Мөхәррәм (мәчет, Ленинск-Кузнецкий)
«Мөхәррәм» мәчете (рус. Мечеть «Мухаррам» г. Ленинск-Кузнецкий) ― Кемерово өлкәсе, Ленинск-Кузнецкий шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә караган мөселманнарның җирле «Мөхәррәм» мәхәлләсе карамагында.
Күмер чабучылар шәһәре Ленинск-Кузнецкийда (1925 елдан шәһәр) 92 244 кеше яши (2021), шуларның 10 % ын мөселманнар тәшкил итә.
Тарих
1960―1970 елларда шәһәрдә мулла Шәвәли хәзрәт картларны фатирлар буйлап намазларга җыя. Аннан соң дини йолаларны Зиннур хәзрәт Фәләхов, Миңнеәхмәт Әхмәтшин (2011 елда вафат) үткәрә.
Мәчет проекты 1994 елда ук әзер була, ул вакытта мөселман җәмгыятенең оештыру җыелышы уздырыла, Ленинск-Кузнецкий шәһәрендә беренче «Мөхәррәм» мәхәлләсе оештырыла. Туган шәһәрендә мәчет төзү башлангычы белән эшмәкәр, төзелеш компаниясенең элеккеге баш энергетигы, хәзер мәхәллә идарәсе рәисе Мингали Хәнифулла (Канифула) улы Хәйруллин чыга(Ленинск-Кузнецкийда туа, әтисе һәм бабасы 1930-елларда Татарстаннан сөргенгә җибәрелә, әнисе абыстай). Мәчет төзү идеясе белән канатланган Мингали Хәйруллин Ислам гыйбадәтханәләре булган шәһәрләрдә була, аларның архитектурасы белән таныша, соңрак Уфага Диния нәзарәтенә бара, анда аңа берничә мәчет проекты тәкъдим ителә һәм мөселман җәмгыяте теркәү өчен документлар исемлеге бирелә. Ул 24 метр биеклектәге манаралы ике катлы таш мәчетнең типовой проектына туктала. Участок алу өчен, проектны төрле шәһәр хезмәтләре белән килештерү, төзелеш материаллары өчен акча җыюга күп вакыт китә.
2004 елда мәчетнең беренче ташын салу тантанасы була. Мәчет шәһәр читендә мөселман зираты янында төзелә. Төзелеш эшләре җирле шахталар ярдәме белән, эшмәкәрләр акчасына, дин тотучыларның иганәләренә башкарыла.
2024 елда да әле мәчеттә төзелеш эшләре башкарыла. Икенче гөмбәз ясау һәм урнаштыру, икенче кат түбәсен тимер чирәп белән ябу һәм җылыту, электр челтәре уздыру, җылылык системасы урнаштыру, идәннәрне эшләү, диварны тигезләү, тәрәзәләр урнаштыру эшләре өчен акча җыю бара[1].
Мәчет исеме мөселман (ай) календарындагы беренче Мөхәррәм (гарәп. محرّم) ае хөрмәтенә атала.
Имам
- 2010 елдан имам-хатыйб Юныс Халиков (Таҗикстаннан, хәрби хезмәттән соң финанс техникумын тәмамлый, Турсунзадә алюминий заводында эшли, 2000 елдан Россиядә яши, дини белемне әтисеннән өйрәнә, ул үз чиратында Сталин репрессияләре елларында Идел буе төбәгеннән Урта Азиягә күченгән татар муллаларыннан иман нигезләрен үзләштергән була).
- Хәзерге имам-хатыйб Радик улы Дамир хәзрәт Мамин[2].
Соңгы елларда Таҗикстаннан хезмәт миграциясе хисабына мөселманнар саны арта.
Шәһәрдә гыйбадәт бүлмәсен вакытлыча түләп торган Төньяк Кавказ вәкилләреннән торган дини җәмгыятьтә «Мөхәррәм» мәчетенә күченергә теләк белдерә.
2018 елда Ленинск-Кузнецкий шәһәренең 42нче ЛИУ территориясендә ислам динен тотучы хөкем ителгәннәр өчен мәчет (намаз бүлмәсе) ачыла[3].
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Сбор на строительство мечети. Мусульмане Ленинск-Кузнецкого [рус.]
- ↑ Дамир-Хазрат Мамин ВКонтакте
- ↑ Мечеть для осужденных открылась в кузбасском ЛИУ-42. VSE42.RU, 8.03.2018 [рус.]
Сылтамалар
- Калиль Кабдулвахитов. В Ленинске — Кузнецком открылась мечеть. umuslim.ru, 04.05.2012 [рус.]
- Местная мусульманская религиозная организация «Мухаррам». kuzbassvera360.ru [рус.]