КФУ профессоры Энгель Таһиров, Бәхрәйнның борынгылык һәм мәдәният эшләре буенча идарә киңәшчесе Мунир Бушенаки, ИКОМОС эксперты Алкивиадис Препис (Греция) чыгыш ясый[7].
Искәрмәләр
- ↑ В Кремле состоялась презентация книги «От души – для души» - избранные выступления и интервью Минтимера Шаймиева. Республика Татарстан (7 сентябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2026.
- ↑ 1 2 Минтимер Шәймиев китабы. Казанские ведомости. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026.
- ↑ Надежда Гордеева. Минтимер Шаймиев о книге «От души – для души»: Для меня ценно, что она издана на трех языках. Татар-информ (7 сентябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2026.
- ↑ Минтимер Шаймиев: «От души – для души». Казанские ведомости. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2026.
- ↑ В Казани презентовали сборник выступлений Минтимера Шаймиева «От души – для души». Татцентр.ру (8 сентябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2026.
- ↑ Минтимер Шаймиев: «Никогда не сталкивался с тем, чтобы меня четыре дня подряд хвалили...» БИЗНЕС Online (7 сентябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2026.
- ↑ 1 2 tatarstan.ru. В Кремле состоялась презентация книги «От души – для души» - избранные выступления и интервью Минтимера Шаймиева. Официальный портал Республики Татарстан (7 сентябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2026.
- ↑ Китап презентациясе. Татар-информ. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026.