Михаил Соколов (1925)
Михаил Анисим улы Соколов (12 гыйнвар 1925, Яңа Останков, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы — 14 гыйнвар 2003, Уфа) — авыл хуҗалыгы хезмәткәре, агроном. Бөек Ватан сугышында катнашучы, укчылар полкының взвод командиры, лейтенант. Советлар Союзы Герое (1945). Башкорт АССРының атказанган агрономы.
Тәрҗемәи хәле
Михаил Соколов 1925 елның 12 гыйнварында Башкорт АССРының Бәләбәй кантоны (хәзерге Башкортстан Республикасының Бакалы районы), Яңа Останков авылында крестьян гаиләсендә туа[1]. Милләте — рус. 1951 елдан — ВКП(б)/КПСС әгъзасы.
Күрше Шаран районының Васильевка авылы мәктәбендә 6 нчы сыйныфны тәмамлый. Бакалы районының «Кызыл яугир» күмәк хуҗалыгында эшли.
1943 елның 8 гыйнварында Бакалы районы хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армиягә чакырыла. 1943 елның февраленнән — хәрәкәт итүче армиядә.
Кече лейтенантлар курсларын тәмамлый. I Украина фронты 13 нче армиясенең 112 нче укчылар дивизиясе укчылар полкының взвод командиры лейтенант Михаил Соколов 1945 елның 27 гыйнварында Домбзенда (хәзерге Domaszków, Польшаның Түбән Силезия воеводалыгы, Волув повяты, Волув гминасы) батырлык күрсәтә. Лейтенант Михаил Соколовка 1945 елның 10 апрелендә «Советлар Союзы Герое» исеме бирелә[2].
Сугыштан соң өлкән лейтенант — запаста. Ул Башкортстанның Бакалы районына кайта. Яңа Гусев башлангыч мәктәбендә физкультура укытучысы, соңрак «Кызыл яугир» күмәк хуҗалыгында эшли.
1957 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Бакалы һәм Уфа районнарында агроном булып эшли. 1980 елга кадәр — Уфа шәһәрендә Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының дәүләт инспекциясендә өлкән агроном-инспектор[3].
2003 елның 14 гыйнварында Уфада вафат була, Төньяк зиратта җирләнгән.
Батырлыгы
416 нчы укчылар полкы (112 нче укчылар дивизиясе, 13 нче армия, I Украина фронты) 2 нче укчылар батальонының взвод командиры, лейтенант, комсомолчы Михаил Соколов, чигенүче дошманны эзәрлекләп, 1945 елның 27 гыйнварында үзенең взводы белән Польшаның Сьцинава шәһәреннән көньяктарак урнашкан Домбзен янында Одер елгасын кичеп чыга. Дошманның күпсанлы һөҗүмен кире кагып, өстәмә көчләр килгәнче чикне саклап кала[4][3].
1945 елның 10 апрелендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән, командованиеның хәрби бурычларын төгәл үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, лейтенант Михаил Cоколовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм Ленин ордены белән «Алтын Йолдыз» медале (№ 6668) тапшырыла[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Советлар Союзы Герое (10.04.1945);
- «Алтын Йолдыз» медале (10.04.1945);
- Ленин ордены (10.04.1945);
- Октябрь Революциясе ордены;
- I дәрәжә Ватан сугышы ордены;
- II дәрәжә Ватан сугышы ордены;
- «Батырлык өчен» медале (06.11.1947);
- медальләр;
- Башкорт АССРның атказанган агрономы;
- Бакалы районының мактаулы гражданины (2000).
Исемен мәңгеләштерү
- 2025 елның 20 октябрендә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Карары белән Советлар Союзы Герое Михаил Анисимович Соколовның исеме Башкортстан Республикасы Бакалы муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе — Иске Корыч авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенә бирелә[5][6];
- Бакалы авылында Герой исеме белән аталган урам бар;
- Бакалы районының Балчыклы авылында мемориаль такта куелган (2024).
Искәрмәләр
- ↑ Соколов Михаил Анисимович (рус.). Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан» (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025. [рус.]
- ↑ 1 2 Соколов Михаил Анисимович (рус.). Министерство обороны Российской Федерации. Сайт «Память народа». Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025. [рус.]
- ↑ 1 2 Герои Советского Союза из Уфы. Соколов Михаил Анисимович (рус.). Сайт «Герои Уфы». Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025. [рус.]
- ↑ Соколов Михаил Анисимович (рус.). Международный патриотический интернет-портал «Герои страны». Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025. [рус.]
- ↑ Ляйсан Закирова. Школам Башкирии присвоили имена Героев Советского Союза (рус.). ИА «Башинформ» (23 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025. [рус.]
- ↑ Постановление Правительства Республики Башкортостан от 20 октября 2025 года № 487 «О присвоении имен Героев Советского Союза и выдающихся деятелей Республики Башкортостан общеобразовательным организациям Республики Башкортостан» (рус.). Правительство Республики Башкортостан (20 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025. [рус.]
Әдәбият
- Платонов, М. Стойкость: [о Соколове Михаиле Анисимовиче] / М. Платонов // Славные сыны Башкирии: очерки о Героях Советского Союза. Кн. 2 / составители А. Ерошин, С. Саитов. — Уфа : Башкирское книжное издательство. — С. 370—376. [рус.]
- Соколов Михаил Анисимович // Подвиги их — бессмертны: справочник / авторы-составители Р. А. Валишин, А. М. Бакирова, Т. Г. Денисламова [и др.]. — Уфа : Китап. — С. 307. [рус.]
- Сотников, Иван Незабываемый плацдарм: очерк / И.Сотников . — Текст : непосредственный // // Высоты мужества: сборник очерков / сост. М. Г. Свиридов . — Уфа; Башкнигоиздат, 1982 . — С. 70 — 88. [рус.]
Cылтамалар
- Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан». Соколов Михаил Анисимович [Тикшерелгән 24 декабрь 2025] [рус.]
- Республиканский музей боевой славы: Соколов Михаил Анисимович [Тикшерелгән 24 декабрь 2025] [рус.]