Мәхмүт Даутов

Мәхмүт Даутов, Мәхмүт Гайсә улы Даутов (1927 елның 23 феврале, ССРБ, РСФСР, БАССР, Бәләбәй кантоны,Сарай2015 елның 18 мае, Казакъстан, Астана) — юллар төзүче, скрепер машинисты, Социалистик Хезмәт Героеның Алтын йолдызы Социалистик Хезмәт Герое (1966).

Тәрҗемәи хәле

1927 елның 23 февралендә БАССР Бәләбәй кантоны (хәзерге БР Әлшәй районы) Сарай авылында туган. 1930-елларда бабасы белән әтисе репрессиягә эләгә. Әнисе Хәдичә Фәрвазетдин кызы 1940 елда алты баласы белән Казакъ ССР Акмола өлкәсе Акмола районы Софиевка авылына күченә. Мәхмүт олы абыйсы белән «Коммунар» күмәк хуҗалыгының кырчылык бригадасына эшкә урнаша. 1944 елда Кызыл Гаскәргә алына. Армия хезмәтен Алкино-2, Алмания, Белоруссия, Вологда, Архангельск өлкәсендә уза. 1951 елда хәрби хезмәтен үтәп, Софиевкага кайта. Машина-юл станциясенә грейдерчы булып эшкә урнаша. ИртышКараганда, КарагандаЦелиноград маршруты буенча юллар һәм күперләр салуда катнаша. Акмола (1961-1992 елларда Целиноград) өлкәсенең күп районнарында, шулай ук Целиноград (19982019 елларда Астана, хәзерге Нур-Солтан) шәһәрендә юллар төзелешендә эшли.

1966 елның 5 октябрендә ССРБ Югары шурасының указы белән, юллар төзелешендәге фидакарь хезмәте өчен, Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

2015 елның 18 маенда Астанада вафат[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Әдәбият

  1. З. А. Махмутов. История татар Кокшетау и Акмолинской области. К.: Институт истории имени Ш. Марджани АН РТ, 2019, 154нче бит. ISBN 978-5-6042082-7-4

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Скорбим. 2019 елның 14 май көнендә архивланган. Полномочное представительство Республики Татарстан в Республике Казакъстан